«Бер ни кирәк түгел күзең йомгач…»

Безнең тормыш — тоташ бер сәяхәт —
Гомер юлда адәм баласы.
Иңнәренә асып авыр йөген
Тарта гына тормыш арбасын…

Нигә авыр соң ул аның йөге…
Ниләр төягән ул… Ни өчен…
Барысы да кирәк микән аңа?
Ни дип сарыф итә җаны көчен?

Башкаларга карап төйи микән,
Минеке дә булсын әле дип?
Матур яшәр өчен бу тормышта
Күп тә кирәк түгел икән бит…

Тик соң аңлыйбыз шул… Соңга калып…
Авыр йөктән арып… тәмам талгач….
Бар да кала…
Бар да өелеп кала,
Бер ни кирәк түгел күзең йомгач…

Рүзилә Гатауллина

Бәйле