Бер үткәнгә кайтыйк… Икәү бергә
Үзебезнең таныш тирәгә…
Таныр микән безне тиле яшьлек,
Очрашкачтын күзләр күзләргә...
Үзгәргәнсез бик нык дияр, бәлкем,
Үлчәр микән салып бизмәнгә.
Төс – кыяфәт хәзер башка инде
Ефәк кунган шомырт чәчләргә.
Акыл кергән… Җилкенчәк чак түгел…
Карашлар да хәзер башкача.
Йөрәк кенә һаман үзгәрешсез
Хисле калган… Сөя… Ярата.
Болар бар да чын тормышны тоеп
Яши белгәнлекне аңлата.
Үткәннәргә юллар ябык (беләм),
Хатирәләр генә яңара…
Ул мизгелләр гүя ширбәт балы…
Тел очыннан китми һич тәме.
Ә күңелме… Яшьлек аланында
Адашыплар йөри… Күр әле…
Динар Хәйруллин
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә кайгы
Җырчы Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә зур югалту. Гөлназның бабасы вафат. «Китте бабай 80 яшь
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Салават Фәтхетдинов гаиләсендә сөенеч
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов гаиләсенең куанычлы көннәре. Аның оныгы Хәят, 9 сыйныфны
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

10 баласын ялгыз үстергән Сания Шиһапова: «Менә сезгә сыер һәм йорт!»
Ун баласын ялгыз үстергән Сания Шиһапова өйләнеп, башка чыккан һәр улына әнә шундый бүләк ясаган.
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

2026 елда ял көннәре билгеле
Хезмәт министрлыгы 2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре календаре проектын эшләде, дип хәбәр итә ведомство.