«Бер җылы сүз көтә күңел: Әйтерсеңме?..»

Бер җылы сүз көтә күңел:
беркайчан да
ишетмәгән,
яраттырган,
үчекләгән.

Бер җылы сүз көтә күңел:
йөрәгемне
кубарырлык,
хисләремне
тугарырлык.

Бер җылы сүз көтә күңел:
күңелемне
бушатырга,
җанны җанга
куша торган.

Бер җылы сүз көтә күңел:
хыялларга
илтә торган,
бәхет сазын
чиртә торган.

Бер җылы сүз көтә күңел:
салкын бозны
эретерлек.
җан үзәген чеметерлек.

Бер җылы сүз көтә күңел:

Әйтерсеңме?..

Ленар Шәех

Бәйле