«Шатланганда шаркылдап көл, хәсрәтең булса, кайгыр»

Ничек барсың, тик шулай бул,
Охшама бүтәннәргә.
Теләгәндә иркәләп ал,
Әрлисең килсә, әрлә.

Сагынганда сагындым дип,
Сарыл муеннарыма.
Дөньяларыңны онытып,
Ял ит куеннарымда.

Шатланганда шаркылдап көл,
Хәсрәтең булса, кайгыр.
Үзең янсаң, син мине дә
Ялкының белән яндыр.

Ничек барсың, тик шулай бул,
Кыланма, кыландырма.
Төз юлда да боргалана
Бары тик елан гына.


Әнгам Атнабаев

Бәйле