МЧ :Йогарга булса, йога инде ул. Кем гаепле?

Уханьдәге үтә дә хәвефле дип исәпләнгән микроогранизмнарны өйрәнүче вирусология институты хезмәткәрләре хәвефсезлек ягыннан иң югары дәрәҗәле  лабораторияләренең  үзенчәлекләрен ачып салганнар. Бу хакта кичә, 11 майда, South China Morning Post язып чыккан.

“Без лабораторияләрдән 1 вирус та чыга алмаслык чаралар күрдек”, – дигән Ухань дәүләт  биохәвефсезлек лабораториясе директоры Юань Чжимин.

Аның сүзләренчә, лабораториядә калдыклар һәм йогышлы материаллар белән эш итүдә катгый кагыйдәләр үтәлә. Лаборатор тәҗрибәләр үткәрүче барлык галимнәр дә ел саен физик һәм психик сәламәтлеген  тикшертеп торырга тиеш. Хезмәткәрләрнең артериаль кан басымы һәм тән температурасы да даими контрольдә булырга тиеш.

Лабораториядә эшләүчеләр мониторинг үзәген һәр керү һәм чыгулары хакында искәртеп торалар. Чжимин әйтүенчә, лабораториядә беркемгә дә ялгызы калырга рөхсәт ителми.

Кире басым технологиясе кулланылуын да сөйли директор. Шуңа күрә бина эчендәге һава тышка чыкмый, дип аңлата ул.

Башка зарарлы калдыклар югары температуралы һәм басымы булган махсус машиналарда эшкәртелә, соңыннан  медицина калдыкларын эшкәртүгә лицензиясе булган компанияләр тарафыннан утильләштерелә.

8 май көнне АКШ президенты Дональд Трамп яңа коронавирус инфекциясенең Кытай лабораториясе чикләренә чыгуын ваемсызлык аркасында килеп чыгуы ихтимал дип белдерде. Апрель уртасында Американың Fox News телеканалы яңа типтагы коронавирус йоктыручы беренче пациентның Уханьдәге вирусология институты лабораториясе хезмәткәре булуын хәбәр иткән иде.

Хәзер чаралар күрүдән ни файда инде? Каяндыр вирус таралды. Һәм аны бернәрсә дә туктата алмас төсле. Илләр чикләрен ябулар да, карантин чаралары  кертү дә. Йогарга булса, йога инде ул. Әллә ничә кат битлек кисәң дә…

Чыганак: "Өмет"

Бәйле