Челпәрәмә килсә хыялларың,
Имә әле башың, бирешмә!
Сынауларга җиңел генә күнеп,
“Язмышым шул” диеп, килешмә!
Тормыш бит ул – чиксез көрәш кыры,
Бер күкләргә чөя, бер ата…
Пыскып көйрәгәнгә караганда,
Үҗәтләрне күбрәк ярата…
Максат куйдың икән – алга атла,
Сикәлтәләр аша үрелеп.
Үз-үзеңне кысаларда тотма,
Борчу-мәшәкатькә күмелеп.
Ирешкәннәр белән туктап калма,
Өмет уты җанда сүнмәсен.
Ташны тишеп ускән гөл шикелле
Зур үрләргә таба үрләсен!
Гөлчәчәк Садретдинова
–
–