Синең белән салда йөздек икәү,
Төнбоеклы аккош күлендә.
Шулчак миңа бер сүз пышылдадың,
Күзгә карап, былбыл телендә.
Ул сүзеңнән җаным бөтерелеп
Күтәрелде зәңгәр күкләргә.
Мондый бәхет, мондый назлы караш
Тәтемидер әле күпләргә.
Очып мендем урак айга кадәр,
Шатлыгымнан шаштым, тилердем.
Әй, матурым, ничек түзим инде,
Җәя кашың саксыз киердең дә
Йөрәгемә сөю тидердең.
Синең белән салда йөздек икәү,
Төнбоеклы аккош күлендә.
Шул вакыттан бирле кояш кебек
Син балкыйсың күңел түрендә.
Алмаз Әхмәтгалиев