Идел буе Болгар дәүләте IX-X йөзләрдә оешкан беренче дәүләт була. Гасырлар дәвамында татар халкына күп кенә яулар күрергә, чукындыру сәясәтенә дучар булырга туры килсә дә, татар теленнән дә, диненнән дә ваз кичми. Ә хәзер?.. Журналист, язучы Искәндәр Сираҗи үзенең уйлары белән уртаклашты.
— Безнең татар халкы бик тырыш, булдыклы, уңган – үз тормышын көйли белә торган халык. Әмма безнең начар ягыбыз шунда – без бердәм түгел. Алып карыйк урысны. Бөек урыс халкы бөтен халыкларны да бер итеп, русиялеләр дигән уникаль бер милләт ясап, йөзсез-төссез, бер генә телдә сөйләшә торган, бер генә динне тота торган милләт ясап, көчле дәүләт төзергә тели. Бөек башкорт халкы татарны башкортлаштырып, үзенең санын арттырмакчы була. Алар үз милләтен, үз дәүләтен кайгырталар, үз мөмкинлекләрен арттырырга тырышалар. Бары бөек татар халкы гына үз-үзе белән көрәшеп ята торган халык. Бер-беребездән көнләшеп, талашып, бер-беребезне юкка чыгарырга тырыша торган бер кавемгә әйләнеп барабыз.
Җанисәп алу бара. Безне әллә ничә төргә бүлгәләп бетерделәр – кайдандыр килеп чыккан бит инде ул бүлгәләү, тиктомалдан гына түгел. Үзләрен типтәрләр дип атаучы бер төркем бар. “Юк безнең Казан татарларына катнашыбыз юк, без Кырымныкылар, Себернекеләр, Әстерханныкылар диючеләр бар”, – диләр. Ә элек, революциягә кадәр без бер кавем – Гаспринский чыгарган “Вакыт” газетасы укып яшәгән халык идек, телебез үк бер иде. Бүлгәләгәннәр бит. Төркемнәр барлыкка килгәнгә күрә, таркаулык килеп чыга. Без – үзебезне үзебез юк итүче, югалтучы, киметүче, азайтучы – әмма зур һәм көчле милләт. Татар кешесе үз-үзен, гаиләсен генә кайгыртып яшәүчән. Бәлки, милләт проблемасын уртага салмыйча яшәвебез – безне яшәтәдер?! Шуңа безнең кадәр көчле милләт юктыр… Кечкенә генә Балтыйк буе илләре халыклары бар. Алар бердәм – тау битләренә менеп, меңәрләгән кеше җыеп хорлар җырлыйлар. Татар халкын җыеп кара әле шулай. Җыя алмыйсың син аны. «Бушка бәлеш бирәләр», – дисәләр генә килә татар. Безне берләштерү авыр – таркату бик җиңел. Чөнки үз-үзебезне кайгыртабыз – түрә яки дәрәҗәлерәк кеше булу өчен мишәр, типтәр мәдәни үзәкләре төзеп, аерым халык ясарга маташучылар табылып тора. Менә шуннан файдаланып, безне бүлгәләүчеләр табылып тора…
Матбугат – таркау татар халкын берләштерү, бер милләт итү урыны. Әйтик, мин яздым бер фикер. Кемнәрдер килеште шул фикер белән, кемнәрдер килешмәде. Илле мең кеше укыган икән газетаны, шуның егерме бише килешсә, берләшү була. Тагын егерме биш меңе килешмәсә – бу да берләшү була, алары миңа каршы берләште бит. Шулай итеп, илле мең кешене ике төркемгә берләштердек. Бу инде илле мең үзалдына йөрүче кеше түгел – ике зур көч була. Матбугат менә шуңа омтылырга тиеш…
Татар Тудей хәбәрчесе Ландыш Гобәйдуллина.