Киләсе елның 1 гыйнварыннан күп кенә яңа законнар, кагыйдәләр үз көченә керә. Шуларның иң мөһимнәренә тукталып үтәбез.
Пенсияләр һәм иң кечкенә хезмәт хакы
Ел башыннан пенсиянең иминиятләштерелгән өлеше 5,9 процентка арта. 2022 елның 1 гыйнварыннан аның күләме 6 401 сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) һәм яшәү минимумы күләме үсә. МРОТ 13 890 сумга, җан башына яшәү минимумы күләме – 12 654 сумга җитәчәк. Шулай ук, инфляциягә карап, ана капиталы күләмен арттыру да күздә тотыла.
2022 елда эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме аена 1500 сум, максималь күләме беренче өч айда – 12 792 сум һәм шуннан соңгы өч айда – 5000 сум тәшкил итәчәк.
Байлар һәм сәрхушләр күбрәк түли
Банкта 1 миллион сумнан артыграк акча саклаучылар салым түли башлаячак. 13 процентлы салым бер яки берничә депозиттагы акчадан (барысы бергә 1 миллион сумнан артып китсә) кергән процентларга салына.
Шулай ук 1 гыйнвардан хәмерле барлык эчемлекләргә ГОСТлар үз көченә керә. Хәмер базары белгечләре әйтүенчә, бу хәл хәмер бәясе үсүгә китерәчәк.
IT-компанияләр вәкиллекләрен ача
Ел башыннан чит илләрнең IT-компанияләреннән Россиядә тулы кыйммәтле вәкиллекләр ачуны таләп иткән закон гамәлгә керә. Биредә тәүлегенә 500 меңнән артык кешене үзләренә җәлеп итүче гигантлар – Google (Google Play, YouTube, YouTube Music, Google Chat, Gmail), Apple (iCloud, App Store, Apple Music), Meta Platforms (Facebook, Instagram, WhatsApp), Twitter, TikTok, Telegram, шулай ук Zoom, Viber, Spotify, Likeme Pte.Ltd. (Likee), Discord, Pinterest һәм Twitch турында сүз бара.
Закон, мондый компанияләргә Россиядә офислар ачудан тыш, башка таләпләр дә куя. Әйтик, аларга үзләренең сайтларында кешеләр белән кире элемтәгә керү мөмкинлеген күздә тотарга кирәк булачак.
Агачны чит илләргә сату тыела
Ел башыннан эшкәртелмәгән агачны чит илләргә сату тыела. Президент Владимир Путин инде июль аенда ук Хөкүмәткә бүрәнәне читкә озатуга каршы катгый чаралар күрергә кушкан иде. Моңа кадәр агачны экспортлауга каршы көрәш зур күләмдәге пошлиналар билгеләү рәвешендә алып барылган. Әйтик, 2019 елда пошлина товар бәясенең 40 процентын тәшкил итсә, 2020 елда – 60, 2021 елда – 80 процентка җиткән.
Хакимияттәгеләр уйлавынча, агачны чит илләргә сатуны тыю үзебезнең җитештерүчеләр өчен чимал бәясен киметүгә һәм эчке базарны киңәйтүгә ярдәм итәчәк.
Цифрлы рубль
Үзәк банк гыйнвар аенда цифрлы сумны сынап карауга керешә. “Тере” һәм картадагы акча белән беррәттән әйләнешкә керәчәк ул. Электрон валютадан, гадәттәгечә, интернет аша, шулай ук гади кибетләрдән товар сатып алганда файдалану күздә тотыла. Цифрлы рубль электрон акча белән түләүләрне үстерүнең чираттагы этабына әйләнә. 2021 елның өченче кварталы йомгаклары буенча электрон исәп-хисапларның өлеше инде 75 процентка җиткән. Цифрлы рубль күбрәк “тере” акчага охшаш – интернет булмаган урыннарда да аның белән исәп-хисап ясап булачак.
“Вычет” алу җиңеләя
Ел башыннан спорт белән шөгыльләнүгә түләнелгән акча буенча салым “вычеты” алу мөмкинлеге турында закон эшли башлый. Шулай итеп, бассейннар, фитнес-клублар спорт залларына абонент сатып алучылар хәзер аның бәясенең 13 процентын кире кайтаруга исәп тота ала, дигән сүз.
Шул ук вакытта “вычет” алу җиңеләя – хәзер декларация һәм “вычет”ка хокукны раслаучы документлар тапшырырга кирәк булмаячак. Моның өчен Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинет аша заявка гына калдырырга кирәк. Салым органы барлык тикшерүләр белән үзе шөгыльләнәчәк. Заявка алынганнан соң салым хезмәте эш бирүчегә хезмәткәрнең “вычет”ка хокукы турында хәбәр җибәрәчәк. Яңалыкның “вычет” алу вакытын киметү мөмкинлеген бирүе күздә тотыла.
Кредит тарихы яңача языла
Кредит тарихында мәгълүматлар саклау вакыты кими: 10 елдан 7 елга кала. Шул ук вакытта яңа кредит алгач, “тарих” шуның буенча гына язылып барачак, элеккесе онытылачак. Әйтик, моннан биш-алты ел элегрәк алынган кредитның бер-ике тапкыр вакытында түләнелмәгән булуы турында мәгълүматлар юкка чыгачак.
Барыбызны да исемлеккә кертәләр
1 гыйнвардан Россиядә яшәүчеләр турында мәгълүматларның федераль исемлеге пәйда булачак. Анда физик затлар турында Пенсия фонды, Мәҗбүри медицина иминиятләтерүе фонды, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка дәүләт оешмалары тарафыннан җыелучы мәгълүматлар кертелә. Исемлеккә кешенең ФИО, туу датасы (үлү датасы), туу урыны (үлү урыны), җенесе, гаилә хәле, гражданлыгы күрсәтелә. Аны Федераль салым хезмәте алып барачак.
Исемлектәге мәгълүматлардан, кирәк булган очракларда, прокуратура, ФСБ, таможня органнары һ.б. файдалана алачак.
Медицина белешмәсе алу кыенлаша
1 марттан машина йөртүчеләргә медицина белешмәсе алу тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Исерек хәлдә рульгә утыру сәбәпле “права”сыннан мәхрүм ителүчеләргә яки “өреп карау”дан баш тартучыларга кан һәм бәвел анализларын тапшырырга кирәк булачак. Ә инде тәнендә укол эзләре булганнарны кыйммәтле анализларга җибәреләчәк. Машина йөртүченең йөрәк тибеше чиктән тыш түбән булса, куллары калтыраса, йокымсырап утырса, яки, киресенчә, ярсыган хәлдә булса (наркомания һәм эчкечелекнең билгеләре) да тирәнтен анализлар тапшырырга кирәк булачак. Йөртүче язмышын, анализ нәтиҗәләре мәгълүм булганнан соң гына, махсус комиссия хәл итәчәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/71589/