Ул булган җирдә тормыш кайный. Һәрхәлдә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова янында тыныч калып булмый. Шунда ук идеясе туа, шунда ук сине кызыксындыра, үзе артыннан ияртә. Без аның белән мәдәни тәҗрибәләр, аларның файдасы һәм зыяны, кино сәнгате турында сөйләштек.
– Ләйсән, театр һәм «Зө-Ләй-Лә»дән соң сине популяр иткән өлкә – кино. «Уеннан уймак» сериалын, мәсәлән, ике сезон түгел, 3, 4 сезон итәргә була иде. Кызык, җиңел, фикерле чөнки. Ә бездә кызык булса, фикере булмый, фикере булса, кызыгы югала. Кино режиссеры буларак тагын идеяләр юкмы?
– «Уеннан уймак»ны берничә сезонлы итеп була иде, әлбәттә. Хәл ителмичә сузыла килгән берничә сәбәп аркасында тукталып калды ул. Башта ничек дәвам иттерергә икәнен белми идем, аннары инде, ниһаять, фантазия эшли башлаганнан соң, акча табу мәсьәләсе килеп басты. Аннары әни авырып китте, пандемия килеп чыкты… Сценарийның төп идеясе үзгәрә башлагач, тагын туктап калды. Хәзергә илһам килгәнне көтәбез һәм вакыйгалар агышын күзәтәбез.
Карагыз әле, мине, зинһар, кино режиссеры дип язмагыз. Бу – бик бөек исем, мин – шул тирәдә буталып йөри торган хыялый кеше генә. Яна идеяләр бар, әлбәттә, шуларны җиң сызганып, җиренә җиткерергә кирәк. Бер әзер сценарий да бар, анысы үз сәгатен көтә. Иң яратмаган нәрсә – идеяләрне тормышка ашыру өчен акча эзләү. Менә моны укып, берәрсе алып килеп бирмәс микән, мәгез, берәр күңелле әйбер төшерегез әле диеп (көлә).
– Бездә кино бар дип әйтеп була инде, ләкин бит бөтен халык та күреп өлгерми аларны. Шул ук «Әпипә». Әйтерсең авыл халкы, кинозалга барып, кино карый. Көн-төн татар киноларын күрсәтә торган канал кирәкме икән әллә безгә? Чиле-пешлесен дә, яхшысын да тик әйләндерсеннәр иде.
– Мин дә шулай дим! Көн-төн татар фильмнарын, сериалларын күрсәтә торган канал булырга тиеш ул, һичшиксез! Ә нишләп булмасын ди әле?! Мин үзем дә – кызганыч, күпме татар фильмнарын күрмәгән кеше, рәхәтләнеп карар идем. Яхшысын да күрсәтсеннәр, чиле-пешлесен дә. Ошамый икән, башка каналга күчәсең генә, проблема түгел бит. Урысларда шулай, бездә дә сайлап алырга мөмкинлек булсын.
– Якутларда кино бар, диләр. Синеңчә, кечкенә генә милләт сәнгатьтә ничек шулай алдырып китә алган? Без күбрәк тә, ләкин алай мактана алмыйбыз бит әле.
– Якутларда, бәлки, кинога караш җитдирәктер, ә бәлки кино төшерә торган шәхесләре көчлерәктер. Алай дисәң, бездә дә талантлы режиссерлар да, гомумән, универсаль төшерү төркемнәре дә, артистлар да бар. Минемчә, дәүләт карамагында булырга тиеш бу өлкә. Дәүләте кирәксенгәнгә, аларда кино үсеш алгандыр.
– Сәнгать дигәннән. Экспериментларга ничек карыйсың? Менә Тинчурин театры «Умай» лабораториясе җимешен күрсәтте. Кабул иттеңме ул операны?
– Умай турында… Мин тәнкыйтьче түгел, үз фикеремне генә әйтәм. Гәрчә үземне замана кешесе һәм мондый әйберләрне аңларлык дәрәҗәдә дип санасам да, миңа бу постановка ошамады. «Ошамады» дигән сүз йомшак әйтелгән әле монда.
Кайчандыр Камал театрында «Тормышмы бу?» дигән искиткеч спектакль карадым. Аның режиссеры Айдар Җаббаровка – нибары 26 гына яшь, ә нинди иҗат! Шаккатып, тетрәнеп кайттым. Үземне Мәскәү театрында татарча куелган спектакль карап кайткан шикелле берничә көн хисләнеп йөрдем. Заманча алымнар, стиль, сценография, ут байлыгы, пантомима, пластика, артистлар уйнавы, музыка, барысы да кушылып, искиткеч нәтиҗә бирде, таң калдырды һәм ни гаҗәп, үтә заманча куелыш булса да, анда татар мохите бар иде. Ә «Умай»ның либреттосын укымасаң, гомумән, әсәр нәрсә турында икәнне аңлап булмый. Соңга калып кергән кеше буларак, либретто укырга кирәклеген белмәгән идем, шуңа күрә үземнең бай фантазиямне эшкә җигәргә туры килде. Кеше күп иде, ак яулыклы апалар, ханымнар, әфәнделәр… «Ал яулык, зәңгәр шәл…» дип аталгач, халык милли булыр дип уйлагандыр инде. Нәтиҗәдә, унөченче минутта, залда утыручылар әкренләп селкенә, «уффф, эххх» дигән тавышлар ишетелә башлады. Кыскасы, халык карап та, тыңлап та арыды. Мин үземнең визуалист икәнемне анлап, шок хәлендә калдым. Сәхнәдә булган картина миңа берничек тә ошамый иде, түшәмнән аска төшерелгән ямьсез ванна да коткармады. 25 минут бер хәлдә торган тишекле стенага, татарчарак булсын диптер инде, эленгән шәл дә әллә ни үзгәртмәде. Шуңа курә, опера булса да, игътибарны музыкага бик нык бирмичә карадым.
Эстетик яктан да, креатив яктан да, режиссерлык гомумән бик сай. Күренешләр күңелсез. Фәкать өченче өлешендә генә ниндидер җанлану барлыкка килде. Карарга кызык түгел, тыңларга авыр. Апам уйнаганга күрә генә, чәчәкләремне кысып, бу әйбер кайчан бетәр икән дип, түзеп, артистларны жәлләп утырдым. Алар тырышты инде, чөнки бүтәнчә ярамый. Булганны-булмаганны кысып чыгарып, җырлый алганнары җырлап, җырлый алмаганнары «опера» күрсәтеп, 1 сәг 20 минут буе мәш килделәр. Чынлыкта опера җырларлык, консерватория белемле бер генә артист бар анда. Ә бит опера – бик катлаулы һәм кыйммәтле жанр, аны теләсә кем башкара алмый. Опера артисты булыр өчен, җырчы ничә еллар укый, өйрәнә, сәхнәгә чыгып, бертуктаусыз бер сәгатьтән артык җырлый. Бу 3–4 минутлык бер җыр башкару гына түгел. Аларның үзенчәлеге дә, тавышны җиткерә белүе дә башка. Драма артистларыннан опера җырчылары ясаулары нәрсәгә кирәк булган икән, һич тә аңламыйм. Менә шушы «опера»га 3 миллион сум акча түктеләр инде. Күпме музыка язылган, оркестр һәм артистлар шуны тырышып өйрәнгән бит, берәр рәтле мюзикл, я музыкаль әсәр куйсалар, әйбәтрәк булыр иде дигән фикер калды. Нишләп яшь режиссерларга, Тинчурин артистларын, шул изге сәхнәне экспериментлар өчен шулай жәлләмичә бирәләр икән?.. Ичмасам, ул режиссерлар башта куярга өйрәнсеннәр иде… Артистларның күбесе бу әйбердә катнашырга теләмәде бит, ләкин уйнамыйсыз икән, театрдан китегез, дип әйттеләр аларга. Спектакль вакытында, кайбер тамашачылар, чыдамыйча, залдан чыгып китте. Театр өчен иң кадерлесе – тамашачы, ә аларның кабат килергә теләкләре булыр микән?
– Ярый әле киттем театрдан, дип уйлаганың бармы?
– Алай уйлаган чаклар күп булды. Чөнки режиссер белән бер дулкында булмасаң, анда эшләүдә мәгънә юк, гомерең заяга узар.
– Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Улларыгыз Сөләйман белән Йосыф сәнгатькә тартыламы? Аларның киләчәктә нинди һөнәр сайлавын теләр идегез?
– Малайларымда режиссерлык сәләте бар, үзем дә гаҗәпләнәм. Алар компьютер уеннарында, үз сценарийлары буенча уйнатып, шуны төшереп, видеороликлар ясарга яраталар. Нәрсә булып бетәр, күз күрер.
– Ике малай өчен нинди әни булырга кирәк?
– Акыллы, тәртипле, чыдам. Үземдә андый сыйфатлар барын бар, әмма кайвакыт бетеп тә китә. Иң мөһиме балаларны ярату булырга тиеш, калганы баш бәласе түгел.
– Менә сине мәдәният министры итеп куйдылар ди, иң беренче нәрсәне үзгәртер идең?
– Ооо, мәдәният министры, гомумән, булмас идем. Бик авыр, рәхмәтсез эш бит ул (көлә).
– Ләйсән, кайсы гына эшкә алынма, син – йөз процентка башкарып чыга торган кешеләрнең берсе. Шулай да, потенциалың тулысынча файдаланылмады кебек. Дөресме?
– Минем потенциал 40 процентка гына файдаланыла, күп эш эшләнмичә кала. Элегрәк ялкаулык, вакытында арт санга төртүче булмаганга эшләнми иде. Хәзер кайбер әйберләр хәтердән китә башлады.
– Зур, грандиоз планнарың белән дә бүлешсәң иде.
– Юк, бүлешмим, кыстамагыз да. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, ди. Вакыты җиткәч, ниятләрем барып чыккач кына сөйләрмен, Алла боерса.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/07/88384/