Балык пешерү өчен файдалы киңәшләр:
- Балыкның тәңкәсе яхшырак купсы өчен, тиз генә кайнар суга салып алалар
- Балыкны чистартканда бармакны тозга тидереп алсың, балык кулдан шумый
- Суган, лавр яфрагы, һәм борыч салгач, шулпаны озак кайнатмыйлар, чөнки балык тәмле булмый
- Балык шулпасын ике-өч балыктан пешергәч тәмлерәк була
- Балыкны пешергәндә тиресен — өскә, кыздырганда аска таба салалар
- Селдь балыгын чәйгә яки сөткә салып торсаң, тәмлерәк була
- Шулпа һәм балык тәмлерәк булсын өчен, шулпаны пешергә куйгач ук тоз салалар
- Салкын ашлар өчен аз сөякле балыклар яхшы – сыла,чуртан, җәен.
- Кыздыру өчен – сазан,җәен, кызылканат яхшы
- Тозлы балыкның тозын чыгару өчен, аны 8-10 сәгать салкын суга салып тору кирәк.
(«Татар халык ашлары» китабыннан алынды)