Көзен матурлык яраткан кешенең эше икеләтә арта. Бакчадагы чәчәкләрне тәртипкә китерү дә шактый вакыт таләп итә. Эшне нидән башларга соң?
Суганчалы үсемлекләр утыртудан башласагыз да ярый. Башта түтәлләр әзерләгез. Аның туфрагы яхшылап йомшартылган һәм ашламалар кертелгән булырга тиеш. Шуннан соң суганчаларны утыртыгыз. Мондый үсемлекләрнең җәелеп китә торган гадәте бар. Шуңа күрә һәркайсына запас урын калдырыгыз.
Күпьеллык чәчәкләр дә аерым игътибар сорый. Аларны бүлегез һәм күчереп утыртыгыз. Моның өчен берничә ел үскән куакны җирдән казып алыгыз һәм тамыр-сабакларын, яңадан үсеп китә торган бөре һәр кисәктә калырлык итеп, өлешләргә бүлегез һәм яңа урынга утыртыгыз. Исегездә тотыгыз: беренче елны алар чәчәк атмаска да мөмкин.
Берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыеп алырга онытмагыз. Кашкарый, космея, цинния, бәрхет гөл һәм сентябрь аенда бакчаны бизәп торган башка берьеллык чәчәкләрнең орлыкларын җыярга һәм сакларга кирәк. Иң мөһиме, орлыкларны җыеп кына калмыйча, яхшылап киптерергә, кәгазь пакетларга салырга, кайсында нинди чәчәк саклануын язарга һәм язга кадәр югалтмаска кирәк.
Чәчәк түтәлләрен чистартыгыз һәм мүлчәләгез. Салкын һәм яңгырлы көннәр башланыр алдыннан чәчәк түтәлләрен тагын бер тапкыр утарга кирәк. Саргайган һәм кипкән күпьеллык чәчәкләрне кисегез, декоративларын исә тагын берникадәр вакытка калдырыгыз. Чәчәк түтәлендәге туфракка 5-8 сантиметр калынлыгында мүлчә җәегез. Бу чәчәкләрне салкыннардан һәм корткычлардан саклар.
Күпьеллык чәчәкләр дә калий, фосфор һәм магнийга мохтаҗ. Ашламаларны ике тапкыр – сентябрь һәм октябрь башында кертергә кирәк.
Суганча бүлбеләрен казып алыгыз һәм саклауга куегыз.
Канна, дәлия, гладиолус, карабодай гөле һәм безнең киңлекләрдә кышламый торган башка суганчалы үсемлекләрне, чәчәк атып бетергәч һәм яфраклары корыганнан соң, казып алырга кирәк. Моны коры көнне эшләгез. Суганча һәм бүлбеләрне шунда ук сортларга аералар, марганцовка белән авыруларга каршы эшкәртәләр, базга яки суыткычка саклауга куялар.
Әгәр сезнең участокта контейнерларга утыртылган үсемлекләр бар икән, аларны да кайгыртырга вакыт. Кайберләрен өйгә кертергә, икенчеләрен – салкынча караңгы урынга урнаштырырга, өченчеләрен исә ачык туфракка утыртып, яхшылап томаларга кирәк. Ничек кенә булмасын, аларны сентябрь ахырыннан соң ачык һавада калдырырга ярамый – төнге кыраулар тамыр системасына зур зыян китерергә мөмкин.
Үрмәле гөлләрне кисегез. Бүген һәр участокта диярлек клематис кебек үрмәле үсемлекләрне очратырга мөмкин. Көзен аларны төрләренә карап кисәргә яки терәкләрдән алып капларга кирәк.
Әгәр сезнең участокта «тере читән» бар икән, көзен аны формалаштырырга кирәк. Корыган һәм яшь үрентеләрне, тиешле юнәлештә үсми торган ботакларны кисеп алыгыз, шуннан соң читәнне тигезләгез.
Участокта чирәмлек яки газон бар икән, салкыннар башланганчы үләнне соңгы тапкыр чабып алырга, үсемлек калдыклары һәм чүп үләннәреннән арындырырга, яңгыр яумаган очракта атнасына бер тапкыр сугаруны дәвам итәргә кирәк.
Фәния Әхмәтҗанова, «Ватаным Татарстан»