«Кичереп буламы минем кебекләрне?» (Булган хәл)

-- Лейла

Ишекне шакыдылар. Берәүне дә көтми идем. Ачып җибәрсәм, полиция хезмәткәрләре белән бер егет басып тора. «Мин сезнең ташлап калдырган улыгыз», – ди бу егет. Җир ярылса, шунда гына кереп китәр идем. Ничә еллар исемә тә төшереп карамаган улым үзе эзләп тапкан мине!

…Гап-гади татар авылында, укытучылар гаиләсендә үссәм дә, тыелган җимешләрне бик иртә татый башладым. Сыйныфташларым әле бер егет белән йөрмәгәндә, мин инде авыл советы рәисенең сөяркәсе идем. Өйдәгеләр сизенде, әмма берни эшләтә алмадылар. Аптырагач, Минзәләгә алып барып, медицина училищесында калдырып кайттылар.

Өйдән чыгып киткәч, баш тагын да ныграк әйләнә башлады. Хәзер инде янымда күзәтеп-өйрәтеп торучы да юк иде. Хәмит абый да атна саен килеп йөри башлады. Янымда чибәр, яшь егетләр йөргәндә, олыгаеп, чәче коела башлаган, корсагы үскән абзыйны көтеп утырыйммы? Кыскасы, бер егет белән дуслаштым. Тәмәкесе дә тартылды, шәрабын да татыдык, башкасын да. Рәхәт тормышка тиз ияләштем. Укырга бик сирәк йөрдем. Диплом аласы елны әнинең идәнгә ятып елаганын әле дә оныта алмыйм. Ул күз яше түккәндә, миңа кызык иде. Яшермим, азуның теге ягына чыккан идем.

Алар белән соңгы очрашуыбыз шул булган икән. Башта кинәт әти үлеп китте. Әнине исә апам үз янына алды. Берсенә дә исем китмәде. Чөнки ул чакта барыр урыным күп иде.

Укуны көчкә тәмамладым. Эшкә урнашып, күп тә үтмәде, авырлы икәнемне белдем. Инде нишләргә? Дус кызым кешегә сиздермәскә киңәш бирде. Башта эчемне бәйләп йөрдем. Табар вакыт җиткәндә, ял алып, башка шәһәргә киттем. Бер айлык баланы әбигә калдырдым. Икенче кайтуымда улым үсеп беткән иде инде. Ике елдан тагын авырга уздым. Ул чакта очрашып йөргән кешем бар иде. Әмма гаиләле, ике баласы бар. Хатыны чәчәк кебек чибәр булса да, Марат миңа тартылды. Ә авырлы икәнемне белгәч, бер мизгелдә батырлыгы  юкка чыкты, тәмле теле дә өзелде. Аборт ясатуны таләп итсә дә, каршы килдем. Ана булу хисе өстен чыкты дисезме? Юк, әлбәттә! Икенче улымны хастаханәдә үк калдырып чыктым.

Марат белән мөнәсәбәтләребез исә элеккегечә дәвам итте. Рәхәт иде, җаваплылык юк, бер-беребезне мәшәкать белән борчымыйбыз. Марат мине какмады, кимсетмәде. Кияүгә чыгуны уйламадым да. Ә былтыр ул юл фаҗигасендә һәлак булды. Мин бөтенләй ялгыз калдым. Әйе, әбидә үскән улым бар бит әле. Аны әтинең туганнары тәрбияләде. Мине якын китермәделәр. Башта миңа кирәк түгел иде. Аннары минем кирәгем калмады.

Ә бүген ишек төбемдә балам басып тора. Мин хастаханәдә калдырып чыккан икенче улым. Бик озак ни әйтергә белми аптырап тордым. Тел бәйләнгән, күз яше дә чыкмый. Әле ярый үзе кочып алды. Бик яхшы гаиләгә туры килгән. Әти-әнисе чын ир-ат итеп үстергән аны. Кызганыч, иртә киткәннәр. Икесе дә исән түгел икән инде. Илдар өйләнгән, ике бала үстерә.

Шөкер, улым мине артык сораулар биреп йөдәтмәде. Кичергәндер дип өметләнәм. Әмма ышанып та бетмим. Кичереп буламы минем кебекләрне? Тезләнеп барысыннан да гафу сорар идем. Тик әти дә китте, әни дә исән түгел. Ялгышларны төзәтергә соң булса да, догалар кылып, Аллаһы Тәгаләдән кичерүен сорыйм хәзер. Ул чакта никләр ялгыштым икән? Бу язмам башкаларга гыйбрәт булсын иде. Гомерегезне әрәм уздырмагыз.

Гөлнәзирә.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле