Ул тугыз ел инде контракт хезмәтендә!

Махсус хәрби операциягә дә “Фуга” беренчеләрдән булып юллана.

Эмиль кечкенә чагында танкистлар батырлыгы турында китап укый. Шунда, өченче сыйныфта укы­ган чагында, китапның эчтәлеге белән тәэсир­ләнгән малай үзенең тормышын хәрби эш белән бәйләр­гә карар итә. Үсеп җиткәч, үзе теләп армиягә бара. Унсигез яше тулып та повестканы көтеп ала алмаган егет, үзе хәрби комиссариатка ки­лә… Кыскасы, Эмиль балачак хыялына тугры булып кала: 2014 елда контракт буенча хезмәткә китә. Бүгенге көндә аның махсус хәрби опе­рациядә катнашуы табигый: илгә куркыныч килгәндә, чын ир-егетләр читтә кала алмый!

Шушы көннәрдә “Фу­га” позывнойлы егет ялда булып китте.


— Өйдә дә эшләр җыел­ган, тормыш иптәшем белән аларны аткарып чыгарга тырышабыз. Шулай ук күбрәк вакытны балалар белән үт­кәрергә тырышам. Я бер­гә­ләп аквапаркка, кинога барабыз, я ял итәргә табигать­кә чыгабыз, — ди Эмиль. Ялга бирелгән ике атна эчендә туганнарны да күреп өлгерергә кирәк. Шулай ук Эмиль хез­мәттәшләре җибәргән исемлек буенча да йөреп чыгарга өлгерә, кемгә нәрсә кирәк — барысын да алырга тырыша.


Эмиль белән Әлфия өч бала тәрбияли, олы улларына 15 яшь, ул Уфада кадет сыйныфында укый, әти­се кебек үк хәрби булырга хыяллана. Эмиль да бит 2014 елда Екатеринбургта танк дивизиясендә хезмәт итә башлый, аннары Алкинога күчә, махсус хәрби операциягә дә шуннан юллана.


— Олы улыбыз балта, пычкы эш­ләрен яхшы белә. Мин кайтканда эшләрне икәүләп башкарабыз, ул миннән күбрәк өйрәнеп калырга тырыша. Хәрби кеше өчен ныклы характер, үз принципларың булу мөһим, олы улыбызда ул сыйфатлар бар, — ди Эмиль.


— Мин дә кечкенәдән үзем­не хәрби хатыны булырмын, дип уйлый идем. Әмма киноларда ул — романтика, ә тормышта җиңел түгел. Чөнки еш кына элем­тә булмый, һәм син кадерле кешең өчен ут йота­сың. Ә инде сөй­ләш­кән чакта аңа өйдәге мәшә­кать­ләр турында бик сөй­ләмәскә тырышам, — ди Әл­фия.


— Кайчакта Әлфия­не тегендә берәр нәрсә ватылуы, монда берәр эшнең тоткарлануы борчый. Ут эчен­дә алар шундый вак мәсьә­ләләр булып тоела, әмма өйдә аларның көнкү­реше турыдан-туры шушыларга бәй­ле. Шуңа да мин аңа: “Кайткач эшләрмен, әлегә ул эшең­не читкә алып куеп тор!” — димен. Ә инде кайткач, барысын да җай­лап, эшләп китәм. Миңа ул эшләр авыр хезмәттән соң ял кебек кенә, — ди Эмиль.


— Ирләрнең нервларын сакларга тырышабыз, — дип елмая Әлфия. — Ә ин­де эмоцияләр белән “хәрби хатыны” төркемендә бүле­шәбез. Анда без даими аралашып, бер-беребезгә яр­дәм итеп, җылы сүзләр әйтеп торабыз. Шулай ук хәрби часть җитәк­челеге белән дә элем­тәдә торабыз, командирлар безнең сорауларга тулы мәгълүмат биреп бара, — ди Әлфия.
Эмиль – сапер-пулеметчы. Аның сүзләренә караганда, бу часть солдат­ла­ры даими рәвештә алгы сызыкта түгелләр.


— Безгә бурыч куела. Тиешле урынга барып, куелган бурычны тормышка ашырабыз һәм кайтабыз. Махсус палаткаларда, блин­дажда яшибез. Хәрби дуслар белән бер савыттан, бер кашыктан ашыйбыз, килеп туган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Бу — чын хәрби дуслык! Әгәр дә хәзер миңа берәрсе шалтыратып ярдәм сораса, мин шундук аның янына юлланачакмын. Элек миндә ке­шеләргә, тормышка карата караш башкачарак иде. Хәзер дуслык кадерен дә, яшәү кадерен дә башкачарак аңлыйм. Хәрби эш безне бертуганнар сыман дуслаштырды, — ди “Фуга”.


Мәктәптә эшләүче тормыш иптәше Әлфия еш кына ире хезмәт иткән җиргә укучыларның хатларын җибәрүне дә оештыра.


— Ике-өч айга бер миңа туган яктан 200 хат, открытка килеп төшә. Сабый балалар кулы белән язылган хатларны укуы шундый рәхәт! Алар безне тыныч тормышка алып кайта, елмаерга бер сәбәп булып тора. Вакыт булганда үзе­без дә балаларга видео-сә­ламнәр язып салырга тыры­шабаз, — ди Эмиль елмаеп.
Әйе, туган яклар белән аларны бәйләп торган җеп­ләр нык. Шушы җеп­ләр беркайчан да өзелмәсен өчен алар бүген ил сагында. Тиз­рәк илдә тынычлык урнашып, бар ир-егетләрнең дә исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Без сезне җиңү бе­лән кө­тәбез, бөркет­ләр!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-07-18/ul-tugyz-el-inde-kontrakt-hezm-tend-3344094

Бәйле