«Затлы» салат ясау ЫСУЛЫ

Гөлгенә Әүһәдиева рецепты

Кирәк: руккола, шпинат, черри помидоры, ысланган каз, әфлисун.

Болгату өчен соуска кирәк: 3 аш кашыгы әфлисун согы, 1 чәй кашыгы горчица, 1 чәй кашыгы бал, 1 чәй кашыгы соя соусы, тәменчә тоз белән кара борыч.

Помидор, каз, әфлисунны фотодагыча турап, яшел тәмләткечләрне салып, соус белән болгатабыз. Бик тиз ясала һәм бик тәмле була.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/133049/

Бәйле