Архивы башкорстан - Tatar Today - татар яңалыклары.

Бертуган 3 инвалид: зарланмыйча газсыз, бәдрәфсез, смартфонсыз яшиләр [видео]
Башкортостанның Әбҗәлил районы Еникәй авылында 3 бертуган Кунаккуловлар гаиләсе тормыш итә. Балалык чорында Фәиз, Рафыйк һәм Рафис бик шук, кызыксынучан булып үсәләр. Алар яшьтәшләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормыйлар. Бергәләшеп үсәләр, киләчәккә планнар коралар… Әмма генетик авыру бөтен тормышларын чәлпәрәмә китерә! Алар инлид коляскасына утырырга мәҗбүр булалар!

Моңа карамастан Кунаккуловлар бер дә “җебеп” китмиләр, ә киресенчә, алга таба яшәргә, тырышырга үзләрендә көч табалар. Бергәләшеп йорт җиткерәләр, хәтта авыл территорисендә йөреп торырга үзләренә транспорт та булдыралар.

“Ир-атка 70 төрле һөнәр дә аз” дигән бик атаклы әйтем бар. Кунаккуловлар әлеге әйтемне тормыш девизы итеп куйганнар. Алар оста итеп балта белән эшли беләләр, үзлектән төзелеш нечләлекләрен өйрәнәләр, актив рәвештә спорт беләг дә шөгыльләнәләр, моннан тыш үз хуҗалыкларын да үзләре алып баралар. Болар бит барысы да инвалид коляскасында утырып эшләнелә!

Кунаккуловлар машина алырга хыяллана. Әмма акчалары җитми һәм алар беренче вакытка гына булса да үзләренә йөреп торырга мотоблок алып куялар. ​

– Урамда йөрү кыен. Шуның өчен өчебезгә бер булсын дип, мотоблок алдык. Аның белән бик уңайлы. Хәзер яңгырдан соңгы кара пычрак та безгә куркыныч түгел. Без бит коляска белән генә якындагы кибеткә дә бара алмый идек. Бу эшкә күршеләрне, я булмаса дусларыбызны җигә идек. Соңыннан кыен да була башлады. Шуңа да кредитка үзебезгә мотоблок алып куярга ниятләдек, – ди Рафыйк Кунаккулов. ​ ​

Бертуганнарның тагын бер яраткан шөгыле – ул музыка. Фәиз Кунаккулов “гармунда уйнау миңа көч өсти”, дип уртаклаша. Кайчандыр әти-әниләре яраткан, ә хәзер бертуганнар бик теләп башкарган җырлар азга гына булса да проблемалар турында онытып торырга булыша.

– Мин абыйның 50 яшьлек юбилеена тотылган гармун сатып алдым. Фәиз аны кулларына алу белән, ул үзеннән-үзе музыка чыгарды кебек тоелды миңа. Әле шул вакыт урам буйлап бер бабай үтеп бара иде. Ачык тәрәзә аша ул музыканы ишетеп туктаган иде. Үзе дә сизмәстән әлеге бабай Фәиз уйнаганын 3 сәгатьтән артык тыңлап торган иде, – дип сөйли Рафис Кунаккулов.

Бертуганнар авырлыкларны күрмәскә тырышалар. Алар өчесе дә бер хыял белән яшиләр… Кунаккуловлар бердәм булып җыелып, йорт җиткереп куялар. Алар белән бергә бу йортта уртанчы абыйларының тормыш иптәше Гөлфия Кунаккулова да яши. Гөлфия ханым йорт тирәсендә булыша, көн саен бертуганнарны тәмле ризыклары белән сыйлый. Аның үзенең дә тормышы җиҗелләрдән булмый. Туганнары вафат булып бетә, гаиләсе дә таркала… Әмма Рафыйкны очраткач, янәдән үзен хатын-кыз итеп тоя башлый.

– Без монда бергәләшеп инде 3 ел гомер итәбез. Бертуганнар бөтен эшне диярлек үзләре башкара бит, мин инде ашау әзерләү белән шөгыльләнәм, мунча ягарга булышам, су ташыйм. Алар бөтен эшне үзләре эшләргә тырыша, юыну эшләрен дә үзләре башкара.

Кунаккуловлар – күпбалалы гаиләдә тәрбияләнеп үсәләр. Иң олы абыйлары Рәис ничек энеләренә ярдәм-булышлык күрсәткәннәрен искә төшерә. 3 бертуганның сәламәтлекләре яшүсмер вакытта нык какшый. Әти-әниләре аларны операциягә Уфага да, Сибайга да алып бара. Әмма генетик авыру бернинди дә дәвалануга бирешми!

– Алар гади авыл балалары булып үстеләр. Мәктәптә укыдылар, атта йөрергә яраталар иде, бергәшеп көтү дә көттеләр, кичләрен клубка да чыга иделәр. Авырулары ничек-ни дәрәҗәдәкилеп чыккандыр?! Без аларга ярдәм итеп карарга тырышып карадык. Күп кенә табибларга да күрсәттек. Рафиска операция дә ясадылар: аның аякларына металлик пластиналар куйдылар. Ләкин моның бер файдасы да булмады! – ди абыйлары Рәис Кунаккулов.

– Без гаиләдә 7 бала. Мин 7нчесе, иң төпчеге. Абыйларым мине бик яраталар. Алар утын да ярып бирәләр, шундук мотоблок белән аны йортыма китереп тә бирәләр. Абыйларым минем өчен кибеткә дә барып килергә җитешәләр, акча белән дә ярдәм итәләр. Әле бит йорт җиткергәндә дә, алар гел янымда булдылар, – дип сөйли сеңелләре Сания Кунаккулова.

3 бертуган үзләре исә ярдәм сорап йөрергә яратмыйлар. Бөтенесен үзләренең көчләре белән эшләмәкче булалар. Ә ярдәм кирәк: йортларында хәзергесе көнгә кадәр газ юк, шуңа да алар утын әзерләргә мәҗбүр. Моннан тыш урамдагы бәдрәфкә дә йөрергә кыенлыклар туа. Аларның тагын бер хыяллары бар – ул да булса заманча смартфон яисә олы экранлы планшет булдыру. Моның ярдәмендә алар туганнары белән ешрак сөйләшеп тора алырлар иде! “Инвалид коляскасы ул куркыныч түгел, иң мөһиме беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә. Безгә ышаналар!” – дип әйтәләр Кунаккуловлар. ​ ​

Запись Бертуган 3 инвалид: зарланмыйча газсыз, бәдрәфсез, смартфонсыз яшиләр [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Нәбиев: “Элек боларга гарьләнсәм, хәзер рәхмәттән башка сүз юк” [видео]
Хәзерге вакытта Непал илендә булган татар-башкорт блогеры Рөстәм Нәбиев @rustam_nabiev92 Инстаграмга үзенең керләрен юган видеосын куйды. Әйтергә кирәк, Нәбиев дөньяның иң биек тауларының берсе булган Манаслуга кулларында гына менәргә һәм Дөнья рекорды куярга җыена.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ТАТАР ТУДЕЙ / ТАТАР БҮГЕН (@tatar_today_116)

Миңа 6 яшьләр чамасы булганда, әти мине һәм абыемны мунчадан соң үз әйберләребезне юарга мәҗбүр итә иде. Ул чагында мин моңа ачуландым, гарьләндем хәтта! Балалар бит моны эшләргә тиеш түгел дип уйладым. Мин әтиемә әлеге кечкенә генә булса да тормыш дәресе өчен рәхмәтлемен, хәзерге вакытта нәкъ шулар мине мөстәкыйль итә.

Тауларда, син тышкы дөньядан тулысынча аерылгач, беркем дә сиңа бишенче ноктаңны (бу образлы гына әйтәм) сөрткәләп йөрмиячәк, хәтта син ике аяксыз булсаң да! Син тулысынча автономияле, син тулысынча үз кулыңда, – дип яза Рөстәм.

Запись Рөстәм Нәбиев: “Элек боларга гарьләнсәм, хәзер рәхмәттән башка сүз юк” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстан “Нур”ында “Мәдәни шимбә” гөрләде [фотолар]
Биредәге “Көзге моңнар” тамашасына “Рәйхан” клубы вәкилләре дә катнаштылар.

Мәдәни сулыш, сәнгать дәрьясының, әдәбият, музыка әсәрләренең киләчәге күпләрне борчый. Әмма әлеге төшенчәләр үзебезнең карамакта. Тамашачы булганда гына тамаша да бар, алар икесе дә тыгыз бәйләнештә һәм аерылгысыз! Хикмәт, әдәби-мәдәни чараларда, нәфис кичәләрдә, спектакль-тамашаларга еш йөргән, үз иткән кешенең күзаллавы, тел байлыгы, галәмгә карашы да киң һәм тулы була.
11 сентябрь көнне без дә бер төркем фикердәшләр, шул исәптән “Рәйхан” клубы, “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмә әгъзалары Уфаның “Нур” театрының “Көзге моңнар” концерт программасында булып кайттык. Театральләштерелгән зур һәм күркәм концерт тамаша һичбер кечкенә спектакльдән ким булмады. “Нур”ның, Башкортстанның йөзек кашлары чыгышлары дәррәү алкышларга лаек булды. “Мәдәни шимбә” чарасы гүзәл җырлар, нәфис шигъри юллар белән үрелеп барды.
Гомумән, Россия буенча игълан ителгән “Мәдәни шимбә” проектлар комплексы бик эчтәлекле үтте, күпләргә матур, күтәренке кәеф бүләк итте.
Юлай Низаев.

Запись Башкортстан “Нур”ында “Мәдәни шимбә” гөрләде [фотолар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Һәлак булучылар бер атна элек кенә никахларын рәсмиләштергән булган…”
Бүген төнлә Караидел районында «Лада Гранта» руле артындагы 40 яшьлек ир дүрт җәяүлене бәрдергән.

Нәтиҗәдә, 21 яшьлек хатын вакыйга урынында үлгән. Соңрак дәваханәдә 23 яшьлек егет вафат булган Шулай ук авариядә 29 яшьлек ир-ат һәм 19 яшьлек кыз зыян күрә.

Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар бер атна элек никахларын рәсмиләштергән булган. Автомобильдәге фаҗига вакытында пассажирлар сыйфатында дуслары белән күрше авылдан өйләренә кайтып барган.

Бер фараз буенча, сәфәр барышында ызгыш килеп чыккан, шуның нәтиҗәсендә машина йөртүче туктаган, дуслар машина юлына чыккан һәм аларны арттан килүче автомобиль бәргән.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись “Һәлак булучылар бер атна элек кенә никахларын рәсмиләштергән булган…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бер гаиләнең гомерен өзгән коточкыч юл һәлакәте турында тулырак
25 февраль Коми Республикасындагы трассада автомобильдә бер гаиләнең гомере өзелгән. Алар кызларының никахыннан кайтып килгән булган. 19 яшьлек кыз берничә көн генә кияүдә булган. Бу гаиләдән машинада булмаган, 25 яшьлек егет кенә кала. Авариядә егетнең әтисе, әнисе, сеңлесе һәм 14 яшьлек энесе вафат була. Хәзер гаилә мәрхүмнәрне җирләү өчен акча җыя.

Бу котычкыч авария турында тулырак билгеле булды. Lifan автомобиле колеяга эләккән. Гаилә башлыгы машина белән идарәне югалткан һәм  каршы як полосага чыккан. Ә анда бензовоз хәрәкәт иткән. Аның шоферы бәрелештән китәргә омтыла, тик барып чыкмый: чит ил машинасы зур йөк машинасына керә.

Юл-транспорт һәлакәте урынында җиңел машинадан дүрт кеше һәлак булды: әнисе һәм әтисе (яше билгеләнә), аларның балалары — 19 яшьлек кыз, 15 яшьлек егет, — дип хәбәр иттеләр «Коми-информ» мәгълүмат агентлыгында.

Мәгълүмат ufa1.ru

Запись Бер гаиләнең гомерен өзгән коточкыч юл һәлакәте турында тулырак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Вәсилә Фәттахова безнең арада…
“Туган як” җырчысы турында китап чыкты.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, “Туган як” җырчысы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында, нибары 36 яшендә, бала тудырганда өзлегү сәбәпле вафат булды.

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Ханис Хаҗимов күренекле җырчының тормыш юлы һәм иҗади мирасы турында “Вәсилә Фәттахова” дип аталган китап бастырган. Китапка җырчының туганнары һәм якыннарының, коллегаларының истәлекләре тупланган.

Мәгълүмат Кызыл Таң
Фото Башинформ.рф

Запись Вәсилә Фәттахова безнең арада… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстанда ике гашыйкны тереләй яндыралар [видео]
Башкортстан Югары суд ике кешене үтерүдә гаепләнүчегә хөкем карарын игълан итте. Үз фатирында гашыйк парны тереләй яндырган Константин Вавилов 17 ел каты режимлы колониягә хөкем ителгән.

Фаҗига гашыйк пар ирдән төнгә бүлмә арендалагач килеп чыга. Яшьләр аш-су бүлмәсе ишеген диван белән терәтеп бикләнә, ә Вавилов бензин агызып бүлмәгә ут төртә. Гашыйкларның котылу мөмкинлеге булмый: беренче кат булса да, тәрәзәдә рәшәткәләр була.

Яшь егет шунда ук һәлак була, ә кыз авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Табиблар аның гомерен саклап кала алмаганнар, ләкин үләр алдыннан ул тикшерүчеләргә күрсәтмә бирергә өлгерә. Вавиловка максималь катгый җәза бирелә.

Чыганак: Вести.Ру

Запись Башкортстанда ике гашыйкны тереләй яндыралар [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Луиза һәм аның гаиләсе әтисенең гаражында качып яткан?..[видео]
Банктан зур сумма акча урлап югалган Луиза Хәйретдинованы гаиләсе белән “Рено Дастер” машиналарына утырып качканнар дигән фараз булган иде. Ләкин, тикшерүләр нәтиҗәсендә, 2017елда бурычларын түләү өчен “тимер ат”ларын ломбардка биргәннәре билгеле булды.

Ә бүген оперативниклар көтелмәгән табышка юлыга: Луизаның әтисенең гаражын ачсалар, шул “Рено Дастер” килеп чыга. Өстәвенә, машина эчендә мендәр-юрганнар да була. Тикшерү эшен бу хәл тагын да катлауландыра…

Димәк, баштагы мәлдә бөтен халык аларны чит илдә итеп күзаллаган чорда Хәйретдиновлар 25 миллионнары белән машиналарында көн күргәннәр? Моны әтиләре белмәгәнме, дигән сорау туа. Юкса, ата кеше беренче көннәрдән үк, кара кайгыга батып, балаларының югалулары турында чаң сукты. Ә машина табылгач ул: “Мин гаражыма күптәннән кергәнем юк иде, анда машина барлыгын белмәдем”, – дип җавап биргән.

Хәйретдиновлар 2017 елда, чынлап та, бурыч түләү өчен ломбардта булганнар, ләкин тимер атларын калдырмаганнар, ә аның документын (ПТС) тапшырган булганнар.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең дә фикерләрегезне беләсебез килә. Ничек уйлыйсыз, бу гаилә беренче көннәрдә машиналарында яшеренеп ятты микән, әллә мендәр-юрганнар очраклы рәвештә, башка сәбәпләр белән машинага килеп эләккәнме?

Фото: life.ru/

Чыганак: life.ru/

Запись Луиза һәм аның гаиләсе  әтисенең гаражында качып яткан?..[видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

23 миллион белән югалган Луиза турында яңа хәбәр
Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйретдинованың, үзе эшләгән банктан 23 миллион сум урлап, гаиләсе белән югалганына бер ай булды. Ләкин аларны һаман таба алмыйлар.

Балаларына да розыск игълан ителде. Әмма төрле юраулардан башка бер тавыш-тын да юк. Күпләр аларны Казахстан якларына чыгып киткәннәрдер дип ышана, кемдер исән түгелләр дип тә уйлый. Әлегәчә аларның язмышлары турында бер билгеле хәбәр дә килмәгән. Бүгенге көнгәчә тикшерү эшләре алып барыла.

Хокук саклау органнары вәкилләре Хәйруллиннарның якын туганнары йортларында тентү ясаганнар. Башта Луизаның әтисе йортын тикшергәннәр, шуннан Маратның әнисе һәм энесе яшәгән йортка барганнар. Тикшерү өчен флешка, блокнотларын  алганнар. Мәгълүмат туплаучы мондый әйберләр, әлбәттә, тикшерү эшләрен алып барырга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 27 май көнне Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйруллина үзе эшләгән банктан төрле валюталарда 23 миллион сум урлап алып чыга. Бу зур сумма югалуы турында банк хезмәткәрләре икенче көнне генә белеп ала. Гаилә 8 һәм 12 яшьлек балалары белән юкка чыга.

Фото: ufa.kp.ru

Чыганак: ufa.kp.ru

Запись 23 миллион белән югалган Луиза турында яңа хәбәр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Уйдите отсюда к чертовой матери!” – фельдшер инсульт кичергән кешегә нигә ярдәм күрсәтмәгән? [видео]
Кичә кич, 24 июнь  Уфа районының Булгаково авылында чәчләр үрә торырлык хәл була. Ашыгыч ярдәм фельдшеры инсульт өянәге кичергән авыруга ярдәм итүдән баш тарта. Видеоязма социаль челтәрләргә чыкты. Вакыйга җәмәгатьчелек арасында зур шау-шу тудырды.

Узгынчылар урамда үзен кисәк кенә начар хис иткән иргә ашыгыч ярдәм чакырта. Кешеләр медикларны көткән арада янәшәдә үтеп баручы ашыгыч ярдәм автомобилен туктаталар. Ләкин фельдшер авыруга ярдәм күрсәтүдән баш тарта. Ул үзен бик дорфа тота.

“Минем ярдәм итәргә хакым юк! Мин табиб түгел, бары тик фельдшер гына. Идите отсюда к чертовой матери!” – дип кычкыра медик ханым мобиль телефон камерасыннан яшеренгәндәй итеп.

Инсульт өянәге кичергән авыру фельдшердан ярдәм көтеп ала алмый кала. Берникадәр вакыттан соң, чакырткан ашыгыч ярдәм килеп, иркәйне дәваханәгә алып китә.

Менә шулай, җәмәгать. Ак халат кигән һәр медикка өметләнү кирәкмәс. Гәрчә алар Гиппократ антын бирсәләр дә..

Фото: life.ru

Чыганак: life.ru

Запись “Уйдите отсюда к чертовой матери!” – фельдшер инсульт кичергән кешегә нигә ярдәм күрсәтмәгән? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..