Архивы иратязмышы - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без…”
Мин балалы хатынга өйләндем. Бер тапкыр да өйләнеп караганым юк иде. Безнең туганнар арасында минем сыманнар юк. Бар егетләр дә кызларына өйләнделәр, кыз туганнар егетләренә кияүгә чыктылар.

Хәзер кеше кешегә бик кысылып бармый. Кем белән кем өйләнешкән икән – белмичә дә калалар. Чөнки артык зурга китеп туйлар оештырган юк бит.

Шулай да, миңа әйтүчеләр булды: җан төсле акыллы кызлар тулып яткан заманда, кияүдә булып кайткан, балалы хатын алмасаң инде ул кадәр диделәр.
Өйләнгәндә аны уйламыйсың бит. Балалымы, юкмы – миңа барыбер иде. Без өйләнешкәндә малай мәктәптә укый иде. Хатын уртак балага да каршы түгел иде. Үзе дә әйтә иде әле: малай үсеп чыгып китәчәк, икенчесе кирәк дип әйтә иде. Әмма яшибез-яшибез, бала юк әле һаман. Хатын теләми, кая инде, бу малайны үстереп аякка бастырсак әле, ди. Малай дигәнең дә зур егет инде хәзер.

Мәктәпне бетерде, институтка керде. Мәктәптә үк шәләй-вәләй йөрде ул. Аңа ул белеме белән училище-мазарга гына кереп эшлисе иде, анасы теләмәде бит. Армиягә алырлар, рәтләп эш тә булмас диде. Институтка кереп укыса, әйтерсең, эш китереп тоттыралар ди аңа. Малай 3нче курста укый. Ул укырга кергәннән бирле минем дә, анасының да ял күргәнебез юк, шул бугайны ашатырга, аның укуына түләргә кирәк дип, эшлибез дә эшлибез.
Хатын икенче эшкә урнашты хәтта, мин аны күрмим дә диярлек. Иртән китә, кич кайта. Әле кайткач та кереп кенә ята алмый бит ул хатын-кыз: керләрне юарга куя, көтеп тора, ул арада ашарга пешерә.
Миңа 44 яшь, хатын бер яшькә кечерәк. Малайга да әйтеп-әйтеп карыйм инде, анаңа җиңелрәк булыр, бераз үзең дә эшли аласың бит инде, укудан соң вакыт кала бит инде дим. Әмма малай теләми, уку калдырмыйм, ди. Соң, калдырмасын, кем аңа калдырып эшләргә куша.

Хатын да малаен якларга гына тора. “Һәр нәрсәнең үз вакыты: укыганда – укырга кирәк. Аннан гомер буена эшлисе була әле”, – ди. Миңа сүз дә әйттерми ул. Үпкәли әле, малай синеке түгел бит, шуңа бәреләсең син аңа, ди. Бәрелү алай булмый бит инде ул. Мин бит малайны мәктәптә укыган чакта эшкә кумадым. Училищеда гына укыган булса, күптән эшләп ашаган булыр иде инде. Ә болай тагын ике елы бар бит әле аның. Без аңа хәзер 120 мең сум түлибез. Ел саен арта ул бәя. Хатынга да әйтәм: укып бетергәнче генә эшлим дисең, аннан соң да туктамаячаксың син дим. Аннан соң машинасы, башкасы кирәк булачак. Ул арада өйләнеп куйса, нишләрсең.
Без бит башта уртак балабыз булыр дип яши башладык. Ике бала булса, бу кадәр кыланмаслар иде. Малае да артыгын кыланмас иде, хатын да бу кадәр өфләп тормас иде малаен. Хәзер утыра әнә: кырыктан соң бала тапмыйлар инде, ди. Ник, ни булган шулкадәр кырыктан соң? Мине, мәсәлән, әни кырык икедә тапкан. Әнигә күз тимәсен, пенсиядә булса да, эшләп йөри әле ул, өйдә утырырга яратмый. Әз булса да, тама, кеше арасында йөреп кайтам дип әйтә.
Мин институтларда укымадым, бәлки заманасы да башкачарак булгандыр. Без эшләп ашадык бит. Мин мәктәптән соң әнидән акча алырга ояла башладым. Техникумда укыдым, эшләми идем, әмма әнидән акча алырга оят иде. Тартып-сузып стипендияне җиткердем, аннан эшли башладым. Ну мин малайны күреп торам бит, берничә генә сәгать булса да эшли ала ул. Юлына булса да акча эшләмәслекме инде шәһәр егетләре? И-и, мин ул яшьтә булсаммы? Кайтып та кермичә эшләр идем. Эш – эш бит инде ул, яшь чагында рәттән барысына алынырга була.

Яши-яши башыма төрле уйлар килә хәзер. Мин сау-сәламәт ир бит инде, нишләп минем балам булмаска тиеш әле дип тә уйлыйм кайчак. Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без. Ничә ел буе ышанып яшәгән хатынга да ачу килә башлады әле. Минем менә рәтләп ял да иткәнем юк, малайны укытасы бар дип, акча җыябыз да акча җыябыз. Аның бит атасы да исән, болай гына уйлап карасаң. Әмма үзенең баласына беркайчан да булышканы булмады аның.
Өйләнешкән мәлне бер генә сөйләшеп алган идек ул турыда, бүтән кузгаткан юк. Ярдәме булса, хатын миңа әйтер иде инде, үзе икешәр эштә эшләп газапланмас иде. Бала, бала дигән булам да, тагын берәү булса, анысын да шулай ук укытасы, ашатасы булачак инде дип куям. Монда берсенә ничекләр итеп җиткерергә белмисең әле, тагын булса, анысының да ашыйсы киләчәк, укыйсы киләчәк бит инде. Әллә анысы һава белән торырмы? Юк бит инде. Ул яктан хатын дөрес тә уйлый сыман.
Ришат, Батыр районы.

"Язмыш кочагы"

Запись “Уртак бала дип өйләнешкән кешеләр идек бит без…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Алар сиңа тиң түгел!”
Туганнан туган апам Фәния малае Фәнисне соңарып, кырыкка җиткәндә генә тапты. Бердәнбер улларын шуңа күрәдер инде бик кадерләп үстерделәр. Фәнисне күбрәк әнисе белән әбисе тәрбияләде, җизни шабашкалардан кайтып кермәде, гаилә мохтаҗлык кичермәсен дип бик тырышты. Алга таба да улының тормышындагы бөтен мөһим карарларны апам кабул итте.

Тырыша торгач, бөтен акчаларын эшкә җигеп, Фәнисне армиядән дә алып калдылар. Укыттылар, аннан мин эшләгән оешмага эшкә урнаштырдылар. Тырыштым инде мин дә, сөйләштем, туганымның улы яхшы урында эшләсен дидем. Фәниснең үзенә дә эше ошады: авыр түгел, акчасы да яхшы. Яшьлек үзенекен итә инде, бераздан Фәнис матур гына, тыйнак кына бер кыз белән очраша башлады. Рамиләгә тәкъдим ясарга җыенуын миңа да шатлана-шатлана сөйләде, алган йөзеген дә күрсәтте. Мин дә шатландым инде энем өчен. Менә дигән тормыш иптәше булачак Рамилә! Кызын таныштырырга әнисе янына алып кайтты. Мине дә кунакка чакырдылар ул көнне.

Табын артында апам өчен мин оялып утырдым: канәгатьсез чырай ясап, булачак киленнән бертуктаусыз сорау алды ул. Кыз кызарып чыкты, чак кына еламый, шундый кызгандым үзен. “Бу хәерче кызының башка монда эзе дә булмасын! – диде апам кызны озатып кайтып кергән улына. – Авылдан булуы гына җитмәгән, әтисе дә юк. Өс-башын гына кара син аның, чүп-чар сата торган кибеттән алганы күренеп тора. Юк, улым, сиңа тиң түгел бу кыз!”

Апама карап шаккаттым. Үзләре байлар булса иде, ичмасам! Кара көнгә дип банкка салып куйган ике йөз мең сум акчаларыннан, үзләре яшәгән гади генә фатирларыннан кала берниләре дә юк. Гап-гади кешеләр. Алай дип әйтмәдем инде Фәния апама, үпкәләтермен дип курыктым. Шулай да, яшьләр бер-берсен ярата икән, каршы килмәскә үгетләдем. Тик кая ул, тыңларга да теләмәде мине, үз сүзе сүз. Фәнис әнисенең сүзеннән чыга алмады инде, Рамиләне бераздан ташлады. Аннан соң да күпме кыз белән очрашты әле. Барысы да яхшы гына, чибәр генә кызлар иде. Тик Фәния апама берсе дә ошамады. Бердәнбер улын берсенә дә өйләндерәсе килмәде. Җитешсез якларын да табып кына тора бит!

Шулай итеп, Фәнис тәки өйләнмичә калды. Үзе дә инде артык йомшак булды. Катырак торса, бер әнисен генә җиңә алган булыр иде. Тик ул бөтен тормышын әнисе хәл иткәнгә өйрәнгән шул инде. Үзенә күрә шулай рәхәт бугай аңа, җаваплылык юк. Эштән кайта да, кичләрен телевизор каршында әнисе белән хөкүмәтне, ил башлыкларын сүгеп үткәрә. Әйтерсең, аның тормышы барып чыкмаганга алар гаепле! Яше дә бар инде хәзер, кырыкка җитеп килә. Башы да пеләшләнеп бара, шактый тазарып та киткән.
Элеккеге матур кыяфәте юк инде хәзер яшь кызлар каратырлык. “Балалы хатын алып кайтма тагын, кирәкләре юк! Син әле яшь кызлар каратырлык!” – дип кабатлый улына апам әледән-әле. Үзе миңа гел шуны сөйли, улының һаман өйләнмәвенә зарлана, оныклар тели. Сукыр мәхәббәт шул буладыр инде. Артык яратуы белән улының тормышын бозды. Тегесе дә бит әнисенең һәр сүзенә ышана. Шулай итеп, гомере ялгыз үтә, яшьтәшләренә ул карамый, яшь кызлар Фәнискә карамыйлар. Әниләр балаларына яхшылык кына тели, әлбәттә, тик кайвакыт арттырып җибәрәләр!

Ләйсән Закирова.
“Язмыш кочагы”

Запись “Алар сиңа тиң түгел!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Пенсияңне алгач, үзең алып ашарсың…
Хәзер ир-егетләр өйләнмиләр бит ул, кияүгә чыгалар. Олы кызның кияве дә яшәргә безгә килде. Тыныч кына яшәрлек булса, түзәргә дә риза идем. Безнең холыклар туры килмәде.

Тавышка киткәч, түзмәдем, күптәннән бер иргә димләп йөриләр иде, шул кешегә кияүгә киттем. Өйдә тыныч булса, кияүгә барырга исәбемдә дә юк иде, югыйсә. Яшьләр – үзләренчә, мин үземчә яшәрмен дигәнрәк уйлар белән киттем.

Иргә буш кул белән бармадым мин. Үрдәк, тавык итләре, фарш алып бардым. Ун күкәйгә камыр басып, токмач кисеп әзерләгән идем – аны да калдырмадым. Бал, варенье, 200 граммлы биш пачка чәй, печенье, конфет, вафли, дөге белән карабодай ярмасы, дүрт капчык бәрәңге, суган, кишер, кызыл чөгендер төядем. Кер юа торган порошогына кадәр тыктым. Уйласаң, тоз белән су гына алмадым инде, дөресен генә әйткәндә. Мине алырга килгәндә бу ир бер коробка конфет белән килгән иде. Киткәндә әйтә: “Конфетны монда калдырырга кирәкми инде. Миңа кайткач, чәй эчәрбез”, – дип, өстәлдән алып, сумкасына салып куйды. Шунда да бик гаҗәпсенгән идем. Өй буш калса, аңлар идең әле, искереп, бозылып ятмасын, дип әйтер идең. Ә монда өйдә балалар кала бит, алар монда яшиләр. Ярый инде, аны-моны эндәшмичә генә кузгалдык. Әмма ул конфетны кайткач та ашарга насыйп булмады. Икенче көнне кызы килгән иде дә, бу ир шул конфетны тартмасы белән аңа күчтәнәч итеп биреп җибәрде.

Алдан озаклап аралашып, сөйләшеп тормаган кеше булгач, дуслаша алмыйча аптырап беттем мин ул ир белән. Безнең яшьтә бер-берсен хөрмәт итеп, сөйләшеп яшәр өчен кавыша бит инде кешеләр. Ә без икебез ике якта утырдык. “Сөйләш инде, нигә сөйләшмисең”, – дигәч, нәрсә сөйләшергә соң, дип әйтә иде.

Көзгә кергәч, сатарга дип, ир белән бер машина утын, бер машина тимер төядек. Берсен – бер көнне, берсен икенче көн башкардык. Утын саткан көнне, кайтышлый балык ала кайт әле, балык ашыйсы килә, дип озаттым. “Ярар” да димәде, “юк” та димәде – берни эндәшмәде. Берничә сәгать йөреп, тәки балыксыз кайтып керде. Юк икән юк инде, дип мин дә кабатлап тормадым инде аннан соң. Тимер тапшырган көнне “бавырсак алып кайтырсың” дидем. Анысында эндәшмичә калмады: пенсияңне алгач, үзең алып ашарсың, диде. Килгәннән бирле болай да гел мин алып килгән ризыклар белән яшәдек бит инде, аның сыртыннан берни булмады, югыйсә. Кышка кергәнче кече кызының ирен чакыртып, коймаларны рәтләттек, баганаларын заливать иттердек. Ярый инде, мин үземчә пешерендем, төшерендем анда. Өстәл буш булмады. Ә ирем кияүне озатканда бер-ике пачка тәмәке дә бирә белмәде. Кая ди ул акчасын түләү!

Мин диабетик, авырып торам. Күпме генә узгандыр, авыруларым кабат кузгалды да, больницага кереп ятарга туры килде. Шунда да ир дигән кешем бер тапкыр да яныма килмәде. Ярар, пешеренә белми иде инде. Соң, ике алма, бер мандарин алып булса да хәлне белеп китәргә була бит инде. Болай да гел чит районда берүзем яттым бит. Кая ди ул килү. Шалтыратмады да. Ике көннән соң түзмәдем, үзем җыйдым моны. Больницада яткан килеш, аның хәлен сорап мин шалтыраттым. Үзем өчен барысын да аңлаган идем инде: исән-сау терелеп чыга алсам, туп-туры үземнең өйгә кайтып китәм, дип сүз бирдем.
Палатада үзем сыман гади, сөйләшә торган хатыннар ята инде. Берсенең ире шофер икән, такси сыман йөри дигәч, юлына түләрмен, мине илтеп кенә куйсын әле дип сорадым. Бушка йөрисе булмагач, ул ир дә каршы булмады. Шулай итеп, иргә дә кереп тормыйча, өемә кайтып киттем. Аңа шалтыратып кына әйттем. “Җаең чыккач, минем әйберләрне китереп кит әле”, – дидем. Ашау, ризыкларны калдыр, миннән яхшылык булсын, дидем.
Бер-ике генә кигән күлмәгем, ак яулыгым, аңа кияүгә дип барганда гына алып киелгән өр-яңа чалбарым, ике колготкием, ике халатым, шикәрдән эчә торган даруларым кирәк иде. Берничә атнадан соң, кеше аркылы гына, колготки белән халатымны гына тапшырдылар, ә калган берни дә кире кайтмады. Чыгарып ташлагандырмы, нишләткәндер инде – белмим. Хатын-кыз киемен, яңа булса да, ул киеп йөри алмый бит инде аны. Кешесен табып, халатларны бирергә уйлагач, калган киемнәрне дә төреп кенә тыгасы иде бит, юк инде, булмады. Тормыш иткән, кешеләр белән рәтләп кенә аралаша белә торган ир булмады. Шуңа да ялгыздыр инде ул. Рәтле булса, барыбер дә ир-атка хатын табыла ул.

Картаймыш көндә кияүгә барып кайттым шулай итеп. Башкача кызыкмыйм инде. Кайтуга ук балаларга да әйттем: өемнән бүтән кузгалмыйм, хәзер сезнең чират, дидем. Кызның кайнана белән яшисе килми, кияүнең минем белән яшисе килми. Акча түләп, кеше йортында яшәгән көннәре.

“Язмыш сынавы”

Запись Пенсияңне алгач, үзең алып ашарсың… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Иртә картайган хатын кирәкми миңа!”
Тормыш иптәшем юк минем. Ничектер табасы иде. Мин үзем Нурлат шәһәрендә яшим, 77 яшьлек пенсионер ир кеше, үз йортым белән үзем генә яшим. Минем беркемем дә калмады, бар да үлеп беттеләр. Туганнар да юк, балалар да үлеп бетте. Ялгыз уңайсыз. Бер иптәш белән тордым. Балалары кредитка чумганнар да, балаларыма ярдәм итәм дип, ул кире Түбән Камага кайтып китте. Ялгыз калган татар хатыны кирәк миңа, 70 яшьләр тирәсендәге.

Миңа иртә картайган кеше булмасын иде. Кайсылары бит иртә картая хатыннарның: яше 60та булса да, үзләре 70–80дә кебек. Миңа табигатьтә бергә йөри торган, балыкка бергә йөрерлек хәрәкәтчән хатын кирәк. Мин үзем шундый тормышта ял итеп яшәргә яратам, өйдә утырырга яратмыйм. Шуңа күрә яшьли картаймаган, бетмәгән иптәш булсын иде йөрергә.
Өемдә яшәргә бөтен шартлар да бар. Мин үзем әле, Аллага шөкер, “спортивный формада” торам. Йөрим дә, чабам да, машинада да йөрим. Әйбәт кенә иптәш кирәк, кырыйда шундый кеше кирәк. Мин йөрергә яратам, кеше арасында матур итеп кешечә яшәргә яратам. Кеше бармак белән төртеп күрсәтмәслек итеп яшәргә, ял итәргә яратам. Табигатькә чыгып, палаткалар куеп, шунда кунып, ял итеп, балыклар тотып йөрергә яратам. Җиләккә, гөмбәгә йөрергә дә яратам.

Әле менә бу соңгы яшәп киткән карчык белән дүрт ел яшәдек без. Аның белән төннәр буе кунып, балык тота идек. Унышар-уникешәр чиләк балык тотып кайта идек. Ә беренче карчык белән аерылышканга безнең хәзер илле ел инде. Яшьлектә өйләнешеп, дүрт ел чамасы гына яшәп калдык анысы белән. Өч бала тапкан иде ул, өчесе дә яшьли үлделәр. Шуннан соң мин гомер буе ялгыз яшәдем дисәм дә була. Тордым мин хатыннар белән анысы, ләкин торган белән яратып торган бер түгел бит. Чаллыда да яшәдем, анда заводтан кайтып кермәдем. Мин үзем эчмим, тартмыйм.

Ябыграк, әлләни калын булмаган кеше булсын иде. 77 яшьтә булсам да, миңа үземә бабай дигән кеше юк әле. Мин калын кешеләрне яратмыйм, алар машинага утыра алмый, машинадан төшә алмый. Иелсә, тора алмый! Андый кешене яратмыйм. Миңа үзем кебек җитез, чандыр кеше булсын! Мин үзем шөгыльләнәм, тазармыйм. Гел 60–65 кило тирәсендә торам, 70 килога җитсәм, тазарганымны сизәм. Шуннан үземне арттырмыйм. Мин чабып йөрим, 77 яшемдә дә чабып йөрим! Миңа берсе дә 77 бирми, 60 яшең бармы әле диләр. Мин бакчаларны үзем чәчәм, үзем үстерәм, аннары барысын тозлыйм, маринадлыйм. Нәрсә кирәк, шуны пешерәм. Менә бу ковидлар дип, былтыр унынчы февральдә бикләнгән идем, менә бер ел бөтен нәрсәне дә үзем пешерәм, ипиенә кадәр.

Менә минем яныма ничә хатын килде, әйме, шул уңайдан бер кызык кына күзәтүемне әйтим әле. Зал бүлмәсендә буфет эчендә сервиз тора минем. Шундагы бер фужер эченә бишәр меңлек һәм биш йөзлек ун штук муляж акчалар куйдым. Чын акча түгел инде, ясалма ягъни. Алар пыяла аркылы күренеп тора инде. Менә минем яныма килүче хатыннар булды бит инде, әйме. Шушы муляжларны берәм-берәм чистартып бетерделәр! Әле бүген карасам – бер биш йөзлек һәм бер биш меңлек калган. Мин аларны ул буфетка юри дә куймадым.
Ничектер бер тыгып куйдым да, оныттым, шактыйдан бирле шунда тордылар. Ул муляжлар киоскта сатыла бит ул. Мин бер тапкыр ул муляжны Чаллы юлында чатта туктаткан берәүгә дә биреп киткәнем бар. Шулай итеп, яныма килгән картаеп беткән хатыннар акча урлап йөриләр! Бервакыт карыйм: ун кисәктән тугызга калды бу муляжлар, аннары сигезгә. Аннары бөтенләй карамадым, оныттым. Килгән кешене чәй эчермичә җибәрмисең бит инде. Мин чәй хәстәрләп йөргән арада алар карап йөриләр бит инде. Утырса, тора алмый, кәкрәеп беткәннәре дә бар арасында, ну менә куллары эшли димәк! Шуңа ис-акылларым китте минем.
Рәшит.

“Язмыш кочагы”

Запись “Иртә картайган хатын кирәкми миңа!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гомере буе мыскыл итеп яшәде”
Без ирем белән 28 ел яшәдек. Шулай озак яшәсәк тә, әйбәт тормадык. Беренче бала туу белән үк читкә йөри башлаган иде, соңгы көненә кадәр талашып ятты.

Икенче хатыннан малае да туды, башка хатыннары да булды. Ул хатыннар берзаман өйгә үк килә башладылар. Без утыз яшебездән үк аерым бүлмәләрдә, күршеләр булып кына яшәдек. Аның миңа кагылганы да булмады. Ә мин шулай яшәп тә, аерылмадым. Әйбәтләнер дигән өмет тә булды дип әйтә алмыйм. Мине нык мыскыл итеп, үзенең хатыннары белән чагыштырып яшәде. Кайта иде дә, хатыннарын сөйли иде. Мин гомерем буе шуны тыңлап яшәгән хатыны булдым. Бер генә хатынын да яманлап сөйләмәде ул миңа.

Ә шулай да, өйне ташлап китмәде. Керләрен дә гомер буе мин юдым, мин үтүкләп әзерләп куя идем. Ахырда, ул авырып, урын өстенә калды. Анда да телләшеп ятты минем белән. Мин әйтә идем инде, кая шул чибәр хатыннарың, ник берсе дә килеп карамый, ник малай табып биргән хатының үзенә алып китми, дидем. Шулай дип әйткәч тә, гаебен танып гафу үтенмәде. Ул вакытта безнең ике кызыбыз да кияүгә чыгып, аерым яшиләр иде инде. Бер җылы сүз әйтмәде шунда ирем. Югыйсә, миңа аның бер “рәхмәт”е дә җитә иде ул вакытта. Ул рәхмәт әйтмәде дип, ташламадым инде, билгеле. Ап-ак урын-җирдә ятты, кирәкле дарулары, ашау-эчү – бар да янында булды.

Менә шушылай итеп яшәгән кешене хәзер дә бер генә сүз белән дә яманлап сөйләмим мин. Яманлап уйлаганым да юк. Чөнки үлгән кеше һәрвакыт әйбәт була ул. Нишләтәсең инде, ул шундый булган. Яшьлектән шул кешегә тап булып, минем тормыш шундый булган. Кабат кияүгә чыгу турында уйлаганым да юк минем. Кызыкмыйм да, хәзер яшь тә узды инде. Икенчегә чыгармын да, бәхеткә күмелермен дип уйламыйм. Кабат чыгып, кемнең бәхетле булганы бар микән ул? Юктыр, минемчә, андый кешеләр. Бәхетең булса, яшьлектә кавышкан үз иреңнән уңасың инде. Аннан соң буш талпыну гына.

Энҗе, Чаллы.

https://vk.com/beznen_avil

Запись “Гомере буе мыскыл итеп яшәде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бозылган вәгъдәң исеңә төшеп, үзәгеңне өзәр әле!” дигән хат алдым
Узган ел бигрәк тә авыр ел булып истә калыр…

Беркөнне телевизордан Филүс Каһировның “Җиз кыңгырау моңнары” дигән җырын тыңладым да, ул мине кинәт кенә үткәннәргә, еракта калган яшьлек елларына алып кайтты. Йөрәк түрендә генә йөргән, онытыла башлаган иң бәхетле, иң татлы мизгелләрне яңадан бер кат кичереп ләззәтләнергә, сагыш дәрьясында йөзәргә мәҗбүр итте.

Яшь чакта Марат исемле авылдаш егет белән йөрдем мин. Башта, мәктәптә укыганда, дуслар гына идек. Ул чакта чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә аңламаганмын. Мәктәпне бетергәч, Маратны армиягә алдылар. Армиядән “яратам” дигән хатлары килеп кенә торды. Вәгъдә биреп озатып калсам да, никтер аның бу сүзләренә артык игьтибар бирмәгәнмен, белмим, бәлки үлеп яратырга да өлгермәгән булганмындыр.
Уйламаганда, юлымда икенче берәүне очраттым да, Маратның кайтырына өч ай калды дигәндә, тоттым да шул егеткә кияүгә чыктым. Җүләр! Һәм бу турыда Маратка әйтеп, хат та язып салдым. Тагын бер кат җүләр! Күп тә үтмәде, аннан: “Сөеклем, җаным! Нишләдең? Син мине үтерәсең, бу ялгышлыгың белән үзең дә бәхетле булмассың. Кияүгә чыксаң да, мине ташласаң да, мин сине барыбер ташламыйм, син кая – мин шунда булачакмын. Миннән котыла алмассың. Бозылган вәгъдәң исеңә төшеп, үзәгеңне өзәр әле!” – дигән җавап хаты алдым.

Марат кайтты… Кайтты да, хатында язылганча, без яши торган шәһәргә килеп урнашты. Урнашты гына түгел, без эшли торган җиргә эшкә дә урнашты. Шулай өчебез дә бер урында эшлибез. Ул һаман күз алдында йөри, ә үзе минем яннан үткәндә һаман бер сүзне көйли: мин сине яратам, яратам, яратам…

Аны көн саен күреп тору, аның миңа карата кайнар хисләре тора-бара һушымны җуйдырды: ансыз яши алмый башладым, таң атса тизрәк эшкә – аның янына дип ашыктым. Гел аны күрәсе генә килеп торды. Ял көннәре җитсә, ямансулап, моңаеп кала идем. Янымдагы иремне дә күрәсе килми, аннан суына башлавымны сизеп, иремә: “Әйдә, башка шәһәргә китеп урнашыйк, минем монда эшлисем килми”, – дип әйттем. Минем бу сүзләремнән ул, әлбәттә, аптырашта калды. Башкача булмый дип, эшкә баргач, эштән китәргә дип гариза яздым. Ә кич белән ирем мине үзенең каршына утыртты да: “Галия! Мин сиңа өйләнеп ялгышканмын, армиядә егетең барлыгын белмәдем, үзең дә яшергәнсең. Мин ике яшь йөрәк арасына кергәнмен икән, оныт мине, мин сиңа үпкәләмим. Ике арада җылылык юк икән – ул инде тормыш түгел. Мин сине шул егеткә – мәхәббәтеңә тапшырам. Ул да сине ярата. Мин барысын да беләм, бәхетле булыгыз. Болай, өчпочмаклы тормышта барыбер тынычлап, бәхетле булып яши алмаячакбыз. Тагын бер кат бәхет телим!” – диде. Ә мин акланырга тырышып карадым, ул мине ишетергә дә теләмәде.

Шулай итеп, ирем белән аерылыштык та. Минем белән аерылышкач, ирем тиз генә башкага өйләнде. Алар бәхетле яшиләрдер дип уйлыйм. Яратып, яратылып яшәүдән дә олырак бәхет бар микән дөньяда? Ә Марат, безнең аерылышканны белгәннән соң, миңа бүтән борылып та карамады. Берничә ай гына эшләде дә, каядыр күченеп китте. Шулай буласын мин күңелемнең бер чите белән сизенгән идем инде. Шуннан соң мин дә ул оешмада озак тормадым, бүтән эшкә күчтем. Үз гомеремдә тагын ике тапкыр кияүгә дә чыгып карадым, ләкин бәхетемне таптым дип әйтә алмыйм.

Инде гомер көзенә керсәм дә, бу хәлләр, кичерешләр минем күңелемдә кичә булгандай. Хисләр, киресенчә, еллар узган саен арта гына бара. Әллә үкенеч, әллә сагыш, әйтеп-аңлатып бетереп булмый аны. Бар кеше дә яратып, сөеп-сөелеп яшәсен иде дигән теләктә калам. Бирелгән вәгъдәләрегезне бозмагыз!

Галия.

Запись “Бозылган вәгъдәң исеңә төшеп, үзәгеңне өзәр әле!” дигән хат алдым впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Хатын аерган абыйны куып чыгарып булмый бит, үз йортына кайтты…» [тормыш хәле]
Хатын-кызлар белән безнең якта проблемалырак. Хәйран, байтак егетләр өйләнмичә дә йөри. Ныклы эш тә юк, булган киленнәр мәктәпкә, тегендә-монда барып эшләштергәләп йөриләр инде. Эш юк дип, халык кул кушырып утырмый, җайлый, тегеләй итә, болай итә. Йә мал асрый, йә бәрәңге үстерә – ачтан үлми инде кеше. //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин өйләнгән идем анысы. Хатын почта таратып йөрде, әйбәт кенә яшәгән идек шикелле. Ничек аерылалар микән дип, кешегә аптырый идем әле мин. Ул вакытта абый да исән иде, бервакыт ул Чаллыдан кайтып төште. Андагы тормышы җимерелеп, төп йортка, безнең өскә яшәгә кайтып утырды ул. Өйдә ул да тавыш чыгарып ятты, хатынга бу хәлләр ошамады, билгеле. Бер көтү олы кеше бергә-бергә яши алмый инде. Абыйны куып та чыгарып булмый иде, үзе туып-үскән йортка кайтты бит ул. Безгә хатын белән үзебезгә нидер уйларга кирәк иде шул. Хатын баштук, яши башлаганда ук миңа: “Казанга китик, Казанда яшик!” – дип, колак итемне ашап торган иде. Ә мин элек-электән шәһәрне яратмадым, белмим дә мин аны, беләсем дә килми. Шәһәрдә яши дә алмыйм. Әй-й, хатын шулай кирле-морлырак йөрде дә инде, әле аерылышмыйча да чыгып китә башлады. Кукмара районыннан иде ул, бер бәләкәй генә авылдан. (“Язмыш кочагы” газетасы ) Гел үзенә кайтып киткәли башлады. Мин аның янына барып, кире алып кайта идем. Аннары ул кире кайтмады инде, шунда бер егеткә кияүгә чыкты. Бер балалары да туды бугай хәзер. Минем шуннан соң анда барганым да, күрешкәнем дә юк.

Шуннан соң бүтән өйләнеп тә караганым юк. Газетага үзем турында язасым да килми, хәзер минем турында язсак, хатыннар миңа шундук ташланачак диме инде? Булмый ул алай. Минемчә, киресенчә, ирләр хатыннарны үзләре эзләргә тиештер. Мужик кешеләр, үзе турында яза-яза, хатын-кыз эзләми инде. Андый ирләр бик сирәктер ул. “Язмыш кочагы” газетасын безнең күршебез алдыра, миңа да укырга бирә шуны. Мин аңа башкасын бирәм, шулай алмашып укыйбыз. Әле монда хатын-кызлар язганы буенча шалтыратып та, очына чыгып булмый. Аларга да ышаныч бетә башлады, әйтәм бит. Берсе белән аралашкан идек, мине тәмам ышандырып бетерде. Мин гел өйләнергә әзерләнеп беткән идем. Бер-ике иптәш егеткә дә әйттем, әзерләнеп торыгыз, кыз алмакка барабыз тиздән дидем. Ә хәзер шул хатын-кыз телефонын алмый гына бит! Ә үзе күпме кызгандырды, элеккеге ирем башымны бетерә, яшәргә ирек бирми, теләсә кая чыгып китәргә ризамын дигән иде. Ире әфганчы булган, күптән аерылышканнар, югыйсә. Ләкин барыбер араларында нидер бар ахрысы, һаман тынгылыкта калдырмыйлар бер-берсен. Өч бүлмәле фатирда кызы да, элеккеге ире дә – барысы бергә торалар икән. Шул хатын мине тәмам ышандырды, үзе дә мине ошаткан иде, син минем кеше икәнсең диде. Мин аны барып алырга дип сүз бирдем. Ошамаса, карарсың дидем. Гел җүләр булмаган кешегә ошамаслык нәрсәләр юк бездә дидем. Гел килешеп беткән идек, хәзер гел алмый трубкасын.

Мисбах, Саба районы

Запись «Хатын аерган абыйны куып чыгарып булмый бит, үз йортына кайтты…» [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Бөтен кешенең дә язмышы уң булмый инде. Нишлисең бит, сиңа кысырлык язган…» [гыйбрәт өчен]
Быелгы  Сабантуй  көне  дистәләгән дус-туганнар очрашып, рәхәтләнеп аралашсын өчен  махсус   Аллаһе Тәгалә белән килешү төзеп,  сорап алынган, диярсең. Чалт аяз. Телләреңне салындырырлык эссе дә түгел,  бераз җиләсрәк.  Калтырап  утырырлык  салкын да түгел. Андый көннәргә дә туры килгәләгәне бар Сабантуйларның. //Сөембикә//

Күпләрне  өйләреннән чыгарып  бәйрәм буласы болынга төшертте бу  матур  июнь  көне. Инде  берничә  ел туган авылының  Сабан  туен  күрә  алмаган  Искәндәр,  өйдәгеләрнең  чыр-чу килеп  бәйрәмгә җыенуларын күзәтеп торды да:

-Мин алданрак  барып  әйләнеп килим әле, – дип,   үзләренең авыл очыннан ерак булмаган  мәйданга кузгалды. Ел саен диярлек  көрәшкә  чыккан  ир  үзенең  бу көнне шактый тансыклавын аңлап алды. Сабантуй  чабышкылары да шулай ярыш алдыннан ниндидер бер тынгысызлану кичерәләр бит,  каядыр  ашкыналар. Искәндәр дә, бәлки көрәшергәдер быел, дигән уйларының ныклы карарга әйләнә  баруын тойды: “Көрәшергә!” Эштән бушаган  араларда атна саен тәнен яздырып ала, шөкер. Шәһәрдә үз теләгәнеңне эшләү мөмкинлекләре күбрәк ич: бокска йөрисеңме,  милли көрәшкәме, әллә ирекле көрәшкәме – сайла гына.  Инде  гомеренең бишенче дистәсен тутырып килүче ирнең егәр–куәте әле сөбханалла гына иде.

Мәйдан әле йокысыннан уянырга теләмичә иркәләнеп ятучы иркә киленчәк кебегрәк  икән. Берле-сәрле  бәйрәмне оештыручылардан кала әлегә монда беркем дә күренми.“Йә, нигә ашыгып килдем инде мин шулай?” дип уйлап куйды ул. Аннары  үзенә ерактан кул изәүче ак түбәтәйле берәүне күреп алды. Рушан икән. Сабакташының энесе.

– Нихәл,  кайттыгызмыни? – дип үз итеп, кулларын күрешергә сузды Рушан. – Шәп иткәнсез. Алайса соңгы арада бер дә күзгә  чалынмадың әле. Синең турыда газетадан укып  та телевизордан карап  кына  беләбез ич хәзер.

– Шулайрак булды шул.  Абыеңнар ничек? Исән-саулармы? Әллә һаман   шайтан сидеген  “зәм-зәм суы”  диеп  сару кайнатамы?

– Ташлады ич ул гадәтен. Берничә ел инде авызына да алганы юк. Кыланасын яшьрәк чакта кыланып бетерде бугай. Күрсәттте инде.

– Көрәшәсеңдер бит? – Сабантуйда көрәшнең Искәндәрдән башка узмаганын белгән Рушан, сүзне икенчегә борып җибәрде. – Быел сиңа каршы чыгарлыкларны белмим әлегә. Тирә-күршеләрдән килсәләр генә инде. Ну, малай, яшьрәк чакта  ничек мәйдан тотты бит сезнекеләр, ә!

– Безнекеләр  кайтмаганмы? Белмисеңме?

– Кайтмаганмы дип… Кайтасылар шул син дә Фәрит  кенә инде хәзер.  Гаязны  ишеткәнсеңдер.

– Бүген иртән генә кайттык әле. Ишетмәдем, ни булган?

– Ул да киткән …Өченчегез инде. Дуслары белән мәҗлестә утырган җиреннән “тәмәке генә тартып керәм” дип чыгып киткән, ди. Озаклагач, артыннан чыкканнар. Мунча кырыендагы  карт каен ботагыннан  салдырып алганда, әле суынып та бетмәгән булган, ди. Аптыраганнар дуслары. Бернинди ярамаган сүз дә булмады, гел гаилә, хатыннар, бала-чага, эш турында гына көлешеп сөйләшеп утырдык, диләр, ди. Нинди корт чаккандыр? Кара әле, абыйлар сыйныфында сез алты малай идегез ич, име? Өчегез генә калгансыз була бит, ә. Вәт дөньясы! Иллегез дә тулмаган ич әле.

Ул арада  Рушанны мәйданның аргы башына чакырып алдылар.  Җитез-җитез атлап (нәкь хуҗаларча!), ул  печәне тигезләп чабып алынган  түгәрәк  мәйданның  бәйрәм кирәк-яраклары  урнашкан ягына китте. Бәйрәм башланганчы,  тезәсен тезеп, көйлисен көйләп бетерәседер.

Гаяз да киткән… Әйтмәгәннәр иде шул әле.  Зәңгәр күзле,  аксылрак чәчле, төптән юан Гаяз. Гел елмаеп торучы, бераз гына юашрак Гаяз.  Белә ул нинди корт чакканын. Аңа ни дип әйттеләр икән инде?! “Кысыр!” диделәр микән? Юк, дуслары белән бергә утырганнар диде бит Рушан. Алай артыңнан  гына сөйләп калырга мөмкиннәр. Шаяртканнардыр инде.  Эчкә тел ачкычы кергәч, һаман да шул тозсыз шаяртуларына күчкәннәрдер. Әйдә, булдыралмасаң, ясап бирим, дидеме икән  берәрсе? Миңа шулай дигән иделәр бит. Әллә “төнлә хөкүмәт эшендә йөрмиләр аны,  башка эшне  тырышыбрак  эшлиләр”,  диделәрме икән?  Балалары булмауны болай да бик авыр кичерә иде бит  ул. Күп балалы гаиләдә туып үс тә, тупырдатып  сөярлек бер балаң да булмасын инде. Соңгы очрашуларында, чишелеп китеп, һаман да шул салып алгач инде, хыяллары турында сөйләп алган иде ир  Искәндәргә. Биш ел элек иде бугай.

– Дүрт бүлмәле  фатирыңның һәр бүлмәсе саен бер малай булсын иде ул. Үзем  шунда  ишек катында гына да йоклар идем. Эһ! Булмады бит! Менә дигән хатыным бар, эшем бар, ашым бар дигәндәй, ә  дөньяның шул бер ягы китек булса, күзгә берни дә күренми икән ул, малай.  Нинди  бәхетсез  булдык соң без, ә? Бәхетеңне  сыер сөзгәч!..

Аннары  ул үзенең бераз гына тоныграк, ләкин шактый ук моңлы тавышы белән  җыр да сузган иде әле.

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,

Чүп үләне белән бутадым.

Мәк чәчген, белми киләчәген,

Үз кулларым белән утадым.

Эһ, Гаяз, Гаяз… Күңелең китегрәк  чакка  туры  килгәндер инде ул мәҗлесегез дә. Гарьләнгәнсеңдер. Эчеңдәге шайтан суы да көч биреп торгандыр.

Иң  беренче  безнекеләрдән Җәмил китте. Утызы да тулмаган иде әле. Кызу иде Җәмил, дуамалрак иде. Дөрт итеп кабынырга  гына  тора  иде.  Әшнә-дуслар белән  су буенда  салып утырганнар, ди. Сүз  арты сүз киткән. Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә дә бит ул. Аракы –шайтан эчтә булганда, кемнең  уйлап сөйләгәне бар?! Кемдер шунда (хәзер кайсы башлаганын берәү  дә хәтерләми инде) “ синең чалбар эчендәге  нәмәрсәң тереме соң ул?”  диеп әйткән, ди.Синеке кебек чибәр хатынга гренадерың  үрә катып сәлам бирергә  тиеш  дип  хихылдаган, ди. Шуннан киткән инде… Секунды белән ярсып киткән Җәмилне туктатырлык көч булмаган. Бер  кулы белән  алларындагы бөтен эчемлек-кабымлыкны  сыпырып төшергән, ди.  Аннары ачы итеп бер сүгенгән дә  янәшәдә утырган  шешәдәшенең күлмәк  изүеннән эләктереп күтәреп торгызган да алып ыргыткан. Аның кызганда куркыныч булуын  белгәнгә,   кайсы кая  качарга  маташкан. Куып тотып, кемгәдер типкән, кайсындыр  сугып еккан.

… Яралы аю тавышлары чыгарып  әрәмәлек эченә кереп киткән  Җәмилне иртән   көтү куарга  чыккан  авыл хатыннары абайлап алган.  Анысың соңгы  мизгелләренә   су буендагы  йөзьяшәр  тирәк кенә  шахит булган. Сүзнең башыннан элек төбен уйла да соң.

Аннары  Фердинандны кайтарып күмделәр.Ни булганын сөйләмәделәр.Авыл картлары гына  мордар киткәннәрне  мөселман зиратына күмү дөрес булыр микән дип хәзрәт белән киңәшләшеп торганнар, ди.

Өчәү калганбыз икән.  Ирекне теге кайтканда күргән иде. Берничә  ел Казанга китеп яшәп алдылар да гаиләсе белән авылларына кайтып төпләнделәр. Теге кайтканында  ун яшьлек  бер малай  иярткән  иде. Башка балалары булмады. Шулай  тату гына яшәп яталар бугай.

Искәндәр көлемсерәп куйды. Башка балалары булмадымы? Ничек булсын инде?! Әллә син дә базарда сыерын сатарга җыенган хуҗа шикелле “мондый сөтле сыер үземә дә кирәк” дияргә җыенасың инде?.. Сыер дигәннән, бәхетеңне сыер сөзгәч , дидеме әле  Гаяз? Сыер түгел,  кешеләрнең битарафлыгы  шундый хәлгә калдырды безне. Алтыбыз да бит! Алтыбыз да үсмер чакта  эләктергән чирнең касәфәтен күрдек. Авыл фельдшерының томаналыгы да булган инде монда, әти-әниләрнең белексезлеге дә. Ник беребезне  табибларга алып барсыннар шунда. Берничә көн өйдә яттык та йөрдек инде мәктәпкә бер-беребезне чирләтеп. Чире дә бит  нинди, урысның чучкасын шулай атыйлар. Менә шул  “свинка”  әшәке эшен эшләде дә инде безгә карата.

Уйларына бирелеп утыра торгач, Искәндәр  инде мәйданның шактый җанлана башлавын абайлап алды. Әле машинада, әле җәяүләп, ялгыз да, гаиләләре  белән дә Сабантуйга халык килә башлады. Ир дә, агачлар ышыгындагы урыныннан торып, үз өйләренә таба атлады. Менә сиңа яшь айгыр! Ашкынып нигә килде инде ул бирегә?! Өйдәгеләрне кайтып алырга кирәк.

Урам башына җитәрәк таныш тавыш туктатты аны. “Баа-а-а, яшьти!” Үзен  әле күрмәсә дә, бөтен күзәнәкләре тартылып килеп , “Нурбисал малае!” дигән уй  булып  чәнчеп үтте күңелен. Сабакташ! Рушанның абыйсы. Ничек шулай бер гаиләдә икесе ике төрле булып үскәннәрдер. Энекәше тыныч, акыллы, кешегә авыр сүз әйтмәс. Нәкь әтисе инде. Ну монысы! Анасының теле без булса, монысыныкы шөшле инде. Кечкенәдән шулай кыз-кыркынны елатып, малай-шалайны үртәп тәм тапты.

Тавыш килгән якка борылса да борылды, борылмаса да борылды инде. Тыкрыктан  чыгып килгән  Ревоның исә авызы ерык:

– Сабакташ та кайткан икән! Нәрсә, һаман дуадак каз шикелле ялгызыңмы?

Башлана икән, дип уйлап куйды Искәндәр.  Аның соравына җавап биреп тормыйча, сабакташының эзенә үк басып килгән  хатыны белән балаларына  сүз катты:

– Арулармысыз  барыгыз да?  Егет белән кызны үстереп бетергәнсең ич син, күршекәй.

Ревоның  хатыны – күршедә үскән  чибәр Гөлшатның битләре алсуланып китте. Ул елмаеп:

– Үсәбез шул.  Озакламый күрше абыйсы шикелле Сабантуй батыры да булыр әле безнең улыбыз, – дип,  атасына тартым   улына карап алды.

– Орлыгы Бохарада булмагач, менә нинди дәвам үсә бездә! – Рево канәгать елмаеп Искәндәргә карады. – Син генә ул Бохарадан да ераграк заказ бирдең, ахры.

Иренең әче теллелеген белгән Гөлшат, балаларын ияртеп, тизрәк китү ягын карады.

– Гаепкә алма, сабакташ,  чын күңелемнән жәлләп әйтүем. Берегезнең дә бәхете булмады  шул, име?

Искәндәр, бар булган түземлеген җыеп,  тыныч калырга тырышты.  Һәр очрашуда Рево  сүзне  шул якка борып, аның авырткан сөяленә басып тәм таба иде. Яшьрәк чакта кызып киткән чаклары да булмады түгел, булды. Хәзер басылды инде ул. Кисеп алып этләргә ташласаң, эт тә яламаслык теле белән бөтен кешене  биздереп бетергән Рево ич ул. Әтисе олы улына Рево, икенчегә кыз туса Люция кушам дип хыялланган булган икән дә, малай туган. Менә шулай  түнтәрелеш кисәве  булып яшәп ята инде сабакташы. Исем җисемне билгели диюләре дә дөрестер, күрәсең.

– Аллага шөкер, тормышымнан зарланмыйм , яшьтәш.

–  Юк , син тартынып торма, без бит үз кешеләр. Әйдә, гәпләшик әле иркенләп. Гаязны  да күмдек, әйткәннәрдер?

– Әйттеләр.

– Ирекне күргәнең бармы? Бер бала ияртеп кайткан да, хәзер шуны үзенеке дип әйтә. Үзенеке түгел икәнлеген беләбез бит инде, кһмм… кһмм…Үз башыңнан үткән. Бер мине саклаган Ходай Тәгалә. Гөнаһларыгыз булгандыр инде.

Искәндәр, йодрыкларының йомарлана башлавын тоеп, сабакташының  чыраена  күтәрелеп карады.

– Әллә  Аллага да ышана башладыңмы?

– Кәк же, мәчеткә дә йөрибез. Как палужены.

Искәндәрнең йөгерек  уе  моннан  унбиш еллар элек булган  хәлләрне тартып чыгарды. Әйе, утызның өстенә чыккан гына иделәр әле. Кунакка  кайткан иде. Каралты-кура тирәсен караштырып йөргән чакта, бакча ягыннан  сулкылдап-сулкылдап  елаган тавыш ишетеп алды. Койманың  икенче ягында җиргә чүмәшкән дә  күрше кызы Гөлшат  сулкылдый икән. Кара кашлы, кара күзле  чибәр Гөлшат. Сеңелесе кебек якын күргән күрше кызы ул. Сабакташы Ревога кияүгә чыккан иде биш ел элек. Их, сукыр шул кызлар гашыйк чакларында. Нәрсәсен тапкандыр шуның. Авылларында бер зәһәр телле егет ич инде. Матурлыгы күзен томалагандыр. Озын буйлы, төз гәүдәле,  үзенең  кызларга ошавын белеп  һаваланган Ревоны сайлады ул. Яшь иде шул. Унсигезе тулган гына иде кияүгә чыкканда. Хәер, тегесе дә елан чаккан телендә сандугачлар сайрата белә иде кирәк чакта. Күпме күз яшьләре түктерде ул  гыйшык-мыйшык уены уйнап кызлар белән.  Уйный да ташлый,  гашыйк иттерә дә берәр җүләрен, аннары  көлеп йөри башлый. Хәтта бәхәскә кереп тә кызлар башын әйләндереп йөргән, диләр.

– Ни булды, Гөлшат? – дип сак кына сорады ул шул вакытта.

Кыз, сискәнеп китеп,  аңа күтәрелеп карады. Әле кайчан гына нурлар чәчеп торган күзләрдә әйтеп бетергесез әрнү-газап иде. Күз төпләре күгәргән. Күгәргән урыннар кул-муен тирәләрендә дә күренә. Кыз дәшмәде. Аның бугазына килеп бөялгән төерне йотып җибәрүе күренде.

– Юк ла, болай гына… Егылдым.

– Гөлшат, сеңелкәем,  сөйлә, ни булды? Кем тиде сиңа? Ревомы?

Кыз янә елап җибәрде. Ничә көннәр  буе  җыелган  үпкә-рәнҗүләре күз яше булып акты да акты. Искәндәр койма аша сикереп чыгып, сабыр гына күршесенең  тынычланганын көтеп утыра  башлады. Элегрәк бөтен серен аңа сөйли торган эчкерсез, самими Гөлшат  ич бу.

Акрын-акрын, сүз арты сүз, кыз бөтен борчу-кичерешләрен  сөйләп ташлады. Әйе, Ревода иде сәбәп. Аракыга хирысланып киткән икән ире. Җитмәсә, көнләшә, ди. Эчеп алган саен, диварга терәп сорау алу гадәтен алган икән. Үзе чак аягында тора, үзе  бер кулы белән хатынын  терәтеп куеп сорау ала  икән.

– Кичә кибеттән кем белән кайттың? Әйт яхшы чакта, мин бит барыбер беләм. Миңа синең кемнәр белән себерелүеңне сәгате-минуты белән җиткерә торалар. Әйт! Әйтәсеңме – юкмы?

Нинди генә җавап та аны тынычландырмый. Сыйныфташым дисә дә гаепле, күршебез бит, дисә дә – барыбер “зиначы”.

Җитмәсә, һәр җавап саен  икенче кулы белән диварга китереп тондыра. Кайвакыт ярсуы шул хәлгә җитә, болай да куркуыннан  көчкә  басып торган  Гөлшатны уңлы-суллы яңаклый башлый. Үз-үзен кыздыра–кыздыра да дерелдәп торган кызны караватка алып ыргыта. Ырлый, тешли, көчли.

Аннары бераз тынычланып алгач:

– Бар, тагын төшерт баланы. Беләм мин сине. Син юри миннән бала табарга теләмисең, – дип, теленә нәрсә килсә , шуны тезеп китә.

Гөлшат сөйләп бетерде дә, һәрвакыт яклаучы, киңәшчесе булган Искәндәр  абыйсына карады:

– Нишлим, абый? Бер гаебем дә юк бит. Түзәрлегем дә калмады. Әтиләргә бу турыда әйткән идем, үзең сайлаган яр, безнең нәселдә аерылып кайтучы юк, диләр.

– Менә нәрсә. Болай үзеңне рәнҗетеп яшәргә юл куйма, яме, акыллым. Син бит  безнең гел елмаеп,  гел шат булып яшәргә тиешле күршебез. Әти-әниең белән сөйләшермен. Монда каласың. Аннары карарбыз.

Шуннан соң  күршеләре белән җитди сөйләшү булган иде. Аңладылар ата-ана.

Аннары Револарга китте. Максаты ул ир имгәген үгет-нәсихәт белән  денгә кертү иде. Кыйналып торса да, яратам, ди бит җүләр кызыкай.

Идән уртасында атна буе кырынмаган, туктаусыз эчүдән күз-кабаклары шешенгән бер  мәхлук ята иде. Салкын суны чәйнеге белән башыннан коеп ул сәрхүшне уяткач,  торгызып утыртып, аның аталы-аналы сүгенү сүзләрен  тыңлаганнан соң, күрше кызына тырнагы белән  генә чиертсә дә, башы төрмәдә чериячәген  тукыды ул. Катлы-катлы,  аңларлык иттереп.

Шуннан соң нәрсә? Берничә ай ата-анасы янында яшәгәч, ялынып-ялварып алып кайтты ул Гөлшатны. Эчүен сирәгәйткән, диделәр. Кыйнавын туктаткан, диделәр. Ә балалар? Тукмауның бер сәбәбе бала булмау иде ич әле.

Рушан белән сөйләште ул бу турыда. Рушан медицина институтын тәмамлап, үз районнарында эшли башлаган  иде. Сөйләшү җитди булды. Ике табибның ачыктан-ачык сөйләшүе. Баласызлыкның сәбәбе Ревода булуын аңлатты ул аңа. Аннары… Аннары Рушан Гөлшатка донор булды. Ике балага да  үзенең орлыгын бирде. Бу авыр процедураны үзе башкарды Искәндәр. Әлбәттә, бу турыда Рево белмәде. Гаҗәбе шул: малай койган да куйган атасы инде. Шул ук буй, шул ук күзләр. Кызлары да аңа охшап озын керфекле, бөдрә чәчле.

– Нәрсә мәрткә киттең, яшьтәш? Бәлки, сиңа да мәчеткә йөри башларгадыр, ә? Берәр балалы хатынга да өйләнеп куйсаң. Йортка керсәң дә инде… кем гаеп итсен. Бөтен кешенең дә язмышы  уң булмый инде. Нишлисең бит, сиңа кысырлык язган.

“Әйтәм бит хәзер имансызга чын дөресен!” дигән уй  чеметеп алды Искәндәрне. Аннары әле генә елмаеп узып киткән Гөлшатны, аның яшүсмерлек чорына кереп баручы  балаларын күз алдына китерде дә  кире сүрелде. “Әйдә, аныңча булсын…”

Шулвакыт ул үзенә таба йөгерүче күбәләктәй кызчыкны күреп алды. Күпертмә итәкле алсу күлмәк, чәчәкле бантлар кызчыкны чып-чын күбәләккә әйләндергәннәр.

– Әти!  Әтием!

Кызчыкның яңгыравык тавышы әтисен күрү шатлыгыннан тагын да сөенечлерәк  төсмерләр алып, бөтен урамны яңгыратты. Аның артыннан бәйрәмчә киенгән ике малай, алар янәшәсендә   яшүсмер  кыз  белән  мөлаем гына яшь  хатын  атлый  иде.

“Әйдә, аныңча  булсын!” дип  көлемсерәде дә  гаиләсенә каршы атлады Искәндәр. Ачылган авызыннан  гомерендә беренче тапкыр ни акка, ни карага  бер сүз  чыгара алмый басып   торган   элекке  сабакташын ул инде бөтенләй оныткан иде.

Лилия ФӘТТАХОВА

Запись «Бөтен кешенең дә язмышы  уң булмый инде. Нишлисең бит, сиңа кысырлык язган…» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..