Архивы коронавирус - Tatar Today - татар яңалыклары.

Коронавирус белән чирләгәндә нәрсә ашарга ярамый?
Аларны вакытлыча рационнан алып торырга кирәк.

Медицина фәннәре кандидаты, табиб Сергей Чудаков авыру чорында фастфуд, сәнәгать тәм-томнары һәм шикәр булган продуктлар ашамаска киңәш итә. Бу ашамлыклар ялкынсынуга китерә, организмны көчсезләндерә.
“Кайбер продуктларда шикәрнең кирәгеннән артык микъдары аның канындагы дәрәҗәсен күтәрә, ә бу организмда ялкынсынуны көчәйтүнең бер факторы булып тора”, – дип аңлата медик.
Белгеч ачы-баллы җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, җиләк-җимешләр, барлык яшелчәләрне ашарга киҗәш итә. Аларны чи итеп тә, пешереп тә ашап була.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/koronavirus-beln-chirlgnd-keshe-khalten-nacharaytyrga-mmkin-bulgan-ashamlyklar-ataldy

Запись Коронавирус белән чирләгәндә нәрсә ашарга ярамый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Табиб – коронавирус турында: «Чишелмәгән табышмаклар күп әле…»
Менә инде өченче ел коронавирус дигән сер йомгагын сүтәбез. Сорауларга җавапларны белгечләр, табиблар, галимнәр, туган-тумачалар, дус-ишләр, таныш-белешләр белән бергәләп эзлибез. Моңа карап кына алар кимеми, әлбәттә. Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, башкаланың 1 нче балалар хастаханәсе педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин белән кабат COVID-19 чире һәм аңа бәйле иң еш очрый торган сорауларны барладык, вазгыятьне бәяләдек.

– Илдус Җәүдәтович, инде шул гомер коронавирус белән бергә яшибез. Чирнең чишеп булмастай табышмаклары, белгечләр аңлап бетермәгән үзенчәлекләре дә калмагандыр инде?

– Коронавирус пандемиясе кешелек тарихына авыр бер сынау булып кереп калачак, әлбәттә. Күп кешеләр сәламәтлеген югалтты, үлүчеләр саны арта, икътисади зыян да шактый. Шулай да, һәр эшнең уңай ягы бар. Коронавирус очрагында бу уңай як – медицина фәненең алга китүе. Соңгы ике елда коронавируска бәйле рәвештә медицинаның төрле тармакларына зур кертемнәр ясалды. Биш-алты ел элек микробиология, иммунология, фармакологиянең һәм башка фәннәрнең шундый зур адымнар белән алга китәсен күз алдына китерү дә авыр иде. Медицинадан ерак торган кеше өчен бу ниндидер күзгә күренә торган нәрсә булмаса да, берничә елдан без бу алгарышның нәтиҗәләрен күрәчәкбез әле.

Әмма фән ничек кенә алга китмәсен, коронавирус сер булып кала бирә. Соңгы яңалык – «омикрон» дигән штаммның килеп чыгуы. Аны алдан фаразлап та булмый иде, булдырмау да мөмкин түгел. Әле алда тагын әллә нинди сюрпризлар булу ихтимал. Коронавирусның эволюциясе нинди юл белән дәвам итәр? Яңа штаммнар нинди булыр? Пандемия бетәрме, әллә инде бу дулкыннар гел кабатланып торырмы? Табышмаклар күп әле.

– Күпләр: «Бәлки авырып алу һәм табигый иммунитет булдыру ясалма вакцина биргән иммунитеттан яхшырак булыр», – дип тә уйлый. Бу уңайдан ни диярсез, Илдус Җәүдәтович? Инфекция кичергәнннән соң һәм прививкадан соң барлыкка килгән иммунитетның нәтиҗәлелеген берәр ничек бәяләп буламы?

– Иммунитетны болай «чын», «ясалма» дип бүлү дөрес үк түгел. Авырудан соң да, вакцинадан соң да якынча алганда бер үк механизм белән формалаша ул иммунитет. Эш бит аның нинди юл белән түгел, ә нинди бәһа белән формалашуында. Иммунитетны авырып барлыкка китерү артык кыйммәткә төшә дип уйлыйм.

«Вакцина бит ул панацея түгел», – диләр. «Панацея» ул – борынгы грек мифларында очрый торган тылсымлы әйбер. Килешәм, вакцина – панацея түгел. Медицина  ул – фән, ә фәндә тылсым була алмый!

«Ихтимал» дигән сүз бар. Вакцинация коронавирусны авыр кичерү ихтималын, хастаханәгә эләгү, ахыр чиктә үлем ихтималын киметә. Ләкин 100 процент гарантия бирми! Монда сүз статистика турында бара: күпмедер кешегә авырмаска булыша, күпмесенә – авыруны җиңел кичерергә. Кайберәүләр вакциналы килеш тә каты авырый. Сирәк очракларда гына вакцинадан зыян күрергә мөмкин. Аерым кешедә коронавирус та, вакцина да үзен төрлечә күрсәтә. Ләкин хисләр күзлегеннән түгел, фән күзлегеннән чыгып караганда, иммунитетны вакцина ярдәмендә булдыру авырып барлыкка китерүгә караганда күпкә куркынычсызрак. Вакцинологиянең төп кагыйдәсе бу: вакцина инфекциянең үзеннән күпкә җиңелрәк, күпкә куркынычсызрак булырга тиеш. Шул вакытта гына аны кулланырга ярый.

– Ревакцинация (кабат вакцина ясату. – Ред.) хакында күп сөйлибез. Ни өчен ул шул дәрәҗәдә мөһим? Һәм ни өчен кешеләр икенчесен ясатырга теләмичә генә бара?

– Хәзерге вакытта вакцинация һәм ревакцинация – коронавируска каршы көрәшүнең төп юлы. Күп илләр шушы юлдан бара. Кызганыч, бу юлда без арттарак. Үлем-китемнәр саны да моны раслый.

Вакцина коронавирусның аерым бер штаммы өчен ясала, ләкин бу штамм үзгәргәч, аның нәтиҗәлелеге тулысынча югала дигән сүз түгел. «Омикрон» моңа мисал булып тора: шушы яңа штамм килеп чыгу белән дөньяда кулланыла торган барлык вакциналарның да нәтиҗәлелеге кимеде, тик бетмәде. Ул әле дә авыруның зәһәр формаларыннан саклый.

Бездә вакцинациягә караш кискен дип әйтергә була, бу бер дә сер түгел. Коронавирус белән генә дә бәйле түгел ул, аңа кадәр чорда да вакциналарга мөнәсәбәт каршылыклы иде. Бу тенденция, COVID-19 барлыкка килүгә көчәеп, инде күзгә күренә башлады, шул гына. Зур һәм комплекслы проблема, минемчә. Аның нигезендә җәмгыятьтә бер-беребезгә ышаныч җитмәү ята.

– Шул ук вакытта пандемия чорында вакцина ясатырга ярамый да, диләр бит әле.

– Андый фаразлар вакциналар килеп чыккан вакытта гына бар иде, бу фаразлар расланмады.

– Беренче вакцинадан соң бар кешенең дә иммунитеты формалашмый, антитәнчекләре барлыкка килми. Мондый очракларда нишләргә соң?

– Әйткәнебезчә, вакцина – тылсым түгел. 100 процент нәтиҗә бирә торган вакциналар булмый! Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцинадан соң антитәнчекләр күләмен күзәтеп торырга кирәк дигән киңәш бирми.

Вакцинациядән соң антитәнчекләр барлыкка килмәү, чынлап та, иммунитетның формалашмавын аңлата. Мондый очракларны табиб белән сөйләшергә кирәк. Шуны да әйтим: бездә кулланыла торган вакциналар төрле. Минемчә, фәнни яктан исбат ителгән, дөрес фәнни тикшерүләр үткәрелгән вакцина бездә бер генә, ул да булса – «Спутник». Шушы вакцинаның халыкара оешмалар тарафыннан танылырга мөмкинлеге дә бар. Калган вакциналарның фәнни нигезе шикле дип аңлыйм.

– Кайберәүләр икешәр, өчәр кат та авырый. Моны ничек аңлатырга була соң, Илдус Җәүдәтович? Иммунитет шулай тиз бетәмени ул?

– Беренчедән, бу яңа штаммнарга бәйле. Күпләр «омикрон» штаммын йоктыра, вакцинадан яки әле яңа гына авырып алганнан соң хасил булган иммунитет авыруны җиңелрәк үткәрергә булыша гына.

Икенчедән, вирусны йоктыру яки йоктырмау иммунитеттан гына тормый. Мин үзем «дельта» штаммы белән 2021 елның августында авырдым, чир уртача авыр формада үтте, үпкәләрем 25 процентка зарарланган иде. Минем, әлбәттә, вакцинам да ясатылган, иммунитетым да бар иде…

– Менә! Ә нишләп авырдыгыз икән соң?

– Нишләп авырдыммы? Ул вакытта коронавируслы сырхаулар өчен вакытлыча госпитальдә эшләп, вирус белән бик тыгыз «элемтә»дә булганга күрә. Эш иммунитетта гына түгел. Шуңа күрә дә бит битлек, респиратор кию, социаль ара саклау, кулларны дезинфекцияләп тору кебек кагыйдәләр актуальлеген югалтмый.

– Телебездән «омикрон» сүзе төшми хәзер. Ул аеруча балалар өчен куркыныч, диләр.

– Янә башланып киткән менә шушы коронавирус дулкыны, чынлап та, яңа штамм – «омикрон» га бәйле. Моңа кадәрге штаммнар балалар өчен бик йогышлы түгел иде, шуңа да әүвәлге дулкыннарда авыручы балаларның саны 5–10 проценттан артмады. Яңа штаммның структурасы үзгәрде, ул балалар өчен дә, зурлар өчен дә бер үк дәрәҗәдә йогышлы дип әйтергә мөмкин.

«Омикрон» белән вазгыять үзгәрде дисәк тә, бу бары тик вирусның йогышлылыгына гына карый. Ә менә чирнең ничек үтүе, аның клиник картинасы үзгәрмәде дияргә була. Күп кенә балалар авыруны җинел яки уртача авыр формада үткәрә, чынлап торып каты авыручы балалар саны зур түгел.

Проблема башкада – берьюлы күп баланың авырып китүендә бит. COVID-19 белән элегрәк мондый хәл юк иде. Алдагы штаммнар аз йогышлы булганга, авыручы балалар саны да акрын гына артты. Болай итеп берьюлы күп баланың авырып китүе медицина системасында киеренкелек үсүен барлыкка китерә. Педиатрлар, педиатрия ятаклары, хастаханәләр саны чиксез түгел ич!

Мондый очракларда ата-аналарның роле арта. «Кызыл флаглар» дигән төшенчә бар. Балага әти-әни күзлегеннән карап, дөрес бәя бирү системасы бу.

Күпчелек балага табиб кирәк тә булмаска мөмкин. Коткыга бирелеп, авыру сабыйны тегендә-монда йөрткәнче, аны өйдә гап-гади мәтрүшкә чәе эчереп дәвалау дөресрәк. Ә кайбер балаларга кичекмәстән табибка күренү зарур. «Кызыл флаглар» системасы менә шуны аңларга булыша.

– Бу «кызыл флаглар»ны санап үтегез әле.

– Һәр ата-ана белеп торырга тиеш аларны. Болар: көзән җыеру (судорога), аң буталу, координация белән проблемалар башлану, баланы елатырлык дәрәҗәдә баш яисә эч авырту; 39,5тән югары, берничек тә төшми торган температура яисә өч тәүлектән артык температураның 38дән югары торуы, температураның икенче дулкын булып күтәрелүе; баланың көннән-көн хәле начараю, хәлсезлеге; су эчүдән баш тарту, су җитмәү галәмәтләре (бәдрәфкә сирәк йөрү, бәвел төсе куе сары төстә булу, исләнү, елаганда күз яше бүленеп чыкмыйча гына елау); тын кысылу, авыр итеп, сызгырып сулау; дәвамлы, туктамыйча косу яисә эч китү; тәнгә җете кызыл тимгелләр чыгу; колак, ашый алмас дәрәҗәдә тамак авырту.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/74034/

Запись Табиб – коронавирус турында: «Чишелмәгән табышмаклар күп әле…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда коронавирус буенча чираттагы антирекорд куелды
Татарстанда бер тәүлектә коронавирусның 412 яңа очрагы теркәлгән. Бу –  пандемия башланганнан соң республикада теркәлгән рекордлы күрсәткеч.

«2022 елның беренче атнасында күзәтелгән артуның дәвам итүен күрәбез. Беренче атнада ул 8 процентка артты, икенче атнада тагын 15 процентка һәм узганында 74,8 проценттан күбрәккә артты», – дип белдерде  Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Үсү дәвам итәчәк, авыручылар саны артачак», –  дип өстәде спикер.

2022 елның 28 гыйнварына пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 47 030 очрагы рәсми расланган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/73423/

Запись Татарстанда коронавирус буенча чираттагы антирекорд куелды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ни өчен ковид балаларга ябышты?
Иммунолог Владислав Жемчугов фикеренчә, балаларның коронавирус белән еш авыруы аларның вакцина ясатмавы белән бәйле.

“Коронавирус белән күбрәк балалар авырта, чөнки өлкәннәр вакцина ясатты, аларның коллектив иммунитеты бар. Балалар – Җир шарында вакцина ясатмаган бердәнбер контингент. Шуңа күрә ковид балаларга ябыша да инде”, – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, беренче чиратта, көчсез иммунитетлы балаларга прививка ясатырга кирәк. “Гадәттә, әйбәт иммунитетлы балалар ковид белән чирләми, яки аны җиңел кичерә”, – ди Жемчугов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек балалар өчен “Спутник М” вакцинасы кайтарылды. Прививкаларны инде бүген ясый башладылар. Әлеге препарат ике компоненттан тора, икенчесе 21 көннән соң ясала.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/ni-chen-kovid-balalarga-yabyshty

Запись Ни өчен ковид балаларга ябышты? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Маска кию режимын бетерә башладылар. Беләсезме кайда?
Джонсон билгеләп үткәнчә, Бөекбритания тиздән COVID-19га салкын тиюгә кебек карый башлаячак һәм мәҗбүри үзизоляцияне гамәлдән чыгарачак.

Бөекбритания Премьер-министры Борис Джонсон локдаун вакытында Хөкүмәт резиденциясендә узган кичәләр белән җәнҗаллар сәбәпле Англиядә мәҗбүри ковид-паспортларны, маска кию режимын һәм өйдән торып эшләүне гамәлдән чыгару турында игълан итте.

«Киләсе атнаның сишәмбесендә (25 гыйнварда) мәҗбүри сертификация төгәлләнәчәк, оешмалар ковид-паспортларны куллану-кулланмауны урыннарда үзләре хәл итә ала, тик без Англиядә ковид-сертификатларны мәҗбүри рәвештә куллануны туктатабыз.

Хөкүмәт өйдән торып эшләргә таләп итмәячәк, хезмәткәрләр эш бирүчеләр белән офисларга кире кайту турында фикер алышырга тиеш. Кабинет, кертелгән чикләүләрнең вакыты чыккач, Хөкүмәт битлекләрне мәҗбүри киеп йөрүне таләп итмәячәк дигән карарга килде», — дип белдерде парламентта Джонсон.

Аның сүзләренчә, омикрон штаммы таралу сәбәпле кертелгән «Б» планы 25 гыйнвардан соң озайтылмаячак һәм Англия «А» планына әйләнеп кайта.

Джонсон билгеләп үткәнчә, Бөекбритания тиздән COVID-19га салкын тиюгә кебек карый башлаячак һәм мәҗбүри үзизоляцияне гамәлдән чыгарачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/20-01-2022/britaniyad-kovid-pasportlary-m-maska-kiyu-rezhimy-gam-ld-n-chygarylgan

Запись Маска кию режимын бетерә башладылар. Беләсезме кайда? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

5-11 яшьлек балаларга коронавирустан вакцина ясыйлармы?
Үсмерләргә вакцина ясау июнь аенда старт алды.

Израильдә 5-11 яшьлек балаларга яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясау башланды. Вакцинаны беренчеләрдән булып Премьер-министр Нафтали Бенетта Давидның 9 яшьлек улына ясаганнар.
12-15 яшьлек үсмерләргә вакцинаны Израильдә июнь башында ясый башлаганнар иде.
Сүз уңаеннан, Макаода коронавируска каршы вакцинаны 3 яшьтән зуррак балаларга ясарга рөхсәт иттеләр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/5-11-yashlek-balalarga-koronavirustan-vaktsina-yasyy-bashladylar

Запись 5-11 яшьлек балаларга коронавирустан вакцина ясыйлармы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Россиядә коронавирусның дүртенче дулкыны югары ноктага кайчан җитәчәк?
Белгечләр декабрьдә ди. Төгәл датасы да бар.

Promobot оешмасы белгечләре коронавирусның дүртенче дулкынының югары ноктасы 22 декабрьгә туры киләчәк, дип фаразлый. Моны алар ясалма интеллект ярдәмендә санап чыгарган. Фаразларның чынбарлыкка туры килүе 93 процентка бәяләнә. 22 декабрьдән соң авыручылар саны кими башлар дигән өмет бар.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/rossiyad-koronavirusny-drtenche-dulkyny-yugary-noktaga-kaychan-itchk

Запись Россиядә коронавирусның дүртенче дулкыны югары ноктага кайчан җитәчәк? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Коронавирус нинди урыннарда ешрак йога?
Свердловск өлкәсенең баш санитар табибы Дмитрий Козловских ковидның кеше күп булган урыннарда еш йогуы турында сөйләгән.

«Кешеләрнең күпчелеге сәфәрләрдә, кеше күп булган урыннарда яисә күптән күрешмәгән танышлары белән очрашканда ковидны ешрак йоктыра», — дип сөйләгән табиб.

«Авыручыларның 11 проценты — эш урыннарында, 10 проценты гаилә әгъзаларыннан ковид йоктырган. Күпчелек кеше үзенең гадәти урынын алмаштырганда ковид эләктерә. Мисал өчен, башка шәһәргә бару, озак күрешмәгән дуслар һәм танышлар белән очрашу, кеше күп булган урыннарда булу», — дигән табиб.

Аның сүзләренчә, коронавирус йоктыруны вакцинация ясатып киметеп була.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/68675/

Запись Коронавирус нинди урыннарда ешрак йога? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Вакцина ясатканчы һәм ясаткач нәрсә эшләргә ярамый?
Иммунолог Владимир Болибок вакцина ясатырга ниятләүчеләргә киңәшләрен биргән.

Табиб, иммунолог Владимир Болибок билгеләп үткәнчә, теләсә нинди вакцина ясатыр алдыннан билгеле бер кагыйдәләрне үтәү таләп ителә.

Вакцинаны организмга кертер алдыннан, кеше тулысынча сәламәт булуы кирәк. Анарда вируслы авырулар билгеләре булырга тиеш түгел. Салкын тию билгеләре бар икән, прививка кадатуны кичектерү зарур.

Моннан тыш, вакцина ясатканчы майлы, әче ризыклар ашау киңәш ителми. Алкоголь эчемлекләрдән дә тыелып тору хәерле.

Вакцина ясатканнан соң спорт белән шөгыльләнүне бераз туктатып торырга кирәк. Прививкага кадәр физик күнегүләр ясау тыелмый.

Вакцинаны мускулга керткәннән соң, инә анда тишек калдыра. Мускулга көч килеп, вакцинаның бер өлеше тире арасына агарга мөмкин, дип аңлаткан Владимир Болибок.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/vaktsina-yasatkanchy-m-yasatkach-nrs-eshlrg-yaramyy

Запись Вакцина ясатканчы һәм ясаткач нәрсә эшләргә ярамый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Кызыл зона»да эшләүчеләрнең организмнарын саклау өчен ниләр эшләнә?
Инде ике елга якын табиблар, шәфкать туташлары, «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре һәм башкалар физик һәм психологик яктан искиткеч зур басым астында эшли. Аларга чын мәгънәсендә «яну» куркынычы яный. Сәламәтлек саклау министрлыгының җаваплы белгечләре тарафыннан медицина хезмәткәрләренең алдагы көннәрдә дә халыкны дәваларга мөмкинлекләре булсын, организмнарын тузу хәленә җиткермәс өчен ниләр эшләнә икән? Шул хакта сөйләсәгез иде. Үз чиратыбызда аларның һәммәсенә сабырлык, гаиләләренә түземлек телибез.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте:

Республикабызда «кызыл зона»да эшләүче табибларга пандемия башланганнан бирле психологик ярдәм оештырылып килә. Мондый тренинглар, нигездә, җаваплы белгечләр тарафыннан квалификацияне күтәрү курсларында үткәрелә. Бу – бик кирәкле гамәл. Беренче вакытларда, «кызыл зона»дан 14әр көн чыкмыйча эшләгән көннәрдә, табиблар арасында бигрәк тә чиктән тыш киеренке халәттә калучылар булды. Аларга индивидуаль ярдәм дә күрсәтелде.

Психолог Роман Крюков фикере:

«Кызыл зона»да эшләгән табибларга посттравматик синдром янарга мөмкин. Бу уңайдан Рэмбо турындагы фильмны мисалга китерергә була: кеше сугыштан кайта һәм тыныч тормышта үзенә урын таба алмый, чөнки ул озак вакыт стресс халәтендә була. Шуңа күрә табибларны, бигрәк тә яңа эшли башлаучыларны гел тикшереп торырга кирәк. Эшли-эшли күп табиблар мондый халәткә дә, шулай ук үлемгә дә ияләшә. Бу аларның һөнәренә бәйле. Әмма мәсьәләнең икенче ягы бар: «кызыл зона»да табиблар хәлдән тайганчы эшли һәм сәламәтлекләренә шактый зыян китерәләр. Нәтиҗәдә, пандемия кайчан да булса чигенгән очракта, алар бу чорда алган авырулары белән япа-ялгыз кала, инде кирәкләре калмаган кебек тоела. Менә шул вакытта стресс янә башланырга мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен табибларга бу хакта даими аңлатып торырга кирәк. Авыр халәттән чыгу юллары – ял итү, көндәлек режимны үтәү, спорт белән шөгыльләнү.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/68099/

Запись «Кызыл зона»да эшләүчеләрнең организмнарын саклау өчен ниләр эшләнә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..