Архивы гыйбрэтал - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Рафик юлда туктап, каршыдагы машинага чыккан. Үлеме бөтен авылны тетрәндерде”
Адәм баласының дөньяга килер сәгате дә, китәр сәгате дә бары тик Хак Тәгаләгә генә билгеле. Күкләрдәге гомер агачының синең исемең язылган яфрагы өзелеп төштеме, бакыйлыкка китәсең. //Безнең гәҗит//

Менә минем яраткан күрше апам да китеп барды, мин аны соңгы юлга озата да алмадым. Бәхилләшүен бәхилләшкән идек инде анысы. Элек авыл радиосыннан кем вафат булганын, кабер казырга, җеназага барырга кирәклеген кат-кат кабатлыйлар, авыл халкы барысын да белеп тора иде.

Бик булган иде күрше апабыз. Ул күршегә килен булып килгәч, миннән аңа «җиңәчи апа» дип әйттерделәр. Үзе исә әнигә килгән көннән «чибәрем апа», диде. Аның апасы белән әни «чибәрем» диешәләр иде. Элек бит якын кешегә исем белән әйтмиләр иде, имеш, ул исемне шайтан ишетә дә, урлый. Шулай ук җиңәчи апа үзе дә Гаязетдин абыйга беркайчан да исеме белән әйтмәде, «сиңа әйтәм» генә дия иде, кешегә «безнеке» дип сөйли иде. Ә Гаязетдин абый аңа «ухимә» дия иде. Ник шулай әйткәндер, гомер буе шулай диештеләр. Матур яшәделәр. Әле алар өйләнешкәндә Фатыйма әби дә исән иде. Аннары Ташкенттан улы Расыйх белән Ләйли апалары кайтты.

Расыйх абый армиягә өйләнеп китте. Үзе киткәч, улы туды. Җиңгәчи апаларның үзләренең дә ике малайлары туган иде инде ул вакытта. Фатыймә әбине кадерләп бакыйлыкка озаткач, Ләйли апа монда калды. Бик тату яшәделәр, әле Расых абый кайткач та бергә тордылар. Ике гаиләдә 7 бала гөр килеп үстеләр. Бер генә ызба бит, шунда сыйдылар, бер тавыш чыкмады.

Безнең бөтен тормышыбыз алар белән иде, чөнки ирсез йортта гел нәрсә булса да ватыла. Күрше абый «әһ» тә дими, кереп җитә иде. Әнигә: «Елама гына, барысын да эшлим», – дия иде. Сарыкларны суярга да, итен тапап куярга да ул. Ул елларда ирләр Ташкентка бәрәңге сатарга баралар иде. Вагоннарга капчыклап төяп ташыйлар иде. Ул чакта шул бер бакча бәрәңге ашата иде кешене, әле авыл Советы белешмә бирсә… Безнең бәрәңгене дә алып китә иде ул.

Җиңәчи апаның да кулы алтын иде, аның бер генә дә белмәгән эше булмады. Әле төнлә әни белән салам урларга да баралар иде. Бервакыт, әле баласы туган гына иде, төнге 10да әни белән кырга эскерттән салам алырга киттеләр. Алар китүгә буран кузгалды. Мин дә аларда идем, бала елый, Ләйли апа нишләргә дә белми, үзебез дә елап беттек. Ә алар адашып йөргәннәр, таң әтәчләре кычкырган тавышка гына авылга таба борылганнар.

Буада шикәр заводы төзелеше башлангач, Расыйх абый гаиләсен алып Буага күчеп китте. Әле киткәннән соң да гел килеп йөрделәр, аларның 5 баласы гел монда булды. Аннары Гаязетдин абыйның апасының кызлары әниләренең туган йортын үз итеп, кунакка килерләр иде. Авырсынмады, җиңәчи апа, каршы алды, озатты. Тәмлесен пешерде. Аның өстәлендә гел зур табак белән пешкән кабартма, пешкән йомырка торыр иде. Һәркөнне камыр ашлары пешереп торды.

Ул елларда халык бертөрлерәк яшәде шул, һәр нәрсәгә налог бар иде: иткә, сөткә, бәрәңгегә, йонга, йомыркага, тәмәкегә… барысын да хәтерләп бетереп булмый. Үз тавыгыңның йомыркасын, үзең сауган сөтне дә теләгәнчә файдалана алмый торган заманнар иде. Ул чакта да баерак кешеләр бар иде инде, алар белән сүз килеп чыкканда, җиңәчи апа бер генә сүз әйтә: «Наше перед кына». Без көлә идек. Әни кайвакытта, Фәхриҗиян, итәк җилең белән ишек ябасың, бигрәк уңган бит син. Дүрт малаең бар, сиңа ярарлык килен булмас, дия иде. Ә ул көлә генә: «Әй, чибәрем апа, юкка кайгырма, әле. Миңа килен кирәкми, 3 малаемны өйләндереп чыгарып җибәрәм, үз көннәрен үзләре күрсеннәр, миңа яраклы киленне кечкенә улым табачак», – дия иде. Тату яшәде алар, йортларында бер начар сүз, сүгенү сүзе булмады. Ике уллары Германиядә хезмәт итте. Рафик кайтканчы, Җәүдәте китте. Ул чакта 3 ел иде шул.

Рафик, өйләнергә уйлагач, Җәүдәткә хат язган: «Нанам, мин өйләнергә җыенам. Сине җибәрмәсләр, сиңа, Рафик үлде, дип, телеграмма бирәм, курыкма, кайтырсың», – дигән. Фәрештәнең, амин, дигән чагына туры килгән шул бу хат…

Рафик армиядән кайткач «Волга» машинасында партоешма секретарен йөртте. Бер көнне аны сессиягә киткән шофер машинасы белән урманга җибәргәннәр. Кеше машинасы булгач, бөтенесен белеп тә бетерә алмыйсың. Менә бу машинаның да бензин күрсәткече күпме ягулык барын күрсәтмәгән. Рафик юлда туктап, каршы килгән машина алдына чыккан, ә тегесе аны бәреп киткән, туктамаган да. Рафикның үлеме турында хәбәр килгәндә җиңәчи апа бездә мәҗлес хәзерләшә иде, Гаязетдин абый куркып кына әйтте. Йә, Раббым, шул кадәр чибәр, күп кызларны гашыйк иткән егетнең үлеме бөтен авыл халкын тетрәндерде.

Әле бит энесенә салган хат та бар. Җәүдәт аны алгач, елмаеп куйган. Солдатлар әйтәләр икән, абыйсы үлгән, ә бу кайгырмый. Җәүдәт туры Мәскәүдәге дусларына кайткан, туйга бүләкләр алганнар. Ә авылдагылар ул хат турында берни дә белми. Хәзерге кебек телефоннар юк, бер атна көттеләр Җәүдәтне, әле ярый февраль иде, салкын. Җәүдәт кайтып җиткәндә җеназа намазы укыйлар иде инде…

Гомер буе Рафик кайгысы йөрәкләрендә сакланса да еллар үтте.

Җиңәчи апаның сүзе кабул булды, ике малай өйләнеп, башка чыктылар. Рафаэльләре Сургутка ук китеп барды. Рушания дә мәктәп елларыннан ук дуслашып йөргән сыйныфташына кияүгә чыгып, Казанга китте. Һәрберсенең тормышы җитеш. Өлкәннәр бер-берсенә терәк булып яшәделәр.

Кечкенә малай Расаэль нәкъ җиңәчи апага охшаган киленне тапты бит тәки. Матур итеп туйлар уздырып, яши башладылар. Оныклар Резидә белән Радик тугач, дөнья кабат түгәрәкләнде. Җиңәчи апаның «наше перед» дигән сүзе дә чынга ашты, Расаэль әтисе кебек уңган булды, зур итеп йорт төзеделәр, кирәк урынга барырга капка төбендә машина да бар.

Килен Рәмзия кайнанасыннан туса да аңа шул кадәр охшамаган булыр иде. Якты йөзле, тәмле сүзле, картларны хөрмәтләп кенә яши торган булды. Тик түгәрәк тормыш тагын кителеп куйды, авырмаган да килеш Гаязетдин абый китеп барды. Сәгате суккандыр инде.

Сыңар канат калса да, балалары янәшәсендә булды җиңәчи апам,

Шәһәр фатирларындагы кебек бар уңайлыклары булган йортта кадер-хөрмәт белән яшәттеләр аны. Инде җәен 93 яшен тутырасы иде, күрәсең, насыйп булмаган. Инде Рәмзиянең үзенең дә кайнана булыр вакытлары җиткән, аңа да үзе кебек мәрхәмәтле килен насыйп булсын иде. Расаэль белән бергә тигезлектә яшәргә язсын.

Авыр чакларда кул бирүче, киңәш кирәктә киңәш бирүчем дә иде җиңәчи апам. Балаларым да аны якын күрделәр.

Гаилә мәшәкатьләре булса, аның янына барып сөйли идем дә, берни булмагандай кайтып китә идем, җайлый ала иде шул.

Авыр туфракларың, җиңел, караңгы гүрләрең якты булсын, җиңәчи апам, бу язмаларым сиңа дога булып барсын!

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Запись “Рафик юлда туктап, каршыдагы машинага чыккан. Үлеме бөтен авылны тетрәндерде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Көн дә бер егеттән озаттыра торган Сәвиянең даны тиз чыкты, ә абый аңа өйләнде…” [мәхәббәт тарихы]
Минем абый хатынына искәрмәс кенә өйләнде дисәң дә була. Сәвия бик матур булмаса да, егетләрне карата белә иде. Ул безнең Рафиска кадәр дә күпләр белән йөрде. Авылга клуб мөдире булып килгән Сәвиянең даны тиз чыкты. Көн дә бер егеттән озаттыра торгач, аның күзе безнең яңа гына армиядән кайткан абыебызга төште. Рафис, аның белән дүрт-биш ай йөргәннән соң, өйләнеп тә куйды. Чөнки килен буласы кеше инде корсаклы иде. //Безнең авыл гыйбрәте//

Башта әйбәт кенә тордылар. Кызлары туды. Рафис Сәвияне берни эшләтмәде, барысын да үзе башкарды. Равиягә 3 яшь тулганда, хатыны эшкә чыкты. Һәм элеккечә типтерә башлады. Рафис башта түзде-түзде дә, анысы да үзенә читтән хатыннар тапты. Без, туганнар, болар озак тормас, аерылышырлар инде, дибез. Рафисның үзенә дә: “Аерыл моннан, үзеңне мыскыл иттереп яшәмә”, – дип тә әйтеп карыйбыз.

Көннәрдән бер көнне абыебыз чирләп китте. Сәвия эше буенча бер атналык семинарда иде. Рафисның авырганын ишетү белән, Казаннан чаптырып кайтып та җитте. Сырхауханәгә бергә бардык. Мин – ир белән инде шактый яшәгән хатын, аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә хәйран калдым. Әйтерсең, кичә генә кавышкан яшь парлар! Бер-берсеннән күзләрен алмыйлар, кулларыннан тотышып торалар. Сәвия токмачлы аш пешереп алып килгән иде, аны палатадагыларга да җитешле итеп тиз генә бүлде, өчпочмактан да бөтенесенә өлеш чыкты.

Мин алар иркенләп сөйләшсеннәр дип, коридорга чыктым. Менә аңла син бу ир белән хатынны. Бәлки, ир кадерен аңларга Рафисның чирләп китүе сәбәп булгандыр. Белмим, белмим. Кеше арасына керәсе түгел икән. Ир белән хатын – ике чабата, бер кием дип, бик дөрес әйткәннәр. Бернигә карамыйча бер-берсен яраталар икән, яшәсеннәр берүк. Үзләре аңлашкач, бик яхшы.

ТӘНЗИЛӘ. Түбән Кама районы. “Адашкан мәхәббәтем” газетасы П2250

Запись “Көн дә бер егеттән озаттыра торган Сәвиянең даны тиз чыкты, ә абый аңа өйләнде…” [мәхәббәт тарихы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Шайтан үз эшен эшләгәндер инде, яшьләр арасына низаг керттем мин…» [гыйбрәт өчен]
Миңа 73 яшь. Бүгенге көндә мин үземнең тупаслыгым, үзсүзлегем аркасында бер-ялгыз гомер кичерәм. //Безнең гәҗит//

Ирем белән 2 бала үстердек. Аларны укытып аякка бастырдык. Балаларны тормышка биргәндә миңа шайтан кереп утырган кебек булды. Үз тормышымны кайгыртып, үз аягымда йөреп торганыма шөкер итеп, балаларның гаиләле булуына шатланып яшәр урында мин балаларымның тормышына кысыла башладым. Безгә гел булышуларын, үземә гел яхшы мөнәсәбәт таләп иттем.

Бер-бер артлы оныклар туа башлады, ләкин аларның тууы миңа яңа бер этәргеч бирде – оныкларымны тәрбияләргә тырышып, киленемне һәм үз кызымны, сорамасалар да, өйрәтә башладым. Эх, шушы вакытта мине тотып сүгүче дә булмады бит, балалар тормышына кысылма, киңәш кирәк булса, үзләре сорарлар, дип!

Улыбызны үзебезнең яннан җибәрәсе килмәде. Өйләнгәч, киленне безгә алып кайтып, авылда торыгыз, дидек. Тик алар бит яшьләр, шәһәр җирендә торасылары килде. Чаллыга күчеп киттеләр, оныгыбыз туды. Айга бер яки ике айга бер кайта башладылар, чөнки икесе дә эштә иделәр. Миңа гел аз булды, юрганны гел үзебезнең якка тарттым. Ешрак кайтуларын таләп иттем, үпкәләп еладым. Шул вакытта үзебезгә дә барырга була иде бит, машинабыз кулыбызда. Без сине үстердек, хәзер син безне карарга тиеш, дип битәрләдем балакаемны.

Шайтан үз эшен эшләгәндер инде, яшьләр арасына низаг керттем мин. Аңлашылмаучанлык көннән-көн арта барды, талаш-оршыш өйдән китмәде.

Улыбыз кайсы якка бәрелергә белмәде. Бер яктан ата-ана, икенче яктан яраткан кешесе белән баласы.

Шулай тормышларын тарткалый-тарткалый, киленебез улыбызны куып чыгарды. Ул безнең янга кайтып утырды.

Мин шул вакытта улымны дөрес юлга бастырып, хатыны һәм баласы янына кайтырга өндәү урынына: «Ярар, хатыннар күп булыр ул, ә әти-әни кадерлерәк!» – дидем.

Көн арты көн узды… 30 яшенә җитеп бер тамчы аракы капмаган улыбыз кайгыдан эчүгә биреште. Эшләмәгәч, эчкәч, без дә аны куып чыгардык. Ул хатыны янына кайтып китте.

Кызымның тормышына да шулай ук тыгылырга тырыштым, үземне алардан яхшырак беләм, дөнья күргән итеп санадым, барлык планнарына да каршы төшә идем, минемчә ул дөрес түгел кебек иде. Гел нидер җитмәде миңа.

Өйдә сөйләшкән сүзләрен кызым бәйнә-бәйнә миңа сөйли иде. Минем канны тагын да кыздыра иде бу хәл, телефоннан аңа иренә ничек җавап бирергә икәнен өйрәтеп яттым. Аларның тормышы да мин кысылып челпәрәмә килде. Киявебез 2 баласын һәм кызыбызны фатирда калдырып, чыгып китте.

Озак тормады, 60 яшендә ирем дә бу якты дөньядан китте… Элек оныклар айга бер генә булса да кайтып, шау-гөр килгән өйдә хәзер тынлык… бары сәгать тавышы гына. Эх, вакытны кире кайтарып булса иде ул!

Улым Казанга күченеп, дәрәҗәле эштә эшли, миңа аена 10 мең сум акча җибәрә. Акчасы да кирәкмәс иде… әгәр вакытны кире кайтарып булса… Ә кызым һаман шулай ялгыз тормыш тарта…

Кем гаепле соң барысына да? Кешеләрме? Балалармы? Әллә инде шайтанмы? Юк… боларга барысына да мин гаепле! Мин ике баланы үземнән бу холкым, кыланмышым белән биздердем!

Хөрмәте ата-аналар! Минем кылган хаталарымны кабатламагыз! Балаларыгызның гаиләләрен таркатмагыз! Аларның тормыш башлаган вакытлары, акча да, вакыт та бик күп кирәк! Үзләре сорамаса, киңәшләрегез белән балаларның үзәкләренә үтмәгез! Безнең бурыч бит аларны үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына бастыру! Шуннан соң аларның үзләренең тормышы башлана, гел бәләкәй бәбиләр булмыйлар шул, иртәме, соңмы оядан очып китәләр! Хаталар ясап булса да алар үзләре яшәргә өйрәнергә тиеш!

Балаларның тормышы белән яшәргә тырышмыйк! Үзебезгә биргәнне шөкер итеп яши белик! Балаларның уңышларына шатланып, кайгыларын уртаклашып, битәрләмичә, бергә-бергә дус, тату яшәргә язсын барыбызга да!

Бу язмамны балаларым укыса, алардан гафу үтенәм!

ГАЛИЯ апагыз,

Әлмәт районы

Запись «Шайтан үз эшен эшләгәндер инде, яшьләр арасына низаг керттем мин…» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем белән сөю юк… Ул мине назларга тели, ә минем җирәнүдән каз тәннәрем кабара…”
14-15 яшьләремдә Фәрит исемле бер егеткә гашыйк булдым мин. Ул хисләрне сүзгә генә сыйдырырлыкмы соң? Аны күрсәм, йөзләремә ут каба, аяк астымнан җир убылып киткәндәй була иде. Фәритне уйламаган бер генә минутым да булмады. Аңа багышлап, әллә ничә көндәлек тутырдым. //Безнең авыл гыйбрәте//

Ә Фәрит сиздеме соң дисезме? Белмим. Сизгән булса да, ут янып торган, мәктәпнең иң алдынгы укучысы янына килергә кыймагандыр ул. Мин әти-әниемнең бердәнбер кызы, һәрвакыт матур киендем, бар нәрсәм җитеш иде. Ә аларның гаиләсендә биш малай, Фәрит иң олысы, әти-әнисе көне-төне эштә булганлыктан, энеләре дә, йорт, каралты-кура да аның җилкәсендә. Уртача гына киенгән, беркайчан да йокысы туймаган Фәрит үзен миңа тиң түгел дип уйлагандыр инде, күрәсең. Их, батырлыгын җыеп, яныма килгән булса шунда!..

Минем арттан Рәис исемле егет йөри башлады. Миннән ике яшькә олы Рәиснең әтисе – хуҗалык бригадиры, әнисе шунда ук бухгалтер булып эшли. Һәрвакыт фырт киенсә дә, Рәис әлләни чибәр түгел иде. Ләкин авылның иң бай егетләренең берсен мин никтер кире бормадым. Мине башка егет белән күреп, Фәрит әзрәк кыймшанмас микән дип өметләнгәнмендер инде. Тора-бара без Рәис белән егет-кыз булып йөри башладык.

Яраттыммы мин Рәисне? Юк, әлбәттә. Алай гына да түгел, мин аннан бераз җирәнә дә идем. Ул кочаклый башласа, кыбырсыйм, этеп җибәрәм, ә ул моны минем тыйнаклыгым дип кабул итә иде. Ләкин минем аның белән очрашуыма әнием, аннан бигрәк әбием бик сөенә иде. Минем аларны да борчыйсым килмәде. Яратмасам да, Рәис белән йөрүемне дәвам иттем. Клубка да бик чыкмаска тырыштым, чөнки аның белән дусларым янында күренергә хурлана идем. Юк, начар егет түгел иде ул. Ләкин аңа карата җылылык хисләре миндә туа алмады. Күңелемнән генә мин һаман да Фәритне ярата идем. Очраклы гына күзгә-күз очрашкан чакларда, кызарып китүемне үзем дә сизәм, ул да сизгән булгандыр, чөнки кайчакларда озак, моңсу итеп миңа карап торгалый иде. Тик яныма килеп сүз башлый алмады. Мин дә, кызлар горурлыгымны берничек тә җиңә алмый идем, үземнән кычкырып көлсә, башкалар янында хур итсә?

Мәктәпне тәмамлап, институтка кереп бер генә ел укып калдым, Рәис әти-әнидән килеп, минем кулымны сорады. Минекеләр, әлбәттә инде, бер-берсен сөйгән ике йөрәкнең арасына кермибез дигән булып, шунда ук ризалыкларын бирергә ашыктылар. Кайсы ата-ананың үз баласын җитеш тормышта яшәтәсе килмәсен, ди. Әни инде минем Рәискә карата ясалма җылылыгымны да сизә башлаган иде бугай. Ләкин артык төпченеп маташмады.

Без өйләнешеп яши башладык. Иремнең әти-әнисе район үзәгеннән фатир алып бирде. Яшәп китүләре бик авыр булды миңа. Рәис мине назларга тели, ә минем җирәнүдән каз тәннәрем кабара. Шулай итеп яши торгач, беренче балабыз Рәмис туды. Бала тугач, тормышым бераз җайга төште, инде бар җылылыгымны аңа бирә башладым.

Зарланмыйм, бар нәрсәм дә җитеш минем, иң затлы тун киям, иң яхшы машинада йөрим. Табыныбыз һәрчак мул, диңгезгә дә барганыбыз бар. Ләкин арада җылылык юк. Аның эштән кайтып кергәнен зарыгып көтмим, берәр хатын-кыз белән сөйләшеп торганын күрсәм дә көнләшмим. Бер өйдә ике чит кеше кебек яшәп ятабыз шулай. Ирем дә күнекте булса кирәк, ул болай да артык пошына торган кеше түгел. Ашарына әзер булса, шул җиткән. Бәлки үзем салкын булганга, ул шундыйдыр. Белмим. Ләкин безнең арада иң мөһиме – сөю юк. Кайбер гаиләләргә карыйм да, сокланып туя алмыйм. Бер-берләренә күзләреннән мәхәббәтләре тамып кына тора. Безнең арада менә шул җылылык юк шул.

Кайчандыр яшь чагымда горурлыгымны җиңә алмыйча, үзем сөймәгән кешегә кияүгә баруым өчен бик үкенәм хәзер. Егет кешедән игътибар көтеп-көтеп тә, булмый икән, кайчак беренче игътибарны үзең дә ясасаң буладыр ул дим хәзер. Егетләр! Кыз бала сиңа күзен мөлдерәтеп карап тора икән, бу тиккә түгел, шуны белсәгез иде. Бу хатны да яшьләргә гыйбрәт булсын дип яздым. Ихлас хисләрне берни алыштыра алмый икән.

Гүзәл.

Запись “Ирем белән сөю юк… Ул мине назларга тели, ә минем җирәнүдән каз тәннәрем кабара…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Чит балаларны үзенекедәй үстергән ананы, әтиләре үлгәч, мәсхәрәләп авылдан кудылар…”
Фәния апай – авылыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе булгандыр, мөгаен. Фәния апайны олысы да, кечесе дә яратты һәм хөрмәт итте. Беренче ире бик иртә үлеп китеп, кечкенә генә малае белән калган булган ул. Шулай икесе белмим, күпме гомер иткәннәрдер, Фәния апаны авыл очындагы Хәлим абыйга димлиләр. //Безнең авыл гыйбрәте//

Хәлим абый да – тол ир. Әмма, Фәния ападан аермалы булрак, ул 3 бала белән калган кеше. Үзенеке өстенә тагын 3 балага әни булырга белмим, нинди көч этәрде икән аны? Үз малае әтисез, тегеләре әнисез үсмәсен дигәнме? Яшь гомерен ялгыз уздырасы килмәгәнме? Хәзер анык кына әйтүче дә юк. Әмма, минем уйлавымча, барысы да булгандыр инде ул.

Үзенең баласы өстенә берсеннән берсе кечкенә тагын 3 баланы канаты астытына сыйдырган ул. Безнең белән бергә үскән Хәйдәр, Алмаз һәм Фәридә өчесе дә аны ” әни” дип үстеләр. Үги әни булса да, алар Фәния апайдан кыек караш та күрмәделәр бугай. Йорттагы тынычлыкны саклавы Фәния апайга җиңел булмагандыр, билгеле. Чөнки үз балаңа акырып та җибәрәсең, сугып та җибәрәсең. Ә кешенекенә тиеп булмый. Тисә бөтен авыл беләчәк. Белсә, һичшиксез: ” үз балалары түгел бит.

Ник жәлләп торсын ул аларны?” диярләр иде. Әмма аның турында халык гел мактап, горурланып кына сөйләде. Хәлим абый да яхшы кеше, җиң сызганып эшли торганнардан булды. Бераз салгалап ала торган гадәте бар иде анысы. Әмма артык зыяны тимәгәндер аның. Кеше сөйләмәсен, бер бала да башкалардан ким – хур йөрмәсен дип Фәния апа гомер буе бил бөкте.

Эштән кайткач та тик яткандыр дип уйламыйм. Аның бәйләүгә оста икәнен бөтенебез белеп тордык. Кечкенә вакытта безнең әниләр кайтып: ” Фәнияне әйтәм әле. Карап та куя балаларын. Кибеттән дә ризыкны килолап түгел, коробкалап кына ала”, – дип сөйлиләр иде. Дөресен әйтергә кирәк, яшьләр арасында иң матур кием аларда булыр иде, мотоциклны да алар иң беренчеләрдән булып алдылар. Башта мәктәптә укытасы бар дип борчылсалар, соңыннан институтта укытасы, өйләндерәсе, кияүгә бирәсе бар дип борчылып яшәделәр алар. Аннары соң оныклар китте.

Аларны тагын да ныграк яраттылар. Фәния апайның үз малае армиягә киткән җиреннән кайтмады. Башта контракт буенча хезмәт итәргә калган, аннары өйләнгән икән, шунда эшкә урнашкан, диделәр. Ә шулай да Фәрит байтак еллар узгач баребер авылга кайтып төпләнде. Хатыны, ике баласы да бар иде. Кайту белән кыска гына вакытта ялт иткән йорт салып керделәр, әти – әниләреннән аерым яшәделәр. Калган 3 балалары да гаиләләе, кайсы атна саен, кайсы айга бер булса да олыгаеп барган Фәния апай һзм Хәлим абый янына хәл белергә кайттылар.

Яшьләре олы булса да, алар һаман күп итеп терлек тоттылар, Фәния апай күпләп оекбаш – бияләй сатыр иде, теләгән кешегә шәлләр дә бәйләде. Билгеле инде, бар да һаман шул балалар өчен булыр иде. Хәер, күпчелек ата – ана баласы өчен шулай кайгырып яши инде ул.

Хәлим абыйның кинәт кенә үлеп китүе шушы дус – тату яшәгән гаиләне чәлпәрәмә китерде. Кырыкларын да уздырырга өлгермәделәр, авыл буйлап Фәнияне куалар икән дигән шомлы сүзләр таралды. Элеккеге кеше законга әллә ни игътибарлы булмаган бит ул. Фәния апай белән Хәлим абый язылышмыйча гына торган икән. Аталары үлгәннән соң балалар йорт бүлешә башлаган.

Үзләрен карап, кеше итеп үстергән әниләрен бу йортта беркем дә түгеллеген бик тиз аңлап алганнар. Кыенсынмыйча куалар, дип әни безгә ялларга кайткан вакытта барсын да бәйнә бәйнә сөйли иде. Иң гыйбрәте шунда, бу йортка сыймагач, Фәния апай үз малае янына киткән. Ләкин анда да карт әнигә урын табылмаган. ” Кеше баласын миннән артык яраттың син”, дип өнне алса, киленнең карт кайнана белән бергә яшисе килмәгән.

Фәния апайның якын туганнары булмаган, күрәсең. Гомер буе яшәгән, шунда балаларын үстергән, көч куйган йортыннар мәсхәрәле рәвештә куылганнан соң, ул 4-5 еллар чамасы авылдашларында яшәде әле. Кайда гына яшәсә дә, урыны гел түрдә булды аның. Авыл халкы алдан ук: Фәнияне җәйгә мин алам, кышкылыкка миңа килер, дип бүлешеп куяр иде. Әмма олыгайган көнендә үз авылында төпләп яшәр урыны да булмаганны, билгеле инде, бик авыр кичергән ул. Ничек кенә хөрмәт итсәләр дә, үзен артык тойган. Бик зинһарлап сорагач, картлар йортына озатканнарын ишеттек.

Бу вакыйгаларга әллә никадәр еллар узса да онытырлык түгел. Чөнки чиксез гыйбрәтле. Чөнки барыбыз да балаларын мәрхәмәтле, безгә, ата – аналарына ярдәмче булсын дип үстерәбез, тырышабыз, борчылыбыз, авыр вакытларында иң беренче булып ярдәм кулы сузабыз. Дөрес тәрбия бирү белән артык иркәләп җибәрү, азындыру арасы кайда? Алтын урталыкны ничек табарга?

“Гыйбрәтханә” газетасыннан алынды

Запись “Чит балаларны үзенекедәй үстергән ананы, әтиләре үлгәч, мәсхәрәләп авылдан кудылар…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балага ник узмый йөрдем икән? Операция ясап, шеш белән бергә, аналыгымны да алдылар…”
…. Кайбер картрак кызлар ялгыз калганчы дип, үзләре өчен бала таба. Теләсә кемнән түгел билгеле, үзен, баласын тәэмин итәрдәй кешедән. Бу адымга барган кызларны элегрәк бик хупламыйлар иде. Хәзер бернигә дә гаҗәпләнә торган замана түгел. Ишеткәч, бер тын сөйләп алалар да, аннан танышлары, дуслары арасында икенче “куерак” вакыйгалар килеп чыга, бу кыз турында оныталар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Мин үзем – ялгыз, олыгаеп килгән ханым. Яшь чагымда артымнан егетләр күп йөрде. Өс-башым матур, төс-битем хурларлык түгел. Билгә төшеп торган озын, калын чәч. Берсендә хәтта концерттан соң бер артист егет тә озата кайтты. Алар бездән ерак түгел күрше әбигә фатирга кергәннәр иде. Аннан соң, башка районнарга чыгып киткәч тә, килеп йөрде әле. Сине үзем белән алып китәм. Мин әни белән генә яшим. Миңа чыксаң, үзебезнең Дүртөйле районына кайтабыз, анда мине мәдәният йортына биш куллап эшкә алалар, диде. Һаман да шул: кеше ни әйтер, дип уйладым.

“Артистыңа ияреп китсәң, кабат кайтып керәсе булма!”- дип, әни шунда ук кисәтеп куйды. Ул бәләкәйдән мине кырыс шартларда тәрбияләде. Бар курыкканы – минем “итәгемдә” бала алып кайту булды. “Ир-ат үз йомышын үти дә китә. Ашыкма, егет бетми ул. Алдыңны-артыңны уйлап йөр”,- дип кат-кат әйтә килде.

Абыйлар да миңа каты булдылар. Кызларның да көнчелеге килде, ахырысы, алар да бу башкорт ягы егете ошаган иде. Мине китмәскә үгетләделәр, артист халкы чуар була ул, әзрәк яшәр дә, ташлар, диделәр.

Утыз яшенә кадәр бер тапкыр да өйләнмәгән Рифат җавабымны көтте. Миңа ул чакта 22 яшь иде. Их, дип уйлыйм хәзер, чыгып китәсем калган шул егет белән! Бу минем – беренче ялгышуым булды. Яшь идем шул, ялгыз әнине дә ташлап китәсем килмәде.

Абыйлар өйләнеп, чыгып киткәч, әни белән генә калган идек. Рифат соңгы очрашуда кыңгырау чәчәкләре алып килде. Аның бер җыры кыңгыраулар турында иде. “Җырлаганда, гел сине исемә төшерәм. Кыңгырау тавышы сыман бит синең көлүләрең, колагымда яңгырап тора”,- дип, күзләремә карады.

Шул чагында әни чыгып, мине ачулана-ачулана, кулымнан йолкып диярлек, алып кереп китте. Капка төбендә калган Рифатка: “Бүтән килеп йөрмә! Артистка бирергә дип үстермәдем мин аны!” – дип кычкырды. Мин җебегән бер нәрсә, егетемә сау бул, дип тә әйтә алмадым. Ул вакытта әле телефоннар юк, Рифат миңа берничә тапкыр хат та язды. Мин дә җавап бирдем. Ике елдан соң микән, аннан кыска гына хат килеп төште. Рифат өйләнүе турында язган иде.

Бераздан башкортлар тагын гастрольгә килделәр. Концертларына чыктым, арткы рәттә генә утырдым. Рифатның моңлы тавышы күңелемне айкады. Соңыннан, концерт беткәч, башка берәр кыз булса, түзмәс, янына кереп, кылчыкланыр, хәлләрен сорашкан булыр иде. Ә мин, янган йөрәгемне учым белән кысып дигәндәй, чыгып киттем.

Шулай еллар узды. Бер кеше белән торып карадым. Гаяз безгә йортка кереп яшәде. Ләкин салырга ярата торган бер ялкау булды. Милиция белән диярлек куып чыгардык. Картая-картая нык көйләтә башлаган әни мине тора-бара үзенә гел ябыштырып куйды. Аңа кайсы көннәрдә эштән соңгарак калып кайтулар да ошамый башлады. Югыйсә, ашарына пешкән, кер юылган, урын-җир чиста.

Ә яшем бара. Инде минем арттан йөргән егетләрнең, бергә капка төбендә утырган кызларның, гаилә корып, күптән балалары бар.

Беркөнне нигәдер эчем авыртып, шифаханәгә төштем. УЗИның яңа кайткан чагы иде. Гинеколог мине карагач, шаккатырлык хәбәр әйтте. Аналыгымда шактый зур шеш бар икән. Табибәнең тәҗрибәсе җитәрлек, шулай да мине, диагноз ышанычлырак булсын дип, Казанга, таныш белгеченә җибәрде. Бардым. Ул мине тикшереп, район үзәгендәге врачка записка язды. “Бу ханымга йөккә узарга киңәш итегез. Бала тапкач, аннан операция ясарсыз”.- диелгән иде анда.

Мин ярты еллап уйланып йөрдем. Яратып йөргән кешем бар, ул безнең белән эшли. Тик хатынлы. Әллә бәбине шуннан алып кайтыргамы? Бу юлы әни дә пошаманга калды. Тик бу адымны ясарга батырлыгым җитмәде. Кеше сүзеннән курыктым. Бер

Инде әни күптән гүр иясе. Мин дә олыгаеп барам. Эштә әле көн үтә иде, өйдә тора башлагач, читен. Теге вакытта бәбәй тапкан булсам, инде үсеп беткән улым, йә кызым булыр, “әни” дип янымда йөрер иде. Хәзер мин кемгә кирәк?

Мамадыш районы. “Гыйбрәтханә” газетасыннан.

Запись “Балага ник узмый йөрдем икән? Операция ясап, шеш белән бергә, аналыгымны да алдылар…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

7 айлык көмәне белән үлгән ханымның ире: “Улыбыз җәннәткә алып керер Илсөярне…”
Өлешемә тигән көмешем, үземә тиңне таптым дип канатланып кына йөргәндә, кинәт хыяллар чәлпәрәмә килсен әле. 18 февраль көнне генә бер кабергә ике газизен җирләгән Миңнулла Нәбиуллинның да күптән көткән бәхет канатлары шулай көтмәгәндә сына. Апрельдә улыбыз туар дип сөенеп йөргәндә, инде 7 айлык көмәне булган Илсөяр Фәләхованың гомере өзелә. //Интертат.ру//

29 яшьлек Илсөяр Фәләхова Питрәч районы үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә даими күзәтү узып торган. Сәламәтлеге белән проблемалар килеп чыккач, аны йөклелегегең 7 ае тулыр-тулмас вакытта гинекология бүлегенә салалар. Төнлә Илсөярнең хәле кисәк начараеп китә. Реанимация чараларын вакытында үтәсәләр дә, табиблар аны коткарып кала алмый.

17 нче февральдә җан биргән Илсөярне 18 нче февраль көнне Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында, әтисе күмелгән зиратка алып кайтып җирлиләр.

Илсөяр белән Миңнулла әле 2016 елның 3 нче июнендә генә никах укыта. Балык Бистәсе районы Олы Көл (Кульга) авылы кызы шулай итеп Питрәч районы Татар Казысы (Отар-Дубровка) авылына күченә. Үзе генә түгел, беренче иреннән улы Илдар белән. Миңнулланың әти-әнисе Фәйзрахман абый, Минҗамал апа, сеңлесе, аның ире һәм баласы белән бер йортта яши башлый алар.

“Бәхетне сатып алып булмый”

Татар Казысы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гөлнур Шаһиева Нәбиуллиннар гаиләсен бик уңай бәяләде.

– Сигез балалы бик тырыш гаилә ул, менә дигән итеп тормыш итә иделәр. Ул Илсөярнең мөлаемлеге, иплелеге, җайлылыклары иде, бу җир кешесе булмагандыр, шуңа шулай килеп чыккандыр дип йөрим инде мин. Безнең авыл җирлеге хуҗалыкларында бишәр сыер тоталар бит. Пай җирләрен арендага алып, техникасын алып, үзләре чәчеп, игеп, сөтен сатып, шулай яшиләр. Алар да шундый бердәм, җир җимертеп эшли торган гаилә иде. Бәхет эше шул, сатып ала торган әйбер түгел, – дип көрсенеп куйды Гөлнур ханым.

“Шулкадәр яратып кабул иткән идек Илсөярне”

Илсөяр белән Миңнулланың табышып кавышу тарихын Минҗамал апа безгә үзе сөйләде.

– Гәҗиттәге танышу сәхифәсендә Миңнулланың номерын күреп, узган ел кыш шалтыраткан Илсөяр. Телефоннан берничә тапкыр сөйләшкәч, Миңнулла: “Матурмы икән, әни, барып кайтым әле”, – ди. Каршы килмәдек, аталары да 35 кә кадәр өйләнми йөргәч, “болай яши алмассың, танышу битләренә игъланнар биреп кара” дип әйтә торган иде. Клубка да чыкмады, оялчанрак булды шул. Аннары Миңнулла шунда Балык Бистәсенә баргалап та йөрде, Илсөярне бик ошатты. Баласы булуына да каршы төшмәдек. Үзеңә ошаса, өйлән, дидек.

Шулай итеп, әти-әни ризалыгы белән никах укыталар, Илсөяр бәбигә дә уза. 7 айга кадәр барысы да яхшы гына бара дигәндә, табиблар саклану өчен хастаханәгә ятарга куша.

– Бер атнага гына ятарга кушканнар иде, әле кичтән сөйләштек, иртәгә кайтам дигән иде, ә төнлә инде үлгән. Әле табиблар сәбәбен аңлатмады да, анализлар алып, экспертиза нәтиҗәләре бер айдан гына билгеле була диделәр. Төнлә бәдрәфтән чыкканда, егылган да авыз-борыныннан кан киткәнен генә беләбез.

Илсөярне шулкадәр яратып кабул иттек. Бик тату яшәдек, талашмадык. “Әни” дип кенә торды. Малае да әйбәт иде, “әби” дип эндәште. Яңа төшкән килен дип, Илсөяргә бер авыр эш тә эшләтмәдек. Эшләсә эшләде, эшләмәсә, эшлә дип әйтмәдек.

Илсөярнең хәле шулай кисәк начараюына үзләре дә аптырашта өйдәгеләр. Якынча мәгълүматларга караганда, әлеге ханым балачактан ук хроник нерв авыруыннан интеккән.

– Ниндидер чире булуы турында бер дә әйтмәде ул безгә. “Берәр төрле авыруың юкмы” дип Миңнулла да сорап караган булган. Мин үзем кодагыйдан сорагач, “башында бар иде әзрәк” диде кебек, – ди Минҗамал апа.

“Җайлы кеше иде ул…”

Хатынын һәм баласын югалтудан җәрәхәте әле бик тере булса да, Миңнулла да хис-кичерешләрен безнең белән бүлешергә үзендә көч тапты.

– Бик йомшак күңелле, ачык йөзле, сөйләшүчән иде Илсөяр. Үзе дә “Аллага шөкер, алучы булды”, – дип сөенеп йөри иде. Әни белән дә бик тату тордылар. Мин дә үземне аңлый торган кеше таптым дип куандым. Җайлы гына кеше иде ул. Үзем бик юаш, усаллыгым юк, миңа туры килә, дип сөенеп йөри идем. Әле узган елның 8 нче декабрендә генә туган көнен билгеләп үткән идек, 29 яшь тулды.

Авыл фельдшеры төнлә 3 тулганда шалтыратты безгә, шуннан бергә киттек. Без килгәндә, бөтен пакетларын әзерләп куйганнар иде инде. Аннан моргка алып киттеләр.

Анализлар яхшы дип кайта иде ул, әллә дөресен яшердеме, белмим. Өянәкләре дә булмады аның үзе. Хастаханәләргә яттым дип тә әйткәне булмады. Табибларны гаепләмим, әмма йөкле хатыннарга алар бик игътибарлы булырга, даими күзәтеп торырга тиештер дип уйлыйм. Кан басымын да гел тикшереп торырга кирәктер.

“Бер төшен сөйләде ул”

“Кайгы киләсен сизенәм дип тә әйтмәде, әмма бер төшен сөйләгән иде. Үзенең әтисе ягыннан әбисе йортында күргән.  “Инде күптән гүр иясе булган әбинең көзгесен сөртеп, өйләрен җыештырып йөрдем, чип-чиста булып калды” дип төшен сөйләгәне хәтердә”, – ди Миңнулла Нәбиуллин.

Илсөярнең улы Илдар хәзер ятим. Миңнулла әйтүенчә, Илсөярнең беренче ире 2015 елда вафат булган. 2016 елның 28 нче октябрендә генә елын укыткан булганнар. Илдарга быел 8 нче майда 8 яшь тула. Шушы фаҗигагә кадәр ул Татар Казысы авылы балалар бакчасына йөргән. “Бер кулы зәгыйфьрәк тә, аннары  монда ияләшеп бетсен әле, дип былтыр мәктәпкә бирмәгән дә идек. Быел кертербез дип уйлаган идек”, – ди Миңнулла.

Яңа әти буласыңмы?

Илдарны хәзер Балык Бистәсе Көл авылында яшәүче әбисе (Илсөярнең әнисе) алып киткән. “Опекунлык ясатырга дип сөйләшкәннәр иде бугай инде. Ничек булыр әле, белмим”, – ди Миңнулла. Шулай да, ул үги улы Илдар белән араны бөтенләй өзәргә җыенмый.

– Мине бер-ике күрүгә, “яңа әти буласыңмы” дип миңа шундук ияләшкән иде ул. Җәй көне каникулларда берәр атнага үзебезгә кунакка алып кайтырга исәп бар. Үзем дә барып йөриячәкмен, чөнки Илсөяр каберенә чардуганын да үзем куям, Алла боерса, – ди Миңнулла.

“Салават Илсөярне җәннәткә алып керер, Алла боерса”

7 айлык улларына Салават исеме кушып, әнисе янына, бер кабергә җирләгәннәр. “Илсөяр белән бергә уйлаган идек ул исемне, “матур исем” дип әни дә хуплаган иде дә, тик…” – ди Миңнулла, йөрәкне өтеп алырдай итеп.

– Миңа ачуланып китмәгәндер, шәт, бичара, кая кирәк алып бардым, бөтен сүзен тыңладым. Ул да миңа авыр сүзләр әйтмәде. Бер авыр эш эшләтмәдем, өйдә вак-төяк хуҗалык эшләрен генә караштыргалады. Әлегә төшкә кергәне юк, тик йөзе өндәге кебек күз алдында тора. Юганда баланың йөзенә дә карадым, шундый ачык булып хәтердә калды. Шул сабый җәннәткә алып керер Илсөярне, Алла боерса, ди Миңнулла, тавышы бераз көрәеп китеп.

Илсөяр чыннан да нык авырганмы, әллә башка сәбәпләре бармы – бу серне инде ул үзе белән алып китте. Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы акушеров-гинекологлары составында белгечләр комиссиясе әлеге очрак буенча тикшерү алып бара. Үлемнең төп сәбәбен суд-медицина экспертлары чыгарачак.

Запись 7 айлык көмәне белән үлгән ханымның ире: “Улыбыз җәннәткә алып керер Илсөярне…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Фәүзия апа елый торгач, сөйләшә алмас булган, безнең өчен кайгырган, бичаракай…”
Узган ел газетабызда сиксәннең өске ягында булган Мөхәммәтгали абый Мусинның, янгыннан соң йортсыз калгач, урамга хәер сорашырга чыкканы турында язган идек. («Рәхәттә хәер сорашырга чыкмадым» «БГ», №50, 14 декабрь, 2016). Язма ахырында укучыларыбыздан әлеге гыйбрәтле язмышлы картка ярдәм кулын сузуларын да сорадык. //Безнең гәҗит//

Күптән түгел Мөхәммәтгали абыйның кызы Филсинә ханым белән очраштык. «Бу язмагыз бик күпләрне тетрәндергән һәм елаткан. Яхшы күңелле кешеләр, безне аңлый алучылар бу кадәр күп булыр дип уйламаган идем – гомер күрелмәгәнчә ярдәм кулы суздылар. Янган вакытта да моның кадәр ярдәм булмады безгә, шаккаттык. Инде хәзер бу кешеләрнең һәммәсенә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә», – диде ул.

– Кабатлап булса да әйтим инде, әти минем бик горур кеше иде, шуңа аның хәер сорашырга чыгуы да чарасызлыктан булды. Язмагызны үзем дә елый-елый укыдым. Инде онытылып бара иде, бөтен нәрсә бүген булган кебек хәтеремдә яңарды. Әти укыды, ул да елады. Сезнең коллективка рәхмәте зур аның – урамнан алып кереп, чәй эчертүегезне, акчалата булышуыгызны йөз мәртәбә сөйләде инде.

«Аларның әйбәтлеге! Алар мине якты йөз белән каршы алдылар, алар миңа чәй куйдылар», – дип, кабат-кабат искә алды. «Андый кешеләрне күргәнем юк иде әле, шундый ягымлы кешеләр икән һәммәсе!» – дип йөри әле дә. Янгыннан соң әни акылга җиңеләйде, дигән идем бит, тик акылы сәламәт кешенеке кебек булмаса да, ул да кемнәрнеңдер әтинең моң-зарын тыңлап, аңа шәфкать итүен аңлый булса кирәк: «Аллаһның рәхмәте яусын, рәхмәт яусын!» – дип кабатлап утыра. Безгә ярдәм итүчеләрнең һәммәсенең исемен язып алдым. Газетагыз аша укып, үзләрен танырлар дип уйлыйм.

Иң беренче булып Казанның Урман Арты (Залесный) бистәсеннән Ришат Котдусович шалтыратты. Акчаны ничек салырга дип сорашты да, шундук чыгып салды да. Казанның Габишев урамыннан Гайнекамал апаның исә өенә бардым. Ике-өч сәгать сөйләшеп утырдык. «И, балакаем», – дип, тезләремнән сыйпап, юату сүзләре әйтеп, тынычландырып кайтарды. Шулай ук Казандагы Карбышев урамында яшәүче Илгиз абый белән Мөнәвәрә апаларга бардым. Әнигә мамык шәл биреп җибәрделәр. Мамык шәле юк иде әнинең, бик сөенде ул аңа. Урамга чыкканда да: «Абау бигрәк матур мамык шәле!» – дип, таныш әбиләр карап сокланып торалар.

Сезне бик олы яшьтәге кешеләр дә укый икән. Лаеш районының Комлы Кавал авылыннан, елый-елый, 91 яшьлек Вафия апа шалтыраткач, шаккаттым. Кызы Ләлә белән икәүләшеп ярдәм кулын суздылар. Аннан соң Мөслим районы Симәт авылыннан Сәгыйдә апа, Мари Иле республикасының Волжск шәһәреннән Рәхимҗан абый, Баулыдан Тәслимә апа, Кукмарадан Рафилә апа, Спас районы Болгар шәһәреннән Исхак абый белән Лүбәбә апалар, Казанның Каравай бистәсеннән Тәнзилә апа, Әлмәт районы Бишбалта авылыннан Сәгыйть абый, Зәй районы Түбәнбиш авылыннан Әнисә апа, Чаллыдан Клара апа, Казанның Нагорный бистәсеннән Фоат абый белән Айсылу апалар, Мамадыш районы Учалы авылыннан Габдрахманова Земфира апа, Кама Тамагы Карамалы авылыннан Фирая апа белән Миндәл абыйлар картабызга акча җибәрде. Хәтта Уфадан да ярдәм кулы суздылар, беләсезме! Андагы «Ләлә» мәчетендә Раилә Лотфулловна җитәкчелегендә якшәмбе көнне кич белән укый торган шәкертләр 10 мең сум акча күчерде. Бөтен мәчетебез белән елый-елый укыдык, дип сөйләделәр.

Ярдәм итүчеләр арасында төрле гыйбрәтле язмыш ияләре җитәрлек иде. Күбесе үзе кайгы шулпасын эчеп караган кешеләр. Уфада яшәүче Лилия ханым акча күчерү мәсьәләсе буенча шалтыратты да, сөйләшеп киттек. «Ярар, балам, озак сөйләшә алмыйм, балам уянды – йомышлатасым бар», – ди бу берзаман. Үзе миңа «балам» дип сөйләшә, бик соң гына тапты микән әллә бәбиен дип, аптырап: «Ничә яшь соң сезнең балагызга?» – дип сорадым. «Егерме өч», – ди. Инвалид кызын карый икән, олы кызы да бар, алар булышып тора, ди. «И балам, – диде шул апа, – мин сезне аңлыйм. Минем дә бер тиен акчага тилмергән чакларым бар иде. Бик авыр вакытлар булды: авылда 20шәр сутый бәрәңге, 7-8 түтәл суган утырта идек тә, шуларны базарга алып килеп, Аллаһы Тәгаләдән: «Бер чиләк бәрәңге сата алсам ярар иде!», – дип сорап, басып тора идем. Аллага шөкер, сата идем, ач яшәмәдек – бәрәңге сатып, акча була иде. Шул акчага ипи-сөт алып, балаларга ашата идем. Шундый аңлыйм хәлегезне, бабайны күреп кызгандым. Рәхәттән йөрмәгәнен аңладык – кешегә, акча бир, дип теләнеп керү җиңел әйбер түгел ул», – дип сөйләде. Шундый бала тәрбияләп тә булышты кешеләр. Үзләренә дә ярдәм кирәк бит инде бу кешеләрнең – беркемнең дә акчасы артык түгел, ә алар безгә булышып ята, – дип, күз яшьләренә бирелде әңгәмәдәшем.

Бу язмага Казанның Киров районында урнашкан «Ярдәм» мәчетенә йөрүчеләр дә битараф калмаган.

– Фәүзия исемле апа шалтыратты. Елый торгач, сөйләшә алмас хәлгә килгән иде – борыннары тыгылып беткән. Үзе белән бергә өч әбине дә ияртеп, яллап торган фатирыбызга килделәр. Акча гына түгел, күчтәнәчләр дә төягәннәр. Кем кайнатма, кем салат, кем корбан ите… Бик күп әйберләр иде. Аңлаган кешеләр күп булды, мәрхәмәтле кешеләр бик күп икән. Бөтен кешенең дә бөтен нәрсәсе бар хәзер. Менә без дә, бер карасаң, урамда яшәмибез. Ләкин иң мөһиме: бу мәрхәмәтле җаннарга Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлекне өеп бирсен иде. Безгә ярдәм иткәннәре үзләренә меңе белән кайтсын. Арттырып бирсен аларга. Мондый хәлдә калмасыннар беркайчан да.

Ут аркасында йорт-җирсез калуны мин аны кара дошманыма да теләмим. Иң начар әйбер шул. Нәрсәләр күргәнебезне үзебез генә беләбез. Җирне тырмый-тырмый елаган чаклар булды. Бөтен нәрсә күз алдына килә: шул янган өйнең бусагасын соңгы тапкыр ышкып юганнарым, ул өй эчендә торган әйберләр. Менә өеңдәге чүп чиләгең генә шартлап ярылсын әле – кызганыч бит! Ә монда гомер буе туплаган мал бер мизгел эчендә янып көл булды. Күп шалтыратучылар, беренче чиратта, газетагызны мактады. Бу язманы тетрәнеп укыдык, диләр. «Аларның мөхәррирләре бик гадел, туры сүзле кеше, шуның аркасында үзе дә күп кыенлыклар күрде инде ул», – диләр. Исән-сау гына йөрсеннәр, дип телиләр сезгә. Мин дә шушы теләкләргә кушылам.

Янганнан соң берничә басмага мөрәҗәгать иткән идек. Әйе, акча җыйдылар, булды, укыган кешеләр бик ярдәм итте. Һәммәсенә рәхмәт. Тик моның кадәр җыелганы юк иде әле, шаккаттык. Укучыларыгыз, үзегез кебек үк, бик мәрхәмәтле кешеләр икән. Кешегә эшләгән изгелек җирдә калмый ул.

Миңа бервакыт бер апа, бер басмадан укып, 10 мең сум акча җибәргән иде. Озак та тормады, хаҗга барды бу. Хаҗда вакытта мондый хәл булган: ул елны шайтанга таш ата торган урында күп кешеләр берсен-берсе таптап үтерделәр бит, шул вакытта бу халык көтүе арасында миңа акча җибәргән апаның малае да булган. Шундый сүз бар бит – үзеңә авырлык килгән чагында өч кешегә эшләгән яхшылыгыңны исеңә төшерергә кирәк, диләр. Бу апаның малае өч кешегә яхшылык эшләгәнен исенә төшергән. «Менә шуның аркасында гына исән калдым мин – кешегә яхшылык эшләргә кирәк икән», – дип әйткән соңыннан. Йөзләгән кеше үлгәндә дә ул исән калган. Тагын бер мәртәбә һәммәгезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, бәхетле булыгыз! – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.

Үз чиратыбызда без дә, газетабызда чыккан язмага битараф калмаучы һәммә укучыбызга рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Филсинә апа әйтмешли, игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде!

Айгөл ЗАКИРОВА

Запись “Фәүзия апа елый торгач, сөйләшә алмас булган, безнең өчен кайгырган, бичаракай…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Рифкать, син, хайван! Таяныч булырлык ир булмадың!” [гыйбрәт ал]
Бүгенге тормышына сөенеп, шөкер итеп яши Рифкать исемле кеше. Хатынының эчүе аркасында ташлап чыгып киткән, аерылышканнар. Бер-ике ел яшәгән кешесе түгел бит ул аның, ә гомер иткән хатыны! Алтмышка җиткәч кеше хатын аерып икенчегә өйләнә диме инде? //Безнең авыл гыйбрәте//

Билгеле, Рифкать хатынын гаепли инде, эчте, базарда сатты, туктый алмады, ди. Ә син үзең соң, кая карадың, ә? Хатыныңның ялгыш юлга кереп барганын шулай читтән генә күзәтеп тордыңмы? Аны дәвалау өчен ни эшләп карадың соң син? Бу адәмне күрсәм, күзенә карап, шулай дип сорар идем мин. Ир-ат бигрәк тиз бирешә инде, бер дә көрәшми. Аларга бар да әзергә-бәзер генә булсын. Хатыны тормыш төбенә тәгәрәгән икән, ирнең дә гаебе бар бит.

Без менә, хатыннар, исерек ирләр белән гомер буе изаланабыз: үгетләп, мәҗбүр итеп диярлек дәваланырга алып барабыз, туган-тумачаны җыеп сөйләшәбез. Тагын әллә ниләр эшлибез, кем ничек булдыра инде. Ничек кенә булмасын, үземнеке, кайчандыр үз теләгем белән сайлап алганы дисең бит, балалар хакы, дисең. Ә Рифкать хатынын йолып калыр өчен нәрсә эшләгән? Сөйләшеп, табибларга алып барганмы, янында саклап торганмы? Юктыр!

Бүген әзәрбайҗанга, иртәгә башка сатучыга барып эшләгәненнән зарлана ишшу! Ишекне бикләп куйсын иде дә, беркая чыгармасын иде. Яисә бәйләп салсын, кыймшана алмаслык итеп. Ул хатынның туганнары да булмый калмагандыр бит – чакырсын иде. Чиратлашып сакласыннар, өйдә берүзен генә калдырмасыннар. Һич булмаса, башка юлларын уйласыннар. Белмим, минемчә теләге булган кеше хатынын гына җиңәлмиме инде, йә? Ир кеше бит ул!

Хатыннар шулай яши бит, мең төрлегә әйләнә, айлар, еллар буе эчеп яшәгән иренә күңел чите белән булса да барыбер ышана, һаман өметләнә. Ә ирләр алай түгел шул. Алар үзләрен генә кайгырта. Ирләргә проблема кирәкми. Рифкатьнең хатыны да базарга юктан гына чыгып китмәгәндер. Тормышы тук булса, бер хатын да үз теләге белән салкынга чыгып басмый ул. Ничек тә яхшырак яшәп китеп булмасмы, дигән инде ул мескен. Үзенчә, йортка акча алып кайтам дип уйлагандыр да, әмма әнә бит ничек килеп чыккан.

Җитмәсә, хатынын авыр хәлдә калдырып, авылга кайтып киткән! Аңлашыла, авылда карт әнисен дә карарга кирәк булгандыр, ләкин әни дип, хатынны да онытырга ярамый инде. “Әни авырып китте” дип акланасы да юк. Олы кеше авырмый тормый инде ул. Авылга бергәләп кайтып китәргә, анаңны бергәләп тәрбияләргә иде, ә качып котыласы түгел! Бәлки, хатын да шунда бераз онытылыр, бүтәнчәрәк яши башлар иде бит.

Язмыш тарафыннан бирелгән бер сынау булган бу иргә, әмма ул аны үтә алмаган. Бүгенгесе көндә бик тынычлап, икенче хатыны белән яшәп ятуы да сокланырлык түгел. Чөнки аның өчен бөтен бәхет – тәмле ашап, чисталыкта яшәүдә генә. Хайван син, Рифкать, ышанычлы, авыр чакта таяныч булырлык ир түгел! Ярый, хәзер тормышыңа шөкер итәсең әле. Ә иртәгә ни буласын белмибез бит. Авырлык килгәч, бу хатыныңнан кайда качарсың?

М., Кукмара.

Запись “Рифкать, син, хайван! Таяныч булырлык ир булмадың!” [гыйбрәт ал] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Әтиегез исерек кайта, качыгыз! Бәрәңге арасына кереп ятыгыз, балаларым…”
Җәйге матур көннәрнең берсе иде. Урамда шундый җылы, шундый рәхәт, тыныч. Өйгә керәсе дә килми. Дөньяга мөкиббән китеп, гел шушы баскыч төбендә генә утырыр иде ул. Әнә өй каршында күкләргә ашып үскән шомырт агачы да аның белән бергә картаеп бара. Шомырт чәчәк аткан чакларда ишегалды гаҗәеп бер серлелеккә, нурга күмелә.

//Сөембикә//

Чәчәк гомере бер була. Хатын да үзенең яшьлеген искә төшерепме, сиздерми генә үтеп барган караңгы көннәрен күз алдына китерепме, көрсенеп куйды. Юк, керергә кирәк. Тиздән аның «алтын багана»лары мәктәптән кайтыр. Әминә балаларын шулай дип йөртә. «Алтын баганаларым» дия. Алдагы бөтен көне, өмете-ышанычы шул газизләрендә хәзер. Ә алар өчәү аның.

Кайтуларына табын әзерләп куйсын әле ул. Кичен ни буласын белеп булмый. Тагын исереп кайтса… Аның йөрәге жу-у итеп китте. Чаларып беткән чәченә яулыгын бөркәп куйды да кухняда кайнаша башлады. Яшьлеге дигәннән… Бер уйласаң, аңа бит әле 45 кенә. Тик берәү дә аңа бу яшьне бирми. Әнисе өзгәләнә: «И-и, бала, картаеплар беттең шул хәсрәт капчыгы белән…» – дип төзәлмәс ярасына тоз сибеп тора. Әйтсә әйтер инде, үзен кызганып утырырга вакыты юк аның. Әнә бер-бер артлы ике малае, аннары олы кызы кайтты. Шау-гөр килешеп, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә әниләрен мәктәптәге хәлләр белән таныштыра башлады. «Кулларыгызны юыгыз да, табынга утырышыгыз», – диде әниләре. Балалар әниләренең хәвефле йөзеннән барын аңладылар. Тиз-тиз генә ашадылар да кайсы кая кереп югалды.

Кич җитте, караңгы төште. Берзаманны капка төбендә туп типкән малайларның ачыргаланып кычкыруы ишетелде: «Әти кайта, исереп кайта, качыгыз…» Өйдәгеләр моны ишетүгә, шундук тышка ыргылды: «Барыгыз, бәрәңге арасына кереп ятыгыз, зинһар, күзенә күренмәгез», – диде әниләре Әминә. «Ә син?» – диде төпчек малай. «Мин хәзер…» Ул җәйне бәрәңге сабагы котырып үсте. Балалар бәрәңге буразнасы арасына кереп яталар да, әниләренең чыкканын көтәләр.

Бу юлы да шулай иттеләр. Аягында көч-хәл белән басып торган ир, хатынын күрүгә, бөтен көченә акырып җибәрде. «Нәрсә катып торасың, ашарга!» – диде ул, тиктомалдан ярсып китеп. Хатыны аш китерде. Ләкин тәлинкә өстәлгә барып җитмәде, идәнгә әйләнеп барып төште. Көн аралаш була торган мондый мәхшәрдән соң хатын гел үз-үзенә китәм, аерылам дип, сүз бирә дә, тагын кире кайтып төшә. Китеп кая барсын ул? Әнисенәме?  Алардан башка да өй тулы бала анда. Абыйсының гаиләсе… Кем әйтмешли, китәр өчен юл кирәк…

Ире кулына ни эләксә, шуны тотып ыргыта, бәрә, аудара, өйдә бер генә ватылмаган әйбер калмый мондый чакта. Хатын шуңа күрә чарасын алдан күрә: савыт-саба, кастрүл, чәйнек ише әйберләр яшерелеп куелган була. Инде җимерәсен җимергәч, ир ава-түнә хатынга таба килә башлады. Хатын качып котыла алмады, аның авыр, корычтай каты кулларына килеп эләкте. Залим куырылып төшкән хатынга бер генә сукты. Бичара хатын кая килеп бәрелгәнен аңламый да калды: аңын югалтып, күпме яткандыр, кызының аны кочып, үкси-үкси елавына исенә килде.

«Әни, мин сине үлгәнсең дип торам, – диде бала яшьле яңагын әнисенең битләренә куеп. – Шундый курыктык, шундый курыктык…» Бала елый-елый һаман бер сүзне кабатлады. «Кая соң үзе?» Ул башын күтәреп, тирә-юньгә күз салды. Өй эче зур афәттән соңгы хәлне хәтерләтә иде. Башын ватылган чүлмәктән коелган балчыкка салып, гамьсез гырылдаган ирен күреп алуга, йөзен читкә борды. «Яраткан яранымны харап иткән, җүнсез».

«Әни, әни дим, әйдә китик, әйдә качыйк, үтерә бит сине… Безне дә үтерә… Мин урамда яшәргә дә риза. Ул гына булмасын». Балалар аңа күптән «әти» димиләр. «Ул», – диләр. Әминә үзе дә  эчкече әти белән үсте. Күрмәгәне калмады. Әнисе әйтмешли, нәселгә төшкән каргышмы инде бу? Хәзер менә әнисе язмышын кызы кабатлый. Кул-аякларны гына түгел, җанны бәйләп тоткан хәерсез ул чылбыр кайсыдыр бер буында өзелергә тиештер бит инде. Хатын үз хәлен, балаларының кичерешләрен беренче мәртәбә күргәндәй, тойгандай булды.

Ул кызының моңарчы да кат-кат әйткән сүзләрен, ялваруларын беренче мәртәбә ишетте. Күрәсең, башкача юл юк. Китәргә, бөтенесен ташлап качарга, ике дә уйламаска кирәк. Чылбыр шунда гына өзелер. Ул моны балалары хакына эшләргә тиеш. Әминә күп сабыр итте. Кыйналган саен, «инде туктар, бераз куркыр, чактан гына исән калдым бит», дип, үз-үзен тынычландыра торгач, золым дигән кара шәүләнең гаиләгә мәңгегә кереп оялавын аңлады.

Ир сиңа кулын бер күтәрде икән, бүтән күтәрмәс, дип уйлама да. Күтәрәчәк. Кул күтәреп кенә дә калмаячак, кыйналып, изелеп яшәү көненә калдырачак. Чөнки түзәсең, сабыр итәсең. Кеше белмәсен дип, балалар хакына түзәсең. Ә кемгә кирәк моның ише корбаннар? Үзенәме, юк… Балаларынамы, юк… Хатын катгый карарга килеп, чайкала-чайкала торып басты. Башы чатнап авырта. Кызы тотып калмаса, егылып китәсе иде. Ярый әле янында балалары бар.

Аласы әйберләре төенчеккә төйнәлгәч, ул җиңел сулап куйды. Һаман да берни булмагандай идәндә йоклап яткан иренә күз төшереп алды.«Бер кочак шомырт чәчәге белән алдадың син мине, – дип уйлап куйды хатын. – Хыялый, нечкә күңелле булырга охшаган идең. Ә син…»

Искә төшкән саен сискәндереп куя торган ул вакытлар күптән артта калды. Барысы да хәзер куркыныч төш сыман гына: икенче көнне үк, айныр-айнымас алар артыннан килеп җиткән явыз ир дә, аның: «Бүтән бармак белән дә кагылмам, эчмәм», – дип сөйләнгән сүзләре дә… Янында: «Каты тор!» – дип өйрәтеп торучы әнисе булу шулай иттеме, ышанмады хатын һәм дөрес эшләде.

…Авылдан Казанга күченеп килүләр, килгәч тә, кризис үзәгендә, аннары тулай торакта – бер бүлмәдә яшәүләр, аннары фатир алу шатлыклары… барысы да булды инде. Бик кыен чакларда да Әминә авыр димәде. Күңеле, җаны тыныч, берәү дә баш өстендә йодрык болгап тормый аның.

– Күргәнеңә сабырлык, димим. Бу очракта сабырлык юньлегә китерми.

Без Әминә ханым белән аларның өч бүлмәле зур, якты фатирында әкрен генә үткәннәрне искә төшереп, гәп куертып утырабыз.

– Мин генәме шундый хәлдә калган хатыннар, – ди ул. – Ирләр азды бит хәзер. Алсуымның бер иптәш кызы икенче мәртәбә аерылды, аның ике баласы… Берсе язылышмыйча торып ята. Болай иткәндә, ирләр җаваплылыкны бөтенләй тоймый. Ә бәлкем, бер яктан караганда, әйбәттер дә. Аерылышып торасы юк. Кыйный башласа, чыгасың да китәсең.

Ул тәмам үзәгенә үткән сүзләрне әйтә. «Кыйный башласа… чыгасың да китәсең…» Әмма моңа бер дә үкенми. «Кияү бик әйбәт, – дип дәвам итә ул, – Алсуга бармак белән дә тими. Бәхетле алар. Оныгым да бәхетле. Аңа хәзер 7 яшь. Минекеләр сыман исерек күреп, аның кыланганнарына түзеп яшисе юк аңа. «Аерыл», – дип, дөрес әйткән кызым. Күпме чакырды кире, тәки кайтмадым бит мин. Кайтсам, ул мине үтерә иде. Үчен кайтара иде. Ә балалар ятим кала иде.

Ул шулай дигәч, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында кабул ителгән өйдәге җәбер-золым турында закон хәтергә килә. Әгәр дә ул Россия Президенты тарафыннан расланса, үзгәрешләр була әле. Законда бәян ителгәнчә, ирнең хатынга кул күтәрүе беренче тапкыр булса һәм ул физик имгәнүләргә китермәсә, ир-атка – административ җәза. Бу очрак кабатлана калса, ул чагында – төрмә.

Кемгә ничектер, әмма мин, әйткәнемчә, бер күтәрелгән кулның, законга карап кына, башка күтәрелмәячәгенә һич кенә дә ышанмыйм. Ни белән бетәр ул? Былтырның җәендә кабул ителгән закон шикелле гамәлдә эшләмәсә? Хатын-кызлар, гаиләгә керәсе акчадан язмас,  залим ирләрен югалтмас өчен, берәүгә дә өй хәлләрен сөйләмәсә?! Хатын гариза бирмәсә, хокук саклау органнары өйдәге хәлләрне каян белсен? Бу очракта, гаилә иминлеген саклау өчен кабул ителә торган законнарның уңышлы эшләп китүе бары бездән – хатын-кызлардан тора.

P.S. Гаиләгә карата җәбер-золым турындагы яңа законга аңлатмалар белән язманы журналыбызның алдагы саннарында укый аласыз.

Мәдинә Авзалова

Запись “Әтиегез исерек кайта, качыгыз! Бәрәңге арасына кереп ятыгыз, балаларым…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..