Архивы мөселман - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда Кол Шәриф мәчете янында әдәпсез биюләр башкарган кызларның берсе гафу сорый [видео]
Кол Шәриф мәчете фонында тверк биегән ике кызның берсе гафу үтенде.

Ул социаль челтәргә мөселманнарны мыскыл итәргә теләмәвен белдергән роликны язып куйган.

Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Казанның социаль челтәрләрендә мәчет фонында биюче кызлар белән видеоролик пәйда булды. Күпләр аларның биюен әдәпсез дип тапкан, ә төшерү урыны туры килми.

«Ни өчен мәчет фонында шулай биергә?»;

“Мин мөселман кешесе һәм мәчет фонында мондый әйберләр ясарга рөхсәт итмим”, – дип язган казанлылар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Казанның Вахитов районы прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү башлаган инде.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Казанда Кол Шәриф мәчете янында әдәпсез биюләр башкарган кызларның берсе гафу сорый [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бездә абыстайлар хәерне сорап ала” [дәвамы] – Акчарлак
Редакциягә еш кына абыстай-хәзрәтләрне тәнкыйть утына тоткан сораулар даими килә, хатлар да язып салалар. Сәхифә­без­нең даи­ми кунагы Рамил Юныс белән әлеге әң­гә­мәбез шу­ның ниге­зен­дә әзерләнде. (Дәвамы, башын биредә укырга мөмкин).

– Сорап алынган хәер акча хәерсез юл белән чыгарга, әйтик, даруга һ.б. китәргә мөмкинме?

– Хәзер Казандагы күп мәчетләр төбендә хәер сорашучыларны күрәбез. Алар азан әйтелгәч тә мәчеткә кермиләр, намаз укымыйлар. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Чын иманлы мохтаҗ кешене сез авырлык белән табарсыз. Чөнки алар ояты һәм Аллаһтан куркулары сәбәпле мохтаҗлыклары хакында әйтмәсләр, сөйләмәсләр», – ди. Андыйларны табып, ярдәм кулы сузу әҗер-савапны күп мәртәбә арттыра. Мәчет төбендә сорашуны кәсепкә әйләндерүчегә акча биреп китү кем өчендер саваптыр, ләкин чынлап торып ярдәм итәсең килсә, мохтаҗларны эзләргә кирәк.

– Мәчет әһелләре алар белән ничек көрәшә?

– Хәзрәтләр чыгып куа инде. Ләкин киткән булалар да, әйләнеп киләләр.

– «Дини йолаларны башкару өлкә­сендә районыбыз икегә бүленгән дип әйтергә була. Абыстайларның бер төркеме – бер якка, икенчесе – икенче якка йөри. Ялгыш яки өлгермәгән очракта, берсенең ягына икенче төркем абыстае килсә, «безнең эшне алдыгыз» дип ызгышалар. Мондый көндәшлек саваплы гамәлме?»

– Бу – динне кәсепкә әйләндерүнең зур мисалы. Монда Аллаһы ризалыгы, адәм балаларының күңелендә иман нуры уянсын өчен дип эшләү юк, хәерле үрнәк түгел, диннең абруен төшерү генә. Әлеге абыстайлар дини тәгълиматтан да, Коръән-хәдистән дә ерак киткән. Гомумән, дин белән акча эшләп йөрү беренчел максаты булырга тиеш түгел. Мал җитми икән, бәрәңге үстереп яки кәҗә асрап, шуның сөтен сат, умарта асра. Пәйгамбәрләрнең дә кәсебе булган. Әйтик, Ибраһим пәйгамбәр көтү тоткан, Мөхәммәд сәүдә иткән, Әбү Хәнифә базарда тукыма саткан, шул ук вакытта үз заманының иң зур галиме саналган.

– Үлем-җитем турында ишетсә, абыс­тай үзе барырга тиешме, чакырганны көтү хәерлеме?

– Мәрхүмне юарга якыннары чакыра. Авыруның хәлен белергә, ярдәмләшергә теләсә, һәркем үз теләге белән бара ала. Үземнең дә бер мәеткә ике мәчеттән ике мулла килеп әрләшүләре турында ишеткәнем бар. Берсе шул мәхәлләнеке булган, икенчесен башка мәчеттән мәрхүмнең улы чакырган. Талаша башлагач, икесен дә куып чыгарган. Аллаһы Тәгалә: «Үзләренең илаһы итеп нәфесләрен сайлаган кешеләрне күрмә­деңме?» – ди. Дин юлында булсак та, күбебез нә­фескә табынуны дәвам итә, ә бу Аллаһы ризалыгына туры килеп бетми. Дин эчендә дә шулай. Вакыт-вакыт булса да калебебезгә ревизия ясарга кирәк. Четерекле мәсьәләләрдә Коръәни Кәримнән, Пәйгамбәребезнең сөннәтеннән, дини кануннардан тайпылмасак, «дөньяда фәкыйрь булам» дип куркып, шайтан коткысына бирелмәсәк иде. Әйе, ул хәерчелек белән куркыта, «бәяләр арта, сәдакаларыңны тизрәк җыеп кал» дип коткы сала, бу – аның коралы. Әмма ризыкны Аллаһы Тәгалә бирә.

– Кайчак укучыларыбыз да «авыл мулласы мәет озатырга килмәде, Коръән уку яки никах мәҗлесенә китте» дип зарлана. Авылда мәет бар, ләкин хәзрәт мәҗлескә чакырылган икән, иң элек кайсына барырга бурычлы?

– Мондый һөнәри проблемалар даими чыгып тора һәм хәзрәт аны гына җайлый алырга тиеш инде. Гаиләдә дә бит баланың тегендә барасы килә, шул вакытта кемдер авырып китә, үзеңә җыелышка чабарга кирәк. Әмма ничек тә тәртипкә салабыз, проблеманы хәл итәбез. Бу очракта да күрше авыл мулласын чакырырга мөмкин. Хәзер һәркем машинада йөри, кесәсендә – телефон, оешканлык кына сорала.

– Мәетне озату түгел, никах соңарса да халык хәзрәтне сүгә башлый, сабыр итү юк…

– Элек мәдрәсәгә укырга килгән шәкертләрдән мөгаллимнәр: «Ник килдегез?» – дигәч, тегеләр: «Гыйлем алырга, хәзрәт булырга», – дисә: «Чишенеп кычыткан арасына керә аласызмы?» – дип сорап куялар иде. Дин әһелләренең эше әнә шуннан да авыр. Бездә хәзрәт-абыстайларны төрле яклап тикшерергә генә торалар: яулыгының төсе, күлмәгенең озынлыгы, ашаган ризыгы, алган сәдакасы – берсе дә игътибарсыз калмый. Бай булсаң – карак, фәкыйрь икәнсең – булдыксыз әле син. Халыкка ярау авыр, моңа омтылырга кирәкми дә. Пәйгамбәребез дә ярарга тырышмаган, чөнки бу – нормаль хәл түгел. Турыдан, дөрес юлдан бару зарур.

– «Ашка килгән абыстайлар, акча янчыкларын алларына ук куеп, биргән хәерне тиз генә шунда шудырырга әзер утыра. Хәзер элеккеге кебек сабын, кәтүк, яулык, тукымага гына да риза түгелләр, акча кирәк! Ә бит кайбер карчыкларның туганнары булмый яисә пенсиясе үзенә дә җитми. Без кечкенә вакытта әбиләр хәерне оялып, сиздерми генә ала, «Аллаһы ризалыгы өчен булсын» дип әйтә иде. Кая ул күпме биргәннәрен карау!»

– Янчыкны кемдер хәер өләшү өчен дә чыгарып куярга мөмкин бит.

– «Бездә берничә яшь кыз бер караганда озын күлмәктән, яулыктан йөри, икенче юлы, кыска итәк киеп, кулларында сыра шешәсе тотып, тәмәке пыскытып тора. Балаларын җитәкләп, оялмыйча ифтарга да килә бит шулар. Бу тормыш авырайганда – Аллаһка, җиңеләйгәндә җенгә табыну буламы инде? Муллалар әлеге хәлне күреп-белә тора».

– Бервакыт сәхабәләр: «Арабызда бер кеше бар, көндез намаз укый, төннәрен караклык кыла», – дигәч, Пәйгамбәребез: «Намаз укуында дәвамлы булсын», – ди. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Дөреслектә намаз бозык гамәлләрдән тыя», – дип искәртә. Бу кызларга килгәндә, тәрбия бирү юк дияр идем. Абыстайлар әлеге темага багышланган дәрес уздырса, алар дин юлында кереп-чыгып йөрмәс иде. Аларга гыйлем, үрнәк җитми. Бу – күп төбәкләрдә очрый торган күренеш.

– Мәчеттә дорфа итеп сөйләштеләр, кычкырдылар, анда бүтән аягымны да басмыйм дип әйтүчеләр күп. Андый абыстай-хәзрәтләр янына яшьләр бармый бит инде.

– Коръәни Кәримдә: «Дин юлына өндәгәндә хикмәтле булыгыз яки матур вәгазь сөйләгез. Бәхәсләшсәгез дә хәерле рәвештә бәхәсләшегез», – диелә. Халыкка дини гыйлем бирергә теләсәң, син ул кешеләрне яратырга тиеш. Юкса, алар хакыйкатьне кабул итмәс. «Хүҗүрәт» сүрәсендә: «Кайбер халыклар без мөэмин булдык, ди. Юк әле, сез – мөселманнар. Иман калебегезгә кереп бетмәгән», – диелә. Күңелгә иман керсен өчен намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу гына җитми, Аллаһы кануннары буенча яшәргә этәрә торган теләк-көч тә кирәк, шул чагында гына мөэмин булачакбыз. Аннары мөхсин, мөҗтәһид дигән дәрәҗәләр китә.

– «Ашларда хәзрәтләр догаларны күп итеп, аңлатып укыр урында, сәгатьләр буе намазга басарга, ураза тотарга өнди. Аллага ышанганы, теләге булганы үзе дә намазга баса, уразага керә ул. Үзем дә 49 яшемә кадәр белгән догаларны гына укып йөрдем, ураза тотмадым, намаз укымадым. Барысына да үз теләгем белән, күңел кушканга килдем».

– Кайбер җирләрдә, киресенчә, доганы күп укыйлар, әз сөйлиләр, диләр. Хәзрәтләр Рәсүлебезнең: «Һәр сүзнең үз урыны, һәр урынның үз кешесе бар», – дигән хәдисен колакларына киртләп куйсын иде. Мулла кемгә нәрсә, күпме күләмдә сөйләргә икәнен чамаларга, фикерләргә тиеш, шаблон буенча гына барып булмый. Әйе, бу тәҗрибә белән дә килә, сиземләү, күңел күзе белән күрү дә кирәк. Мин исә мәҗлескә баргач, кайчак «Җәмәгать, ничек эшлик?» – дип сорыйм яки «Безнең программа ниндирәк?» дип уенын-чынын бергә кушып шаяртып куям. Шуннан кем алдында чыгыш ясаганыңны чамалыйсың инде.

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Запись “Бездә абыстайлар хәерне сорап ала” [дәвамы]  – Акчарлак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

2019 елга мөселман бәйрәмнәре календаре игълан ителде
Татарстан мөфтияте Милади буенча 2019 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр даталары турында хәбәр итә. 2019 ел Һиҗри буенча 1440 ел уртасы һәм ахыры – 1441 ел башы һәм уртасына туры килә. Һиҗри календарьда унике ай һәм яңа ел Мөхәррәм ае белән башлана.

Мөселман айларының башын һәм ахырын билгеләгән вакытта Диния Нәзарәтенең Голәмаләр шурасы Татарстан җирлегенең географик үзенчәлекләренә һәм астрономия фәне мәгълүматларына таяналар, дип хәбәр итә dumrt.

Шулай итеп, 2019 елда Рамазан-шәриф ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк. 4 июнь (сишәмбе) – Ураза бәйрәме. Рамазан аенда ихлас күңелдән кылган дога вә ялвару, тәүбә вә истигъфар кабул кылынуы күп дини чыганакларда әйтелә.

Татарстан мөселманнары өчен тагын бер бөек бәйрәм – Корбан гаете 11 августка (якшәмбе) туры килә.

Моннан тыш, Аллаһы Тәгалә, Үзенең ризалыгын алу өчен, изге айлар һәм мөбарәк кичәләрне бар кылган. Бу көннәрдә күпләп догалар, тәүбә-истигъфар кылына, сәдакалар бирелә. Рәгаиб, Мигъраҗ, Бәраәт кичәләре, Гарәфәт һәм Гашурә көне, Мәүлид ән-Нәби даталары белән сайтыбызда “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә таныша аласыз.

Фото: Яңарыш

Запись 2019 елга мөселман бәйрәмнәре календаре игълан ителде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камил Сәмигуллин мөселманнарга карикатура күрсәтә
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграм битендә үз-үз-үзләрен фотога төшереп селфи ясаучы мөселманнар карикатурасының сурәтен урнаштырган. Өстәрәк – кыйбла язуы. Интернетчылар бу фотоны бик актуаль дип килешә.

“Казанский репортер” газетасы шушыңа охшаш тагын берничә фото урнаштырган.

Публикация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-08-10T18:27:37+00:00">10 Авг 2018 в 11:27 PDT</time>

Запись Камил Сәмигуллин мөселманнарга карикатура күрсәтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВдан Ләйсирә Фазлыеваның бабасы авырлы хатыны теләген үтәмәвен дин белән аңлата
“Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалындагы “Нәсыйхәт” рухи-мәгърифәтчел тапшыруы 2003 нче елдан бирле эфирга чыга. “Безнең телевидение мөселман аудиториясе ихтыяҗларына гел игътибарлы булды. Шуңа күрә “Нәсыйхәт” тә – ТНВ телеканалы эшли башлау белән оешкан тапшыруларның берсе”, – ди тапшыруның мөхәррире Ләйсирә Фазлыева.

– Ләйсирә, ни өчен нәкъ менә дини тапшыруны сайладыгыз?

– “Нәсыйхәт” тапшыруына мөхәррир итеп көтмәгәндә куелдым. Ул вакытта сәяси-иҗтимагый тапшырулар дирекциясенә күченеп, сәясәт темасын ничек яктырта алырмын микән, дип борчылып йөргәндә, мөселман тапшыруының мөхәррире булырсың, диюләре, тагын да ныграк хафага салганы хәтердә. Чөнки дини өлкәдән бик ерак идем. Шуңа күрә мөселман журналистикасын үзем сайладым, дип әйтә алмыйм. Ул мине сайлады. Хәзерге карашларым күзлегемнән: Аллаһ миңа Үзе шушы юлны “Нәсыйхәт” тапшыруы аша ачты. Моның нинди могҗиза, олы бүләк икәнлегенә яши-яши төшенәм. Шуңа да ТНВда эшләү язмышымны үзгәртте, дип әйтергә мөмкин.

– Дин белән кызыксынучылар күпме?

– Күпме икәнлеген төгәл әйтә алмыйм, моны санаучылар бардыр, дип тә уйламыйм. Әмма Ислам дине таләп иткәнчә яулык бәйләүче ханымнар, Рамазанда ураза тотучылар, Корбанда корбан чалдыручылар, мәчетләрдә намаз укучылар һәм мәдрәсәләрдә укучыларның саны артканлыгын үзегез дә күрәсездер. Һәм бу дин белән кызыксынучылар гына түгел, ә аны яшәү рәвеше иткән кешеләрнең күбәюенә дәлил, дип саныйм.

– “Нәсыйхәт” тамашачылары ТНВ аудиториясенең күпме өлешен тәшкил итә?

– ТНВ аудиториясен өйрәнүче оешма гына әйтә аладыр бу мәгълүматны. Әмма “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалын күбрәк татарлар караганын һәм милләттәшләребезнең үзләрен мөселман санавын исәпкә алсак, аудияториянең шактый өлеше дин тематикасы белән кызыксынадыр, дип уйлыйм. Мәсәлән, тапшыру төшерү нияте белән барган һәр җирдә безне беләләр: теге яки бу дин белгече белән булган әңгәмәләребез турында өстәмә аңлатма сорыйлар, тәкъдимнәрен, сорауларын җиткерәләр. Бу Татарстан авылларында да, Россия шәһәрләрендә дә шулай. Һәм бу олы яшьтәге кардәшләребез генә түгел. Югыйсә, дини тапшыру “ТНВ-Татарстан” каналында көндезге эфирда бара. Күрәсең, татар мөселманнары арасында “ТНВ-Планета” популяр, анда “Нәсыйхәт” атнага берничә тапкыр һәм ял көннәрендә дә күрсәтелә.

– Ләйсирә, сез дин әһелләре белән еш аралашасыз. Татарстандагы Исламның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Гади мөселманнарга килгәндә, алар бик ачык, кунакчыл, еш елмаючан һәм динне тотуда бик таләпчән. Ә дин белгечләре бездә бик гыйлемле. Тапшыру чыгарылышларына темаларны сайлаганда менә шушы ике юнәлеш геройларын күрсәтергә тырышабыз. Бер яктан, дин белгечләре Исламны аның кануннары, фәлсәфәсе аша ачса, икенче яктан, гади мөселманнар – дин кушканча яшәүчеләр мисалы аша Исламны күрсәтергә омтылабыз. Чөнки безнең динебез ул китап итеп кенә укый торган инану түгел, ул безнең тормышыбыз: үзара мөнәсәбәтләр, туклану, эш урыны, юл кагыйдәләре һ.б.. Мондый бәхет ачкычын аның ияләре үрнәге аша күрсәтми мөмкин түгел.

– Ислам динен төрле кеше төрлечә аңлый, кабул итә. Кем өчендер ул – яулык бәйләү, икенчеләр аны ураза тоту дип уйлый. Сезнең өчен дин нәрсә ул?

– Ислам динен тотып яшәүче өчен ул – яшәү рәвеше. Минем өчен дә шулай. Сез санап киткән мисаллар, алар – диннең тышкы билгеләре, формаль билгеләре, дип тә әйтер идем. Чөнки Аллаһка ышанган һәм дин таләпләренә буйсынган кешене башка сыйфатлар аша белергә була: ул һәр очракта гадел, беркайчан да алдамый, мөмкин булганча юмарт, мөгаләмәдә тыныч, ягымлы һәм көләч йөзле. Гомумән, позитив кеше. Бу билгеләр, инану аша күңел тынычлыгын тапкан, яшәү мәгънәсен аңлаган бәхетле кешене тасвирлый. Дини таләпләр менә шундый кешене тәрбияли. Үзебезнең гаилә тарихыннан бер очракны мисал итеп китерәсем килә. Латыйфа әбиемнең инде мәрхүм әтием Наил белән авырлы булганда шалкан ашыйсы килгән. Ә шалкан колхоз басуында үскән. Әбием, ире – минем бабам Нурмөхәммәттән, шул шалканны өзеп, алып кайтып бирүен сораган. Һәм бабам нишләгән, дип уйлыйсыз?! Ул: “Колхоз басуы шәхси бакчабыз түгел, сиңа харам ризык ашатасым юк,” – дип, әбиемнең теләген үтәмәгән. Чыннан да, колхоз басуы, безнең заманча фикерләү буенча, ул хуҗасыз җир түгел, аның хуҗасы колхоз рәисе дә түгел, ә шушы колхозга кергән һәр кешенеке. Димәк, аннан бер шалкан өзәсең килсә, аларның һәрберсенең рөхсәте кирәк. Алар риза булса, шалкан сиңа хәләл ризык була. Менә бу – Ислам дине! Хәзер без шушындый фәлсәфә белән яшәсәк, тормышыбыз нинди булыр иде, ә?.. Коррупциягә каршы дәүләт кануннарында ихтыяҗ булмас иде.

– Ләйсирә, киләчәккә нинди өметләр баглыйсыз?

– Бар нәрсә дә – Аллаһтан. Хәтта безнең уйларыбыз да, дип ышанам. Шуңа күрә “Нәсыйхәт” тапшыруы сценариесының беренче хәрефен язганда ук, төшерергә чыгып киткәндә дә эшемне Аның ризалыгы өчен дип ниятлим. ТНВ каналының киләчәге булырына өметләнәм. Югыйсә, татар мөселманнары турында ана телендә тагын кем күрсәтер?! Әлбәттә, “Нәсыйхәт” тапшыруын тагын да сыйфатлырак, халыкка якынрак итеп әзерләргә кирәк. Моның өчен безгә татар журналистлары кирәк. Эшләргә теләге булган яшьләрне өйрәтәбез, рәхим итсеннәр.

Фотолар Ләйсирә Фазлыеваның шәхси архивыннан.

Запись ТНВдан Ләйсирә Фазлыеваның бабасы авырлы хатыны теләген үтәмәвен дин белән аңлата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Корбан чалдырырга теләүчеләр өчен мәчетләр исемлеге тәкъдим ителде [исемлек]
Быел Корбан бәйрәме 1 сентябрьгә туры килә. Бу көн турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”, – дип әйткән. //Татар-Ислам//

Аллаһның рәхмәтенә якынайта торган изге Корбан бәйрәме тирән мәгънәгә ия. Гарәпчә бу бәйрәм “Гыйд әл-әдха” дип атала. “Әдха” сүзе “корбан чалу” дигәнне аңлата. Мәгълүм булганча, корбан чалу йоласы безгә Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйль галәйһиссәламнән калган. Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә.

Бу хакта Аллаһ Раббыбыз Коръәндә Үзе әйтә: “Аларның (корбанга чалынган хайваннарның) ни ите, ни каны Аллаһка түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсенең 37 нче аяте).

Коръәндә “Кәүсәр” сүрәсенең икенче аятендә: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал!” – диелгән.

Тәкъва булган, Аллаһны чын күңелдән сөйгән кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, корбанлык итен гаиләсенә, кунакларга һәм күршеләргә, фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә өләшә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәл кыла.

Быел нисаб (бер ел буе кулланылмый торган акча) күләмен ТР мөселманнары Диния нәзарәте әле хәбәр итмәде. Ул дүшәмбе көнне Казыйлар шурасы утырышыннан соң билгеле булачак. Нисаб күләмен сезгә дүшәмбе көнне хәбәр итәрбез. Узган ел нисаб күләме 24 мең сум булган. Әгәр Корбан гаете көнне кешенең нисабка тулган акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга тиеш була.

Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә.

Мөкатдәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, барчабызга Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын!

Корбан чалдырырга теләүчеләргә заявкалар бирү өчен мәчетләр исемлеге.

Римма Гатина.

Запись Корбан чалдырырга теләүчеләр өчен мәчетләр исемлеге тәкъдим ителде [исемлек] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гаилә” мәчете имамы мөселманнарга эротик фильмнар карарга ярыймы-юкмы икәнне әйтте
“Хәзер минем иң якын дустым мәчеткә йөри. Әмма безнең дуслык сүрелә башлады, чөнки тормышка карашларыбыз үзгәрә. Ул миңа: “Мөселман кешесенә эротик фильмнар карарга ярамый!” – ди. Бу, чыннан да, дөресме?”

Казанда яшәүче Артурның соравына башкаланың “Гаилә” мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә:

– Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!

Мөселман өммәтеннән булганнарга эротик фильмнар карау катгый рәвештә тыелган.

Мондый мавыгулар яхшыга алып бармый. Гөнаһ кечкенәдән башлана. Шайтан беркайчан да адәм баласы янына килеп, зур гөнаһ кылырга кушмый, ә акрынлап-акрынлап кына үз артыннан өстери. Зина кылу кебек гөнаһлар да башта менә шундый оятсыз кинолар караудан башлана. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Мөэмин ирләр ярамаган нәрсәләрдән күзләрен сакларга тиеш”. Хәдисләр буенча да шул ук хөкем. Әгәр дә безнең каршыбызга  килеп чыккан ялангач тәнгә  ихтыярсыз күзебез төшкән икән, Раббыбыз моны кичерә, ә менә кабат шуңа күзебезне күтәреп карасак, бу гөнаһ була. Үзебезне тыелган (хәрәм) әйберләргә караудан нәфесебезне тыябыз, күзебезне саклыйбыз икән, йөрәгебезне дә пычрактан аралыйбыз, дигән сүз. Бер хәдистә пәйгамбәребез әйтә: “Текәлеп карау – ул шайтанның йөрәккә кадалган уклары”, – ди. Йөрәккә кадала һәм ул йөрәктә кала… Башка илләрдә, мәсәлән, гарәп илләрендә мондый проблема юк. Анда хатын-кызлар тулысынча төренеп йөриләр. Димәк, ир кеше бу нәрсәдән сакланган. Россия шартларында исә, үзебезне тиешле вакытта күз зинасыннан тыеп кала алсак, гөнаһлы эшләрдән саклана алсак, иншә Аллаһ зур савапка ирешәбез.

Запись “Гаилә” мәчете имамы мөселманнарга эротик фильмнар карарга ярыймы-юкмы икәнне әйтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Чаллыдагы чишмәгә куелган тәрене татарлар кискән?” [фото]
Узган елның декабрендә Чаллыдагы Урманчы чишмәсенә тәре куелган иде. 18 гыйнвар кичендә әлеге тәренең киселүе хакында хәбәр таралды. Урысларның бер өлеше бу эштә, әлбәттә, татарларны гаепләде. Икенче көнгә тәренең кем тарафыннан киселүенә ачыклык керде. //Азатлык радиосы//

Ачыклык кертү өчен беренче эш итеп Урманчы чишмәсенә бардык. Чыннан да, узган елның декабрендә чишмә чыккан урынга куелган тәре инде юк иде. Бары җирдән 40-50 сантиметр биеклектә тәренең аскы өлеше генә калган. Билге бик тигез, пөхтә итеп кемдер тарафыннан киселгән. Ярты-йорты гына кисеп, этеп аудару күренешләре сизелми. Тәрене ашыкмыйча, салкын канлылык белән кисүләре күренеп тора.

Якын-тирәдән, кар эченнән тәренең өске өлешен күрергә теләп күз йөртеп чыктык. Чишмәдән 20-30 адымда гына “Кафе” дип язып куелган бина, шунда кердек. Анда төзәтү эшләре бара, бер ир-ат һәм хатын-кыз буяу эшләре белән мәшгуль. Тәрене кемнәр кисүе, аның өске өлеше кайда булуы, полиция килү-килмәве белән кызыксындык. Алар кемнәр кисүен белми булып чыкты. Инде биредә журналистлар булуын, тәренең юкка чыгуы белән кызыксынуларын әйттеләр.

Ул арада җомга намазы вакыты да якынлашты. Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт белән элемтәгә керергә тырыштык. Аның мәчеттә булмавын, эшләр белән мәшгуль булуын әйттеләр. Чишмәгә тәре куйган поплар белән телефоннан сөйләшергә теләү дә уңышсыз тәмамланды. Телефонны алучылар юк. Хакимияттәге җәмәгатьчелек белән эшләү хезмәте башлыгы да телефонын алмады.

Вазгыять давыл алды тынлыгына ошап калды. Шулай да якындагы “Ихлас” мәчетенә юнәлдек. Җомга намазы тәмамланганны көтәбез һәм биредәге муллаларга (чалмалы вә чапанлы иделәр) чишмәдәге тәре турында сораулар юлладык. Алар мондый сорауларга җаваплар бирми булып чыкты. Мәчеткә җомга намазына килгән берничә бабай белән шушы хакта сөйләшергә теләк белдердек.

“Ихлас” мәчете

“Сулар, агачлар, таулар һәм башка табигать байлыклары – Аллаһы тәгаләнеке. Ул аларны кешеләр өчен яраткан. Бүген мәчетләрдә ай, чиркәүләрдә тәре бар икән, моны хөрмәт итәргә кирәк. Әмма Аллаһ биргән нигъмәткә тәре кую мәслихәт түгел. Татары, урысы, чуашы һәм яһүдие дә Аллаһ нигъмәтенә шөкер итсен.

Ни өчен тәре кую бара? Кешене шайтан котырта. Мөселман белән христиан дус булмасын, ди. Һәм инде адәми шайтаннар бер-берсе белән әрләшә, сугыша башлый. Шулар булмасын өчен иман байлыгын сорарга кирәк”, дип белдерде мәчет карты. Аның сүзенә икенчесе кушылды.

Тәренең калган өлеше

“Кардәшем сүзләрен хуплыйм. Матур итеп яшәү өчен Аллаһыбыз күркәм табигать байлыкларын биргән. Аны үзеңнеке итәргә тырышу бик начар. Чаллыда 70кә якын милләт яши. Хәзер чишмәләр христианнарныкы гына булып чыгамы? Ни өчен алар чишмә чыккан урынга тәре бастырып куялар? Кемнән сораганнар, кем рөхсәт биргән? Алар бит чишмәгә бер кирәксез, халыклар арасында низаг чыгара торган нәрсә китереп куйганнар. Кемнәрдер урыс белән татарны талаштырырга тели. Кем куша аларга тәре куярга? Болар фетнә чыгару өчен эшләнә. Тәрене куючылар да, аны кисүчеләр дә шаярырга тиеш түгелләр.

Тарихны белмәгән килеш монда 1800 елларда ниндидер часовня булган диләр. Ләкин раслаулы бер документлары да, дәлилләре юк. Барысын уйлап чыгарганнар. Кем белә, заманында биредә мәчет тә торгандыр. Менә соңгы көннәрдә Шәймиевне күрсәтәләр, мактыйлар. Бездә ыгы-зыгылар чыгармады ул”, дигән фикерләрен әйтте икенче мәчет карты. Алар шушы сөйләшүдән соң фотога төшү генә түгел, исемнәрен әйтүне дә кирәк санамады. “Мәчет бабайлары дип әйтегез инде шунда”, диделәр алар.

Ул арада Мамадыш һәм Чистай шәһәрләрендә дә чишмәләргә тәре куелу турында әйтүчеләр булды.

Фәүзия Бәйрәмова

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова чишмәгә тәре кую турында Азатлыктан белгән. Шул тәрене кисү турында да бездән ишетте.

“Кайчандыр әлеге чишмәгә су алырга гаилә белән йөрдек. Анда бернинди тәре юк, һәркем үз савытына су ала, канәгать иде. Су акбурлы булды, чәйнектә юшкыны кала иде. Шуңа монда йөрүдән туктадык. Азатлыктан чишмәгә тәре кую хәбәрен укыгач, күңелем бик рәнҗеде. Чөнки мондый чишмәләр гомум файдалану урыны дип санала. Бездә төрле милләт, төрле дин. Чишмәләрдә бернинди билге торырга тиеш түгел. Әлбәттә, үзләренең саф урыс авылларында тәреләрен куя алалар. Саф татар авылларында да чишмәләргә айлар куялар. Ләкин гомум файдалану урынында икенче бер халыкны рәнҗетә торган тамгалар куярга ярамый. Рөхсәт бирделәр дигән сәбәп белән тәре куйган поплар да зур ялгышлык эшләде. Алар тарихка мөрәҗәгать итеп, монда часовня булган, шуңа тәре куйдык, диләр икән, безне урыс басып алганчы биредә мәчет булган дип әйтергә тулы җирлек бар. Хәзер бар җиргә айлар утыртып чыгыйкмы? Без күп милләтле, күп динле халыклар. Гомум урында бернинди билге, тамга булырга тиеш түгел.

Урманчы чишмәсендә

Әлегә тәрене кем кисүе ачыкланмаган. Аны кем куйган, шул кискән булуы да ихтимал. Чөнки халык ризасызлык белдерә башлады. Яңадан мондый тиешсез тәреләрне органнар үзләре кисеп, мөселманнарга сылтарга да мөмкиннәр. Шуның белән аларны җыеп алырга сәбәп туа. Чиркәү яндыруда гаепләнеп күпме мөселман кулга алынды. Кулга алу җәберләүләр, газаплаулар өчен бик яхшы җирлек. Мондый билге торырга тиеш түгел дип тәрене хакимиятләр дә алдырырга мөмкин. Су – ризык. Аны чукындырырга ярамый. Аллаһ биргән ризыкны бүлгәләргә, тарткаларга кирәк түгел. Чишмә синеке дә, минеке дә түгел. Ул – Аллаһныкы. Тәренең куелуы дөрес булмады. Куелмаса, кисмәсләр иде”, дигән фикерләрен җиткерде Фәүзия Бәйрәмова.

Шушы әңгәмәдән соң тагын хакимияткә, җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Галиуллинга шалтыраттык. Тәрене кисүчеләрнең кем булулары белән кызыксындык. “Мин сезгә бу турыда берни дә әйтмим. Чөнки мин әйткәннәрне башкача уйнатырга мөмкинсез. Менә интернетта (сәхифәне дә күрсәтә) бу хакта язмалар бар, шуларга таяныгыз”, диде Рөстәм әфәнде.

Чаллы сайтлары сак кына рәвештә чишмәгә куелган тәренең шул ук куючылар тарафыннан киселүен, тәренең чиркәүгә кайтарылуын, киләчәктә аның Чаллының бер урамына бастырылачагы хакында бәян итәләр. Чаллыдагы “Эфир” телеканалы да шушыларны кабатлады.

Запись “Чаллыдагы чишмәгә куелган тәрене татарлар кискән?” [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чаллы янында уртак чишмәне чукындырып тәре кую мәсьәләсеннән нигә хәзрәтләр кача?
Чаллы янында һәркем су ала торган уртак чишмәне православлар чукындырды һәм анда тәре куйды. Мөселман җитәкчеләре бихәбәр. Православлар аңлатма бирми. Рөхсәт биргән хакимият вәкиле мөселманнар ризалыгын сорауны кирәк санамый.

//Azatliq.org//

Чаллы халкы фатирларга килгән судан тыш шәһәр янындагы берничә чишмәдән дә су алып кайтып эчә. Шушындый уртак чишмәләрнең берсе узган атнада чукындырылды һәм аның өстенә православлар тәресе куелды.

Чаллының төньягындарак Урманчы чишмәсе дигән чишмә бар. Шушыннан су алырга татары да, урысы да, башкортлар вә чуашлар да, нинди милләт вәкилләре яши – барысы да туктала. Барысы да савытлар алып килеп шушы чишмәдән су ала. Быел интернетта шушы чишмә башында элек тәреле часовня торганлыгы, аның 1850 елда куелуы, аннан соң җимерелеп таралуы турында язмалар күренә башлады. Бу тарихны алга сөрүчеләр тәренең әле 1960-70 елларда да шушы Урманчы чишмәсе өстендә торганлыгын, булганлыгын ассызыкларга тырышалар. Ләкин әлегә бу хакта документлар юк.

Уртак чишмә өстенә тәре кую вакыйгасы матбугат чараларында зурдан кубып күрсәтелмәде. Ни әйтсәң дә, Чаллыда күп милләт кешеләре, төрле диндәге халыклар яши бит. Алар моны төрлечә кабул итәргә мөмкин иде. Чишмәгә тәре куелуы хакында Азатлыкка 20 декабрьдә мәгълүм булды. Чыннан да, өч метр чамасы биеклектәге тәре чишмәнең табигый чыккан урынына куелган, аның баганасы зур ташлар белән бастырылган.

Ә бит Чаллы күпмилләтле, күп конфессияле кала. Барысы да биредән су ала. Татарлар шәһәрдә халык саны ягыннан беренче урында да тора кебек. Урманчы чишмәсенә тәре куйганчы православ вәкилләре татар җәмгыятьләре, ислам дине вәкилләре белән киңәшләштеләрме, фикер алыштылармы икән дигән сораулар туды. Шуларга җавап алу максатыннан беренче эш итеп Чаллы мөхтәсибәтенә юнәлдек. Мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла Әлмәт шәһәренә өч көнлек семинарга киткән булып чыкты. Чулман төбәге казые Рөстәм хәзрәт тә шунда киткән. Мөхтәсиб ярдәмчесе Фоат хәзрәт Габдуллин чишмәгә тәре кую вакыйгасы турында белми булып чыкты. Моңа мөнәсәбәтен дә белдерәсе итмәде.

Чаллы хакимиятендә җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге, аның җитәкчесе Рөсәм әфәнде Галиуллин бар. Ул да Казанга күп көнле укуларга китеп барган иде. Урынбасары Алинә ханым да чишмәгә тәре куюны ишетмәгән икән. Шулай да 4-5 сәгатьтән чишмәне чукындыру эше башында торган Андрей атакайның эш урыны телефонын табып бирә алды. Шалтыратабыз, Андрей атакайның мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенәбез. Алар үз чиратында безгә Чаллының Боровецки бистәсендәге Святой-Вознесенский чиркәвенең кабул итү бүлмәсенә килергә куша.

Святой-Вознесенский чиркәве

Киләбез. Ләкин 9-10 минуттан (!) килүгә инде Андрей атакайның эш бүлмәсендә булмавы ачыклана. Бүлмә алды кешесе белән сөйләшеп алабыз. Ул Андрей атакайның хокукый ярдәмчесе Антон Тринихин булуын әйтә һәм безнең дә документларны тикшереп ала. Тринихин әфәнде сак кына тавыш белән “нәрсә, жалобалар була башладымы әллә?”, дигән соравын да бирә. Бу инде чиркәү әһеленең сорауларга җавап бирмичә, сөйләшүне татарларның мөнәсәбәт белдерә башлаулары хакында кызыксынуларына боруын аңлата иде.

Сораулар аңа бик гади бирелде: нигә шушы эш башында торган атакай Андрей кайнар вазгыять булырлык гамәлдән соң үз урынында юк, яисә кем дә булса чишмәне чукындыру, тәре кую турында безгә җавап бирә аламы? Тринихин әфәнде “Бу чишмә башында 1850 елларда ук часовня булган. Ул юкка чыккан. Без шуны торгызабыз. Тәре куюга Түбән Кама дәүләт паркы җитәкчелеге язмача рөхсәт бирде”, дигән җавапларны әйтте. “Чишмәдән татарлар да, шәхсән үзем дә су алам бит, тәре астыннан су алу, мәсәлән, миндә матур хисләр, тойгылар уятмый. Нигә алай эшлисез?”, дибез. Мондый сорауларга бары Андрей атакай гына җавап бирә алуын тагын бер кат ишетәбез.

Галимҗан Зарипов озак еллар Чаллы хакимиятендә милли һәм дини эшләр бүлеген җитәкләде. Чишмәгә тәре кую турында сүз башлагач, ул да бу хакта бездән ишетүен җиткерде.

Галимҗан Зарипов

Галимҗан Зарипов белән әңгәмә барышында “Моны урыс белән татарны чәкештерү, низаглар тудыру максатынннан эшләмәделәрме икән” дигән сорауны да күтәрәбез. “Елга-күлләрне, урман-чишмәләрне христиан яки мөселманныкына бүлү ярамый. Алар уртак. Әйткәнемчә, шушы чишмәгә тәре кую очрагы моңарчы да булган иде. Зур тавыш чыга башлагач, аны кире алдылар”, диде Галимҗан әфәнде.

Әлеге юнәлештә байтак эзләнергә туры килде. Урманчы чишмәсе Чаллы янында. Әлеге җирләр, бер караганда, Тукай районына да керә. Эзләнә торгач, чишмә һәм аның якын тирәсе федераль милек булып торуын да җиткерделәр. Шушы җир, милек белән Алабуга каласыннан торып идарә итүләре дә ачыкланды.

Урманчы чишмәсе Алабугадан идарә ителә торган “Түбән Кама дәүләт паркы” җирләренә керә булып чыкты. Ә бу җирдә нәрсә дә булса урнаштыру өчен шушы парк мөдире рөхсәте дә җитә булып чыкты. Җитәкче Айрат Имамов белән телефоннан сөйләшәбез.

Айрат Имамов

– Әйе, алар миңа язмача мөрәҗәгать иттеләр, чишмәгә тәре кую турында. Мин рөхсәт иттем.

– Халыкның бер өлеше чишмәгә тәре куюны тынычлыкка бомба куюга да тиңли, халыкны бүлгәләүгә китерә, дип саный.

– Халыкка алай ошамый икән, яз көне чишмәнең бу ягына ярымай куярбыз. Ул чишмәдә православ тәресе элек тә булган бит.

– Сезгә тәренең булуы хакында документлар күрсәттеләрме соң?

– Әйе, күрсәттеләр. Аның тарихы да бар. Анысын да күрсәттеләр.

– Ә менә тәре куюны Чаллы, Тукай районы җитәкчеләре белән килештердегезме? Ни ди дисәң дә, вакыйга диннәр, милләтләр белән, шушы төбәктәге тынычлык белән дә бәйле бит.

– Ә нигә әле мин алар белән килештерергә тиеш? Бу җирләр федераль милек булып санала. Ул җитәкчеләрнең ни катнашы бар монда?

– Тәре куелгач халык арасында низаг башлануы бик мөмкин. Моның өчен шәһәр һәм район башлыклары җавап бирә бит.

– Главалар үз шәһәрләре өчен җавап бирсен. Тәре федераль җиргә куелды. Мәһдиевнең дә (Чаллы башлыгы), Хаҗиевнең дә (Тукай районы башлыгы) бу җирләргә катнашлары юк. Бу территорияләр Мәһдиевкә дә, Хаҗиевкә дә буйсынмый, чөнки федераль милек.

– Айрат әфәнде, алай булгач, чишмәгә тәре куюны Мәскәү белән килештердегезме соң?

– Юк. Мондый нәрсәләрне мин үзем генә килештерәм, үзем генә хәл итәм.

Шушы сөйләшүдән соң берничә көн узгач, Чаллы мөхтәсибәтеннән “Айрат Имамов тәре куярга рөхсәт бирмәгән икән”, дигән сүзләр ишеттем. Шимбә кичендә Айрат Имамов белән кабаттан элемтәгә керәбез. “Җегетләр, үтенәм, шушы сәясәткә мине тартып кертмәгез әле”, диде ул һәм телефонын сүндерде.

Чишмәгә тәре кую хәбәрен беренче көннәрдә шактый игътибарсыз гына, шулай булырга тиеш кебек кабул итүләр сизелгән иде. Хәзер инде прокуратурага шикаять язуны, татар белән урыс арасына чөй кагарга тырышуларын, Татарстан мөфтиенең, дөньяви җитәкчеләрнең дә Чаллы чишмәсен чукындырып тәре куюларны игьтибарга алуын, алда тикшерүләр торачагын фаразлаулар бар.

Монннан алдагы елларда Чаллы үзәгендә булган 38нче бистәдәге чишмәгә тәре йөрешләре оештырылган иде. Халык күпләп су ала торган тагын бер чишмә 2000 елда Боровецки чиркәве карамагына күчте. Чиркәүсез, тәресез чишмәләр Чаллы халкының иң зур өлеше яшәгән Яңа Шәһәрдә инде юк.

Запись Чаллы янында уртак чишмәне чукындырып тәре кую мәсьәләсеннән нигә хәзрәтләр кача? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Русиякүләм билгеле муллалар тарткалаша: Тәлгать Таҗетдин Әлбир Кргановны «сөзә» [видео]
Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Әлбир Кргановның Мәскәүдә “Русия мөселманнары диния мәҗлесе” оештыруын тәнкыйтьләп, мөселман лидерларының бәхәсләшү, киңәшү урыны Болгарда дип белдерде. //Azatliq.org//

Русиянең Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин 30 ноябрь Мәскәүдә “Русия мөселманнары диния мәҗлесе” (“Духовное собрание мусульман”) оештырылуны тәнкыйтьләп, Болгарның мөфтиләр үзара бәхәсләшә, киңәшә ала торган урын булуын әйтте. Бу хакта Таҗетдин 11 декабрьдә Болгарда узган Мәүлид бәйрәме вакытында белдерде.

“Икешәр йөз грант белән… Гранты да, башкасы да, хуш, китте. Әйтәләр, имеш, бу (Крганов оештырган диния мәҗлесе – ред.) аларның дискуссияләр мәйданчыгы булачак. Безнең дискуссия урыны менә монда, Болгарда. Шуның өчен дә өчәүләшеп җыелышабыз.

Сәлам дә бирешик, утырыйк та, чәй дә эчик, киңәшик тә, тәрбиялик тә. Чөнки һәрбер имам пәйгамбәр галәйһиссәләмнең урынындагы кеше. Әгәр тиккә генә эшләргә килеп, хезмәт хакы алам һәм шуның белән гомер кичерәм дисә – андыйлар килмәсен, бүтән кешеләр дә бар. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнсеннәр, фирмалар ачсыннар, әнә анда эшләсеннәр”, диде Таҗетдин.

Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәм Үзәк диния идарәсе арасында каршылыклар 2013 елның көзендә башланды. 19 ноябрь Болгарда Русия мөселманнары үзәк диния идарәсенең киңәйтелгән пленумы утырышында Кргановны, ышаныч югалту сәбәпле, вазифасыннан алу турында сүз булды. Ул вакытта Крганов Азатлыкка “бу эшне – провокацияне булдырган, безнең Тәлгать хәзрәт белән араны бозарга теләгән, Үзәк диния нәзарәтен таркатырга тырышкан кешеләрнең планнары үтмәячәк”, дигән иде.

Быелның 30 ноябрендә Әлбир Крганов мөфтие булган “Русия мөселманнары диния мәҗлесе” төзелде. Русиянең мөселман дини җитәкчеләре арасында бу оешманы “авыл мәхәлләләре дөньяга китерде”, илдә “мөфтиятләрне таркату, яңа мөфтиятләр төзү дәвам итә” дип белдерүчеләр дә булды.

Запись Русиякүләм билгеле муллалар тарткалаша: Тәлгать Таҗетдин Әлбир Кргановны «сөзә» [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..