Архивы жинаять - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Болгар» радиосының элеккеге дикторы Миләүшә Насыйбуллина федераль эзләүгә бирелде
Даими укучыларыбыз «Болгар» радиосының элеккеге дикторы Миләүшә Насыйбуллинаның еллар дәвамында кешеләрдән әҗәткә бик зур суммада акча алуы, аннары ул акчаны кайтармый тилмертүе турында белә инде. Кыш көне Насыйбуллинага карата тикшерү эше ачылганлыгын да хәбәр иткән идек. Узган атнада яңа хәбәр билгеле булды: Миләүшә Насыйбуллина федераль эзләүгә бирелгән! //Безнең гәҗит//

Бу хәбәрне безгә Марат Хәйретдинов җиткерде. Насыйбуллина аңардан 2014нче елда ук 400 мең сум бурычка алган һәм шул гомердән бирле бер тиенен дә кайтармаган иде. Марат әфәнде, артыннан йөри-йөри, Насыйбуллинага карата тикшерү эше ачтыруга иреште. Тик менә бу эш судка гына барып җитә алмый калды.

Кешене федераль эзләүгә тиктомалдан гына бирмиләр. Тикшерү органы шикләнелүче кешене таба алмаса, җирле эзләү чаралары бернинди файда да бирмәсә генә федераль эзләү игълан ителә. Бу очракта инде кешене бөтен Русия буенча эзли башлыйлар дигән сүз.

Насыйбуллина «Эш»ен алып баручы тикшерүче Александр белән дә сөйләштек. «Март аенда тикшерү эше төгәлләнергә тиеш иде. Тик яңа фактлар барлыкка килгәч, мин тикшерүне бер айга озайттым. Насыйбуллинаның гаебен тулысынча раслау өчен барлык фактларны да яхшылап тикшереп бетерергә кирәк иде чөнки. 10нчы апрельдә отпускка киттем, әлеге «Эш»не башка тикшерүче алып калды. Без берьюлы бик күп «Эш»ләр не алып барабыз бит, шуңа күрә аерым берсен генә күз уңында тоту мөмкин түгел. Отпусктан чыккач, миңа Миләүшә Насыйбуллинаның федераль эзләүгә бирелгәнлеген хәбәр иттеләр. Аны тапканчы тикшерү эше туктатылып тора, табуга «Эш» кабат торгызылачак. Хәзер әлеге ханымны сак астына алырга тулы нигез бар инде, чөнки ул тикшерү органыннан качкан», – дип сөйләде тикшерүче. Әлеге мәсьәлә буенча аның белән элемтәдә торырга дип килештек, яңа хәбәр билгеле булгач та ул безгә хәбәр итәчәк.

Ә шул вакытта федераль эзләүгә бирелгән Миләүшә ханым социаль челтәрләрдә утыра бирә. «Вконтакте» сайтындагы шәхси «бит»енә көн дә диярлек кереп чыга. «Стена»сына фотолар куя, сүзләр яза. Бер дә качып йөргән кешегә охшамаган ул. Телефоннарына гына җавап бирми. Оператив төркем Насыйбуллинаны табу буенча барлык тиешле чараларны да башкарадыр дип ышанасы килә.

Укучылар арасында Миләүшә Насыйбуллинаның кайдалыгын белүчеләр, алданучылар булса, редакциябезгә шалтыратып хәбәр итсеннәр иде!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Запись «Болгар» радиосының элеккеге дикторы Миләүшә Насыйбуллина федераль эзләүгә бирелде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәктәп балалары – наркоман… Тагын ни көтәргә? [әбине үтерә язган]
20 апрельдә Казанда 14 яшьлек 7 сыйныф укучысы Фатыйх Кәрим урамында яшәүче 76 яшьлек күршесен үтерергә теләгән. Ул аның башына пычак белән суккан, ә аннары үзе балконнан барып төшкән.  //ProKazan.ru//

Яшүсмернең наркотиклар куллануы мәгълүм булган. Ул пенсионер хатынның ишекне ачуын көтеп торган, башына пычак белән суккан. Хатын-кыз башын тотып акырып җибәргәч, аның оныгы йөгереп чыккан. Оныгы җинаять эшләгән малайны куркыткач, ул йөгереп киткән.

Шуннан соң, ул өенә йөгереп кереп, ялгыш балконыннан барып төшкән. 20 метр аска таба очканнан соң, яшүсмер карга килеп төшкәнлектән, исән кала. Укучыны оча башы сөяге сынган һәм эчке органнары зарарланган килеш хастаханәгә алып китәләр.

76 яшьлек ханымны, шулай ук табиблар карый. Ярасын дәвалаганнан соң, аны өйгә кайтарып җибәрәләр.

Яшүсмергә җинаять эшләү нәтиҗәсендә “гаепле” дигән карар чыгарыла.

Запись Мәктәп балалары – наркоман… Тагын ни көтәргә? [әбине үтерә язган] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бөгелмәдә кечкенә баласын тәрәзәдән ыргыткан ана нәрсәгә шулай эшләгәнен сөйли [булган хәл]
2 апрельдә 27 яшьлек Лениногорскта яшәүче әни 4 каттан өч яшьлек баласын ташлаган, дип хәбәр ителгән иде. //Tatar Today//

Бу хәлнең нечкәлекләре билгеле булды. Тикшерүләр буенча, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән хатын-кыз үзенең авылыннан булган иптәше янына кунакка килә. Фатирда ул ир-аттан кала, тагын ике ир-ат булуы мәгълүм була. Ул алар белән спиртлы эчемлекләр эчә.

Соңыннан, күрше бүлмәгә баласы белән йокларга киткән әнигә шул ир-атларның берсе бәйләнә башлый. Хатын-кыз җенси мөнәсәбәтләргә керергә риза булмагач, ул аңа яный. “Я сине үтерәм, я балаңны”, ди.

Курыккан әни, саклар өчен баласын 4 каттан тәрәзәдән ыргыта. Малайга уңыш елмая. Ул кар көртенә барып төшеп, бары тик бәрелеп кенә зыян күрә.

Күршеләр баланың тәрәзәдән килеп төшкәнен күреп, ашыгыч ярдәм машинасын чакыралар. Һәлакәт урынына килгән медицина хезмәткәрләре балага ярдәм күрсәтеп, хастаханәгә салганнар.

Запись Бөгелмәдә кечкенә баласын тәрәзәдән ыргыткан ана нәрсәгә шулай эшләгәнен сөйли [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда тагын бер яшь егетне пычак белән кадаганнар [коточкыч һөҗүм]
22 февральдә төнге сәгать унберенчедә Казанда Чуйков урамында 22 яшьлек егеткә һөҗүм иткәннәр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җәмәгатьчелек буенча элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин хәбәр итте. //Татар-информ//

Яшь ир-ат берничә пычак ярасы, баш җәрәхәте алган һәм госпитализацияләнгән. Шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, егетнең хәле уртача авыр дәрәҗәдә. Операциядән соң аны нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр.

«Әлеге һөҗүм КФУда укыган Чад Республикасы гражданины үлеменә кагылышлы дип матбугатта таралган хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Бу ике очрак бер-берсе белән бөтенләй бәйләнмәгән», – дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең җәмәгатьчелек буенча элемтәләр бүлеге җитәкчесе Рәшит Хмидуллин. Һөҗүм итүдә ике яшь егет шикләнелә. Зыян күргән егетнең алар белән таныш булу ихтималы кире кагылмый.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган.

Запись Казанда тагын бер яшь егетне пычак белән кадаганнар [коточкыч һөҗүм] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дәвалаучыларга ышанып, кыз 17 миллионлык милкеннән коры кала [булган хәл]
Казанда 33 яшьлек Егор Богданов белән 40 яшьлек Ләлә Лебедеваны 24 яшьлек кызның, имештер, аннан бозымны салдырганнары, 17 миллионга якын милкен (акча һәм кыйммәтле әйберләрен) алдап алганнары өчен хөкем иткәннәр. //ProKazan.ru//

Егор Богданов Казан урамнарының берсендә таныш булмаган кыз янына килеп, барлык туганнарына һәм үзенә үтерә торган бозым куелганлыгын әйтә. Тиз арада аураңны чистартмасак, үлү ихтималы бар дип тә куркыта.

Ә Ләлә Лебедева дәвалаучыдан бозымын алдырткан канәгать клиент ролен үтәгән.

Дәвалаучы кызга ике йола үтәргә кушкан. Беренчесе – төнлә зиратка барып дога укырга, икенчесендә өйдә булган кыйммәтле зәркән әйберләрен һәм акчаларны алып килеп, аның кулына бирергә.

Ул шушы милектә начар, тискәре энергетика җыелып ятканын әйтә. Шуңа да, алардан котылу ягын карарга кирәк ди.

Кыз 17 миллионлык милкен җыеп Егор Богдановка биргәч, ул ике сәгатьтән очрашу билгели. Ләкин тиешле вакытта күренми.

Кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Аларны бер айдан тоталар һәм хөкем итәләр. Богдановны 3 ел 6 айга, Лебедеваны 3 елга төрмәгә утырталар. Ә зыян күргән кызга өлешчә сакланып калган милкен кайтаралар.

Запись Дәвалаучыларга ышанып, кыз 17 миллионлык милкеннән коры кала [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан егете көнләшүдән кызына 3 тапкыр шешә белән башына сугып, 9 каттан ыргыта
3 февраль төнлә Яшел Үзәндә казанлы Марат Бикмөхәммәтов 23 яшьлек кызның башына шампан шешәсе белән сугып, балконнан тотып аткан. Мондый коточкыч җинаятьнең сәбәбе – көнчелек. //ProKazan.ru//

Яшь пар бу елның гыйнварында социаль челтәрдә танышканнар. Марат Яшел Үзәнгә кызга кунакка 1 февраль көнне үк килгән булган.

Алар спиртлы эчемлекләр эчеп, сөйләшеп, күңел ачып утырганнар. Ләкин кызның икенче ир-атлар белән социаль челтәрдә аралашуы кунакка килгән егеткә бер дә ошамаган. Ул аңа кисәтү ясаган. Кыз һаман да аралашуын туктатмагач, ул аның башына 3 тапкыр шампан шешәсе белән сугып, 9 каттан тотып аткан. Могҗиза, әмма кыз исән калган.

Аны иртәнге алтыда каты туңган һәм башына җәрәхәт алган килеш җирдә тапканнар. Хастаханәгә ашыгыч рәвештә алып китсәләр дә, ул 2 сәгать үтүгә җан биргән.

Марат Бикмөхәммәтовка “Җинаять” маддәсе буенча карар чыгарылган. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

Запись Казан егете көнләшүдән кызына 3 тапкыр шешә белән башына сугып, 9 каттан ыргыта впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда ир-ат әнисен мендәр белән буып үтерә яза
Казанда скотч белән ябыштырып, әнисен мендәр белән буып үтерергә теләгән 41 яшьлек Максим Викульцевка 300 сәгать мәҗбүри эшләү хөкемен чыгаралар. //ProKazan.ru//

Бу коточкыч хәл 17 октябрь 2016 елда була. Башта исерек Викульцев фатирда әнисе белән талашка керә.

Ул чәнечке белән әнисен үтерергә яный. Аннары Максим берничә тапкыр бичара хатынның битенә йодрыгы белән суга. Соңыннан әнисен скотч белән кулларын, башын һәм гәүдәсен урап, мендәр белән буа башлый.

Максим Викульцев үз гаебен таный. Аңа “үтерү белән янау” маддәсе буенча хөкем чыгаралар.

Запись Казанда ир-ат әнисен мендәр белән буып үтерә яза впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..