Гүзәл Уразова «фирменный» каз пешерү рецепты белән бүлешә [видео]

Тиздән ир-егетләрнең иң көтеп алган бәйрәме — Ватанны саклаучылар көне җитә. Хатын-кызлар бу көнне яраткан ир-атларын ничек итеп куандырырга икән дип баш вата башлар инде.  

Җырчы Гүзәл Уразова ире Илдар һәм улы Самирны үзенчәлекле бүләк белән сөендерергә уйлый икән:  «по-Уразовски» каз пешерәчәк ул! Әлеге рецепт белән Гүзәл Ютубтагы каналында бүлешә. Каз әзерләргә кызлары Эллари белән Камилла да булыша. Кечкенә кыз видео башында казны бизим, дигән теләк белән янган булса, ахырга таба бу эш апасы һәм әнисе җилкәсенә төшә. 

Каз, чыннан да, бик тәмле, матур булып пешеп чыга. Сез дә Уразова өйрәткәнчә каз пешереп, бәйрәмнәрдә якыннарыгызны сыйлагыз әле!

Бәйле