Уенчык аю эчендә мамык кына түгел, хәтта терекөмеш тә булырга мөмкин

Кибетләрдә уенчыклар күп хәзер. Сайлап алырга вакытың һәм акчаң гына булсын.//Tatar today//

Аларны төрле материаллардан эшлиләр. Гади сатып алучылар уенчыклар җитештерелә торган материаллар турында бөтенләй белми. Уенчыкның тышкы матурлыгына гына игътибар итә күпләр. Әйтик, плюш аю эчендә мамык кына түгел, ә фенол кебек агулы матдәләр, хәтта терекөмеш тә булырга мөмкин икән. Бу хакта сатудагы очсыз уенчыкларны тикшергән белгечләр әйтә. Аларның күбесе Кытайда җитештерелгән. Моңа гаҗәпләнмәсәк тә була. Бүген сатуда булган уенчыкларның 86 проценты Кытай җитештерүчеләренә туры килә. Аннан кайткан бөтен уенчыкларны да сыйфатсыз дип әйтеп булмый. Чөнки Кытай дөньяда иң эре уенчык җитештерүче ил булып санала. Аларның сыйфаты төрле булган кебек бәясе дә төрле. Белгечләр очсыз уенчыкларга алданмаска киңәш итә. 

Фото www.bj-korovka.ru

Бәйле