“Ярдәм” мәчете Рамазанга әзерләнүгә багышланган өмәгә чакыра

-- Чулпан

«Ярдәм” мәчетендә озак еллар дәвамында изге Рамазан аенда бәйрәм табыны корыла – ифтарлар уздырыла. Һәр көнне ике шатырда 1200 кеше авыз ача алачак. Рамазан аена әзерләнү максатыннан, бу атнаның шимбә көнендә – 13 майда – “Ярдәм” мәчете территориясендә икенче тапкыр Зур өмә уза. //Татар-Ислам//

Уртак көч белән безгә шатырларны, өстәлләр һәм урындыкларны, савыт-сабаларны әзерләп куярга һәм мәчетнең әйләнә-тирәсен бик яхшылап җыештырырга кирәк.

Сөекле пәйгамбәребез: “Чисталык – иманның яртысы”, — дигән. Шушы хәдисне истә тотып, казанлыларны һәм мәхәллә халкын Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарыла торган хезмәткә чакырып калабыз. Үзегез белән перчаткалар алып килергә онытмагыз. Аллаһы Тәгалә барчабызның эшләгән эшләреннән разый булсын.

Зур өмә 13 майда иртәнге сәгать сигездә Казан шәһәре, Серов урамы, 4а йорты адресы буенча уза.

 

 

 

Бәйле