Ит бәлеше өчен камыр рецепты

Ит бәлеше өчен камырны төрлечә ясап була. Әгәр дә итле бәлеш шулпалы икән, гадәттә аны төче камырдан ясыйлар, чөнки ачы камырдан шулпасы агарга мөмкин.

 Төче камыр ясау тәртибе: табакка бераз су салып, йомырка сыталар, тоз сибәләр. Каймак, яисә май салып тулгыйлар. Шулай ук майоныз да кушып була.

Соңыннан, иләгән он салып, йомшаграк кына камыр басалар. Камырның дүрттән бер өлешен калдырып, зурак кисәкне куна тактасында 4-5 мм калынлыгында түгәрәкләп җәяләр.

Камырны таба салгач, ул кул киңлегендә табадан артып торырга тие. Майлаган табага җәеп салагч, кырыена тиеп өзелмәсен өчен, таба тирәсенә тастымал урарга мөмкин.

Камырның көчкенә кисәге капкач буларак кулланыла.

 

Татар халык ашлары

Бәйле