Күрәзәче Лилия Галимәрданова: «Берничә көннән мин рәсемдә күргән кешеләрнең үлгәнен ишетәм…»

-- Гузель

Күрәзәчеләр, сихерчеләр һәм өшкерүчеләр. Элек-электән гади кешеләр белән алар арасында тирән упкын яткан. Урта гасырларда мондый кешеләрне учакта яндырганнар, таш бәйләп, суда батырганнар яки башларын чапканнар. Хатын-кызларны иблис сөяркәләре булуда гаепләсәләр, ир-атлар шайтанга җанын сатуда гаепләнгән. Бу кешеләргә әле дә шикләнеп һәм куркып карыйлар. Шулай да чарасыз калганда күпләр алар янына ярдәм сорап бара. Ярдәм итә алган күрәзәченең сәләте турындагы сүзләр исә чыбыксыз телефон аша йөзләгән кешегә барып ирешә. //Безнең гәҗит//

…Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Лилия Галимәрданованы район халкы яхшы белә. Бу ханымның сәләтен мактап, төрле риваятьләр чыгаручылар да бар. «Бервакыт моның ишегенә шакыганнар. Ачып җибәрүе булган – йөзенә кислота сипкәннәр. Үч алганнар шулай итеп Лилиядән, чөнки ул гел дөресен әйтә, күргән әйберләре һәрвакыт чынга аша», – дип сөйли халык. Мин Лилия ханымны эзләп табарга булдым.

«ТӨНЛӘ ҮЛГӘН КЕШЕЛӘР КИЛӘ»

Карап торышка башкалардан бер ягы белән дә аерылмый ул. Тик күзләре генә гади кешенеке кебек түгел, башкачарак. Аларга озак карап торуы авыр.

– Мин күрәзәче һәм бу сәләтем моннан бик күп еллар элек – 7нче сыйныфта укыганда ачылды, – дип башлады сүзен Лилия ханым. – Мәктәп бакчасында практика узганнан соң, җиде кыз бергәләшеп Тегермәнлек дигән елгага су коенырга төштек. Ул елганың яманаты күпләргә билгеле иде, ел саен берәрсе шунда батып кала. Күңелле генә йөзгән чагында барыбыз бер юлы бата башладык. Ничек кенә чыгарга тырышып карасам да, бушка булды – елга төбенә төшеп киттем. Су төбенә төшкәч, бер зур коридор хасил булды, аның буйлап бүлмәләр тезелеп киткән – шунда носилкалар белән кешеләрне ташый башладылар. Мине күтәреп алып керергә носилка калмаган иде. Атлап кердем. Түр башында тирә-ягыннан нур чәчеп, бер бабай утыра. Тупас тавыш белән: «Ник монда керттегез бу кызны?» – дип сорады. Шул вакыт, кемдер мине су төбеннән сөйрәп алды.

Җиде кыз да могҗиза белән генә исән кала ул вакытта. Бер авылдаш егетләре коткара аларны. Тик Лилия апага гына әллә нәрсә була: кешеләрнең гәүдәләре үтә күренмәлегә әйләнеп, кемнең кайсы җире авырта, шул әгъзасы күренеп тора башлый.

– Башта аптырадым, бу хакта бер кемгә дә әйтмәдем. Хәтта әнигә дә. Ул вакытта замана бүтән иде, шыр тилегә санарга да мөмкиннәр. Ә мин үз акылымда булуымны, бары тик ниндидер сәер әйберләр күрә башлавымны яхшы аңладым. Өч көн вакыт узгач, үләсе кешенең рәсемен рамкага алып, күз алдыма китереп куя башладылар. Чынлап та, берничә көннән мин рәсемдә күргән кешеләрнең вафат булуы турында ишетә идем.

Яши-яши Лилия апа кәрт ачарга да өйрәнә. Хәзерге вакытта кешенең киләчәген һәм бүгенгесен, үткәндә кичергәннәрен бер ялгышсыз әйтеп бирергә сәләтле ул.

Лилия ханымның сөйләгәннәре ниндидер әкият кебек тоелды, моңа ышану бик авыр иде. Шуңа күрә, багучыга барма, башыңа бәла алма, дисәләр дә, сынап карау өчен генә, бу ханымнан кәрт ачтырып карадым.

– Синең бер дустың бар, исеме Самат, – дип куйды ул.

Эсселе-суыклы булып киттем. Бу исем – ир-атлар арасында еш очрый торганнардан түгел. Кыек атып, туры тигереп булмый. Бер мәлгә телсез калдым.

– Ә сез каян беләсез аны? – дим, үземне кулга алып.

– Яныңа җыелган затлар әйтте… Иртән бер якын кешең белән ачуланышкансың. Тупас сүзләр әйтеп ташлагансың… Алай ярамый, гафу үтен.

Әнә шулай акрын гына тавыш белән, Лилия ханым минем тормыш турында сөйли башлады. Бер генә җөмләсе белән дә ялгышмады ул. Әйтерсең, бу кеше сиздерми генә еллар буе минем арттан күзәтеп торган.

– Ә сез кеше турында мәгълүматны кайдан һәм ни рәвешле аласыз?

Кешегә кул белән кагылуга, аның турында мәгълүмат килә башлый. Киләчәге дә күренә. Алар миңа рәсемнәр рәвешендә килеп баса. Кеше киләчәген бик үзгәртә алмый, әмма тырышкан вакытта төзәтүләр кертергә мөмкин. Шуңа аның эшләячәк хаталарын күреп алып, дөрес юлдан җибәрергә тырышам. Икенче ысулым – үлгән кешеләрне чакыру. Гадәттә, минем янда утырган кешенең мәрхүм булган туганнары килә. Алар җан биргән вакытта нинди кыяфәттә булсалар, шулай итеп килеп басалар. Суелган кеше булса – муенында кан була, асылынса – бау белән пәйда була, һәлакәттә үлсә – имгәнгән килеш килеп баса. Беренче эш итеп, «ник чакырдың?» – дип сорыйлар һәм минем янга килгән кешене саклау өчен дип, тезелеп басалар. Күңелдән аларга сорау бирәм, алар җавап бирә. Бу тавышны гади кеше ишетергә сәләтле түгел.

– Кеше үлгәч, димәк аның җаны исән каламыни?

– Әйе, үлгәннәрнең җаннары исән, алар безнең белән яши, барысын күреп торалар, кайберләре үзләре турында сиздерергә дә мөмкин. Тик бөтен кеше дә бар әйберне күреп бетерә алмый. Күрмәү әйбәтрәктер дә, бәлки, алай тынычрак бит. Минем янга алар төнлә йоклаганда да киләләр. Ничек үлүләре турында сөйлиләр, кайда җан биргән булуларын күрсәтәләр. Алардан курыкмыйм, үлгән кеше тими бит ул.

ҖЕННӘР – КУРКЫНЫЧ ЗАТЛАР

Күрәзәчеләр янына беркем дә рәхәт тормыштан бармый. Ә безнең тормыштагы уңышсызлыклар – җиде буын эчендә кылынган начарлыклар өчен җавап бирү, дип аңлата әңгәмәдәшем. Аның эш практикасында нинди генә проблемалар белән килмәгәннәр. Кемнәрдер якынын югалткан, кемнәрдер гаилә тормышын кора алмый. Билгесез чир белән авыручылар да сорауларына җавапны Лилия Галимәрданова янында тапкан. Исендә калганнарын минем белән дә уртаклашты ул: берничә ел элек Мөслим районындагы авылда бер хатын-кыз юкка чыга. Күпмедер вакыт таба алмыйлар аны. Әңгәмәдәшем бу хатынны тавык оясы артында чүгәләп утыра, тик үле дип күрә. Бу хакта әйткәч, кешеләр ышанмый. Үлгән кеше утырып тора алмый бит инде! Аны чынлап та, тавык оясы янында чүгәләгән килеш табып алалар. Эчәргә ярата торган ханым әнә шулай утырган килеш, йөрәге тотыпмы, җан биргән. Кешеләрнең авыруларын да бер ялгышсыз әйтеп бирә торган сәләте бар Лилия Галимәрданованың.

– Әйтеп кенә калмыйм, дәвалый да алам. Хәл бетүдән, бронхиттан, тын юллары авыруларыннан, аллергиядән интегүчеләргә ярдәм итә алам. Әмма яман шештән булышу мөмкин түгел. Чөнки күп очракта бу авыру бозым аркасында барлыкка килә. Сихер ясалгач, кешенең аурасы җимерелә, бу тишек аша бөтен кара энергия керә башлый, ул шеш үстерә. Миңа килгән кешеләрдә бозым бармы-юкмы икәнен әйтеп бирә алам. Чөнки мондый кеше кергәч, һава җитми башлый. Андый кешенең гомере кыска була, шуңа умыртка баганасыннан гәүдәсе ике өлешкә аерылган булып күренә. Тик бозым чыгару белән шөгыльләнмим, чөнки миңа өстән рөхсәт юк. Бер мәртәбә бу әйберне рөхсәтсез генә эшләп караган идем, кыйммәт түләдем. Сезгә минем турыда, битенә кислота сипкәннәр, дип сөйләгәннәрдер. Бу гайбәт кенә. Чынлыкта, бер ханымның бозымын чыгаргач, балык кыздырырга булдым. Газга ут кабып, минем муенымны урап алды. Бик каты пештем, шуңа да муенымны каплап йөрим мин хәзер – анда җөйләр. Күрәзәчегә өстән ни рөхсәт итәләр – ул шуны гына эшли ала.

– Өстәгеләр дип, кем турында әйтәсез?

Адәм балалары – ком кебек бик вак нәрсәләр. Чынлыкта, безнең белән идарә итәләр. Безгә ни кушсалар, без шуны эшлибез, алар әйткән юл буенча барабыз. Миңа нинди көчләр булышканын мин белмим, өстәгеләр дип әйткәндә дә аларның кем булуын аңламыйм, тик кешеләргә кәрт ачканда да өстәгеләргә сорау бирәм, алар шуңа җавап кайтара. Алар бик күп, кеше вак-төяк проблема белән килә икән, ярдәм итмиләр, «проблема түгел бит бу», дип, кырыйда көлеп басып торырга мөмкиннәр. Әгәр дә инде кешенең проблемасы зур булса, ул чакта аның янына бик күпләп җыелалар. Мин аларны кем дип тә әйтергә белмим. Фәрештәләр микән соң алар?..

– Ә бәлки, сезгә ярдәм итүче затлар җеннәрдер?

Җеннәр белән эшләмим. Дөрес, «булышабыз» дип киләләр. Аларны төрле кыяфәттә күрәм. Берничә куллы, мөгезле, дистәләгән күзле булырга мөмкиннәр. Тик алар, русча әйтсәк, «шут» төсле. Шаярырга яраталар. Безнең районда Ранас исемле бер күрәзәче бар, халык аны ярата, белә һәм күп мөрәҗәгать итә. Менә ул җеннәр белән эшли. Берсендә аңа киңәш сорап барып кергәч, өй тулы җен күргән идем. Мөгезлеләре, мөгезсезләре, картлары, яшьләре бар. Алар Ранасның хезмәтчеләре. Ул аларны көчле энергетикасы белән тотып тора. Аларга боерык бирә, эш куша. Җеннәр начар затлар түгел, тик аларга зыян салырга ярамый, чөнки артык шаяннар – башыңны бутарга, ә ахыр чиктә акылдан ук яздырырга мөмкиннәр. Мин алар белән эшләргә куркам. Чөнки нишләячәкләрен белеп бетереп булмый.

КҮРӘЗӘЛЕК – ЙОГЫШЛЫ СӘЛӘТ?

Моннан биш ел элек автобуста барганда бер ханым белән танышып киткән идем мин. Аның да әнә шундый күрәзәчелек сәләте бар, ул да кешеләрне дәвалый иде. «Сәләте булган кешегә бу дөньяда бик авыр. Ул үзе шикелле кеше белән генә яши ала, яки гомер буе ялгыз яшәргә мәҗбүр. Миңа булыша торган затлар өемнән ир-атларны кысрыклап чыгара», – дип сөйләгән иде ул. Әлеге уңайдан, Лилия ханымга сорау бирергә булдым. Чынлап та, бәхетле гаилә корырга күрәзәчелек сәләте комачау итәме?

– Бәлки шулайдыр. Тик минем иремдә дә шушындый сәләт бар. Нинди генә сорау бирсәң дә, җавап бирә ала. Ләкин ул моның белән ныклап шөгыльләнми. Шуңа күрә бергә яшәргә ниндидер көчләр комачау итә дип әйтә алмыйм. Шунысы кызык, иремнең әлеге сәләте минем белән яши башлагач ачылды. Ул йогышлы сәләт. Дус кызларымның да барысының өченче күзләре ачык.

– Күрәзә итүнең берәр тискәре ягы бармы соң?

– Алар берничә. Беренчедән, үземне һәм якын туганнарымны карый алмыйм, чөнки энергияләребез охшаш. Бер белмәгән кеше турында мәгълүмат күбрәк килә. Икенчедән, бу сәләт нәселдән-нәселгә күчеп бара. Минем кызыма да «йоккан» ул. Кызым төшендә үләчәк һәм инде үлгән кешеләрне күрә, тик бу сәләтен үстерергә теләми. Шуңа күрә аның бик каты башы авырта. Күрәзә итү сәләте булган кешеләр әнә шулай көчле баш авыртуларыннан интегә. Аны дару белән дә басып булмый. Өченчедән, бу сәләтеңне үзеңдә калдырган килеш үлеп китеп булмый. Чөнки кешеләргә ярдәм итә-итә, гомерең дәвамында артык күп кара энергия тупларга өлгергән буласың. Аны чыгарып бетерү бик авыр. Бу энергияне һәм сәләтне син үзеңнән соң кемгәдер тапшырырга тиеш. Шунсыз җан бирә алмыйсың. Әнә бер мари авылында бер карчык ничә айлар буе үлә алмый азапланды бит. Өенең түбәсен ачкач кына үлде. Киләчәктә, җан бирер вакытым килгәч, сәләтемне тапшырыр кешене өстәгеләр үзләре юлыма китереп куяр дип уйлыйм. Аннан соң, аны кешенең үзенә сиздермәстән дә бирергә мөмкин бит. Кулын гына тотасың да, тапшырасың…

***

Лилия ханым белән шактый озак сөйләшеп утырдык. Без күрергә гадәтләнгән әйберләрдән тыш, дөньяның могҗизалы якларын да күрә белгән бу кеше барысы хакында да яшермичә сөйләп бирде. Аларның барысын да бер язмага гына сыйдырып бетерү мөмкин булмас иде. Ә инде чыгып китәр алдыннан: «Кил, үскәнем, сәламәтлегеңне дә карыйм әле. Кеше арасында күп йөргәч, сокланып караучылар күп булган сиңа, өшкереп алырга кирәк», – дип, урындыкка утыртты. Умырткаңны тикшерт әле, кысылган кебек сизәм, дип куйды ул, кулы белән тәнемә кагылуга ук. Ике көннән соң, Чаллы шәһәрендәге профилакторийда эшләүче таныш табиб янына бардым. «Умырткагызның 7нче буыны кысылган…» Табибның бу сүзе Лилия ханым белән очрашкан көнгә кабат әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Очраклы туры килүме, могҗизамы, белмим. Тик бу ханым әйткән күп нәрсә күрәзәчеләр барлыгына ышанырга мәҗбүр итте мине…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Мөслим – Казан

Бәйле