Сап-сары Эткә алмашка шундый ук сап-сары Чучка елы килә, җәмәгать! Анысы безгә нәрсәләр алып килер икән? Сүзебез – шул хакта.
Кучкар (21.03 – 20.04)
Ел хуҗасы сезне затлыдан-затлы бүләкләргә күмәргә әзер. Тик бер шарт белән: юл куя белү кирәк! Дәрәҗәлерәк вазифага күтәрелү мөмкинлекләре чыгып кына торачак. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләргә кәгазьләр белән карабрак эш итү шарт: гыйнвар, март, июнь һәм сентябрьдә тикшерүләр көтелә. Дәүләт оешмалары хезмәткәрләре арасыннан кайберәүләр ел урталарында дәрәҗәле һәм акчалырак эш урынына күчәчәк. Гомумән, Чучка елында Кучкарларның акча мәсьәләсендә йөз процентка тәртип урнашачак. Бигрәк тә декабрь аенда кесәгез моңарчы күрмәгәнне күрәчәк: акча агылып-агылып керәчәк. Сәламәтлеккә килгәндә, чирләр сезгә кагылмыйча узып китәр, мөгаен. Әмма рульдә ел әйләнәсе игътибарлы булырга кирәк.
Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Баштарак ел хуҗасы үзегезгә бигүк рәхим-шәфкатьле түгел кебек тоелыр. Ник дигәндә, ел дулкынлану-борчылудан башланып китәр. Әмма соңыннан – тәгаенләп әйткәндә, май аенда карьера мәсьәләсендә ыргылыш ясау өчен нәкъ менә шулай кирәк булганын аңларсыз. Акча мәсьәләсендә алдыгызда зур мөмкинлекләр ачылачак. Иң мөһиме – ялгышып, якты киләчәккә юлны үзегез генә ябып куймагыз! Ялгышу дигәне иң элек кирелеккә бәйле булырга мөмкин. Шуны җиңсәгез, баерсыз! Озак вакытлар буе якын дус кебек йөрешкән кайберәүләр белән юлларыгыз аерылыр. Әмма изге урын буш тормый: Чучка елы яңа очрашу-танышулар вәгъдә итә.
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Яхшыга үзгәрешләр елы! Сезне шәхси тормышыгызда да, эшегездә дә матурдан-матур бик күп сюрпризлар көтә. Шулай да хезмәт урынында шактый ук зур көндәшлек шартларында көчегезне расларга туры киләчәк. Май, июль, ноябрь-декабрь айларында акча үзегезгә һавадан ишелеп төшкәндәй кебек тоелачак. Яңа керем чыганакларын эзләп табуга бәйле булачак бу. Кесәнең калынаюы, ниһаять, үзегезгә кирәкле зур әйберләр сатып алу мөмкинлеге бирәчәк. 2019 ел хуҗасы юлыгызда бары тик иманлы, инсафлы кешеләрнең генә очравына өметләндерә. Сәламәтлекнең дә сынатмавы көтелә.
Кысла (22.06 – 22.07)
Чучка елында, ниһаять, үз кабырчыгыгыздан чыгып, чын күңелдән бу якты дөньядан канәгатьлек хисләре алачаксыз һәм бәхеткә күмеләчәксез, дип әйтү генә аз. Гүя сезгә канатлар үсеп чыгачак һәм шуларны җилпеп, яңа биеклекләргә күтәреләчәксез! Тик үз алдыгызга максат куйганда, һәй, гамәлгә ашырмы икән бу, дип кенә шикләнмәгез. 2019 елда йолдызлар сезгә бик тә хәерхаһлы: алар ярдәмендә алдагы еллардагыга караганда бермә-бер күбрәк уңышларга ирешәчәксез. Елның икенче яртысында туганнарыгыз, бигрәк тә еракта яшәүчеләре белән очрашып аралашу (мәсәлән, кемнеңдер юбилее, туе уңаеннан) әйтеп бетерә алмаслык шатлык-сөенечләр китерәчәк.
Арыслан (23.07 – 23.08)
Җәнлекләр патшасы 2019 ел “хуҗасы” – Сары чучка күңеленә галәмәт хуш киләчәк. Нәтиҗәдә, аеруча елның икенче яртысында, бик күпкә ирешәчәк тә! Борынын күккә чөеп, тирәсендәгеләрен кысрыклый-төрткәли башламавы гына кирәк. Юкса Дуңгыз, миһербанлылыгын онытып, Арысланның бөтен “эре”леген коеп төшерәчәк. Акча да күп керәчәк. Һәрхәлдә, үзенә ит калҗасына гына түгел, запаска да акча эшли алачак. Низаг-фәлән генә чыгармаска кирәк. Тынычлык сөюче ел “хуҗасы” моны яратмый һәм шуңа да гаугасыз кешеләргә генә үзенең юмартлыкларын өләшәчәк. Сәламәтлеккә килгәндә, вак-төяк салкын тидерүләрдән кала, башка берни дә борчымаячак.
Кыз (24.08 – 22.09)
Елның иң мөһим үзгәрешләре мөнәсәбәтләргә (тугандашлыкмы, дустанә яки эшлекле мөнәсәбәтләрме) кагылыр. Аралашу даирәсе еш алышыныр. Билгеле бер вакыйгалар аркасында, дус-ишләр исемлегеннән кайберәүләрне төшереп калдырырга туры килер. Әмма мондый югалтуларга исегез китмәячәк – бу шәхесләр күз уңыннан юкка чыгуга ук, сулышыгыз иркенәячәк. Ел дәвамында кыштырдап торган акчалар кулыгызга үзләреннән-үзләре “очып” диярлек керәчәк. Ләкин аларның беразын булса да изге эшләргә дә тотарга тырышыгыз. Юкса акча-макча сезнең тарафка юлны онытырга мөмкин! Мәхәббәткә килгәндә, кайлардадыр чирәм яшелрәктер, дип уйларга кирәкми. Дөрес уй түгел чөнки. Булган мөнәсәбәтләрне саклагыз!
Үлчәү (23.09 – 23.10)
Тетрәнүләрсез ел. Карьера мәсьәләсендә һаман алга барачаксыз. Төрледән-төрле мәдәни-күңел ачу чараларында бик еш кунак булачаксыз. Сезне һәркайда көтеп алачаклар, сезгә карап сокланачаклар. Шулай булмыйни: зирәклелек, акыллылык, үткен теллелек ягыннан сезгә тиңләшү, һәй, бик авырга туры киләчәк. Нәкъ менә шушы сыйфатларыгыз тирәгездәгеләрне үзегезгә магнит кебек тартып торачак. Шунысы бирәк тә мөһим: ел дәвамында акча мәсьәләсендә бернинди дә кыенлыклар булмаячак. Март, июнь, сентябрь айларында шәхси тормышыгызда искиткеч шәп вакыйгалар көтегез.
Чаян (24.10 – 22.11)
Белеп торыгыз: кемнәргәдер ошарга тырышып яшәү үз юлыгыздан тайпылуга китерергә, ә бу сезне бөтенләй кирәкмәгән тыкрыкларга алып чыгарга мөмкин. Карьера мәсьәләсендә искиткеч уңышлы дәвер башлана. Танышларыгыз даирәсе киңәячәк, моннан тыш иске элемтәләрегез дә торгызылачак. Эштәге дәрәҗәгез күзгә күренеп үсәчәк, ә бу, үз чиратында, кесәгезнең калынаюы белән төгәлләнәчәк. Гомумән, матди мәсьәләдә яңа биеклеккә күтәреләчәксез. Вакытлыча гына да түгел әле – уңай үзгәрешләр алдагы елларда да дәвам итәчәк. Март аенда зарарлы гадәттән (тәмәке тарту, артыгын ашау яки тиешенчә йокламаудан) котылу өчен бик мөһим бер вакыйга килеп чыгачак.
Укчы (23.11 – 21.12)
Сары чучка елы соңгы дистә елда тормышыгызда иң уңышлы елга әйләнергә мөмкин. Сезгә җаваплы гына түгел, бик акчалы да яңа эш яисә шул ук хезмәт урынында зуррак вазифа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Гомумән, үзегезне чиксез бәхетле хис итү өчен сәбәпләр чыгып кына торачак. Бигрәк тә – елның икенче яртысында! Ә инде декабрьдә чын мәгънәсендә акча “яңгыры” көтә алачаксыз. Сәламәтлек тә сынатмаячак. Ел дәвамында көч-дәртегез ташып торачак, юк-бар чирләр урап узачак. Ноябрь тирәләрендә имиджыгызны берникадәр үзгәртергә кирәклеген белеп алырсыз һәм сез аны күпләрне көнләштерерлек дәрәҗәдә хәл итеп тә куярсыз.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
Хезмәт сөючән Кәҗәмөгезләр өчен – зурдан-зур уңышлар елы. Хәтта әллә кайчаннан ук өметләрегез өзелгән эшләргә дә “җан” өрелеп, шуларның әйбәт кенә файдасын да күрә башлаячаксыз. Һәр нәрсәдә иҗадилыкка тартылу нәтиҗәсе бу. Мәхәббәткә килгәндә, үзара тынышмау чоры булып алачак. Килеп туган хәлне сөеклегез күзлегеннән карауга, барысын да аңлаячаксыз. Ә инде аңлау – кичерү дигән сүз. Ел “хуҗасы” алтын таулары вәгъдә итмәсә дә, бармак суырырга да мәҗбүр итмәячәк. Бигрәк тә яз үтә керемле чорга әйләнәчәк. Бу чорда чираттагы ялны “кешечә” уздыру өчен дә, башкасы өчен дә җитәрлек мая туплауга ирешәчәксез. Юк нәрсәләргә дә сөенеп яшәгәндә, сәламәтлек мәсьәләсендә дә тәртип булачак. Уңай хисләр дару сәдәфләресез һәм табибларсыз яшәүгә ярдәм итәчәк.
Сукояр (21.01 – 19.02)
Тулаем алганда уңышлы, матур ел. Абруегыз үсәчәк, таныш-белешләрегез ишәячәк. Кызыклырак, ә иң мөһиме – акчалырак эшкә күчү мөмкинлеге ачылачак. Бу күңелле хәлнең февраль аенда килеп чыгу ихтималы бик зур. Акча дигәннән, кесәнең калынаеп китүенә карамастан, аның файдасы әллә ни тоелмаячак – чыгымнарыгыз күп булачак чөнки. Әмма сез барыбер финанс мәсьәләсенең чабудан тартмавына сөенеп бетә алмаячаксыз. Елның икенче яртысында көтмәгәндә кенә күңелегезгә мәхәббәт хисләре ояларга мөмкин. Гаиләле булсагыз, кыска вакытлы шашкын хисләр бәрабәренә бәхетегезне җимерергә кирәкме икән?..
Балык (20.02 – 20.03)
2019 елның иң бәхетле кешеләреннән берсе сез! Сары чучка елында барлык эшләрегезнең уңай якка борылуын үзегез дә сизми калачаксыз. Хәтта әллә ни тырышырга да кирәк булмаячак. Ел “хуҗасы” бердәнбер нәрсәне – сөеклегезнең хисләрен аяк астына салып таптауны гына кичерә алмаячак. Башка кимчелекләрегезгә бармак аша карау гына түгел, кайбер бәхәслерәк мәсьәләләрдә дә үз дигәнегезгә ирешергә ярдәм итәчәк әле ул. Гомумән, максатка омтылышлы булуыгыз һәм дә ел “короле” ярдәме эшегездә моңарчы күрелмәгән биеклекләргә ирешү мөмкинлеге бирәчәк. Иң мөһиме – тукталып калмаска! Юкса финанс офыкларының тараюына юл куярга мөмкинсез.
Валентина Семенова Ватаным Татарстан