Фирдүс Тямаев гафу үтенеп, бик җитди сорауларга җавап тотты: «Төрмәгә утырталар иде…” [видео]

//Tatar today// Рөстәм Исхакый, Ильяс Багауов, Алмаз Шәмсиев, Рамил Вәлиев//

Фирдүс Тямаев февраль аенда Чаллыда һәм март аенда башкалабыз Казанда 9 көн рәттән “Җиде малай” концерт куйды. Татарстан буенча тулы заллар белән гастрольләре бара. Татар эстрадасын үзенең яңа проекты белән шартлатты Нурлат егете. Ул үз акчасына кыскаметрлы фильм төшереп, концертына килгән тамашачыга аны күрсәтте һәм күрсәтәчәк.

Tatar Today җырчы белән очрашып, әңгәмә корды. Фирдүс фильм турында тулырак сөйләде, киләчәккә планнары белән бүлеште, шулай татар телен саклауга багышланган  Казанның Бауман урамында оештырган перфомансыннан соң прокуратурадан хәбәр килгәнен дә әйтеп үтте. Гомумән алганда, җырчының иҗади һәм иҗаттан тыш тормышы хакында сөйләштек.

— Фирдүс, синең татар телен гомумән белмәүче тыңлаучыларың бармы? Син алар белән ничек элемтә корасың?

— Бар, әлбәттә. Мин төгәл беләм, һәр концертта андый 20-30 кеше бар. Музыканың милләте юк бит, шуңа күрә алар рухи азык өчен киләләр. Өстәвенә, махсус алар өчен без “Сандугач” җырын тәрҗемә иттек.

— Киләчәктә башка җырларның тәрҗемәләре булачакмы?

— Булачак, һичшиксез. Бер серемне ачам: минем базада инде язылган 4 рус җырым бар. Шулар белән рус эстрадасына керергә җыенабыз. Акцент – куркыныч түгел. Әнә бит, “Черные глаза” җыры ничек популяр. Без дә шулай эшләргә телибез. Киләсе сезоннан башлыйчакбыз.

— Татар тамашачысы үпкәләр дип курыкмыйсыңмы?

— Юк инде. Иҗат татарча да, русча да булырга тиеш. Киресенчә, татарлар турында рус эстрадасыннан белдерә алачакмын. Сез бит яхшы беләсез, мин – патриот.

— Бу елгы сезонда яңа проект – киноконцерт. Идеяның авторы кем?

— Җиде малай идек» дип аталган татарча фильмны «BALMAY PRODUCTION» белән берлектә төшердек.

— Фильмның бюджеты нинди соң? Бар командага үзең түләдеңме?

— Якынча 1 миллион сум. Әйе, үзем.

— Быел – киноконцерт. Киләсе елга нәрсә көтәргә?

— Спектакль формасында концерт эшләргә уйлап торабыз. Cценарийны язып бетердем дисәм дә була.

— Син йоклыйсыңмы соң ул гомумән?

— Көнгә өч сәгать. Кешенең озак йоклавын яратмыйм. Бары тик айга бер тапкыр гына көне буе йоклый алам, шулай ял иттерәм үземне.

— Дәүләт сыйфатлы фильм төшерүнең серен төшенергә ачыклый. Син татар фильмнары турында ни уйлыйсың?

— Төшерә белмиләр бит алар. Җыен чуп-чар. Үземнекен яхшы дип әйтүем түгел, ләкин алар дәүләт акчасына төшереп, шундый нәтиҗәгә ия булалар. Театр артистларын кушалар да, төшерәләр. Фильмда актер уйнарга тиеш, чөнкии театр белән кино – төрле дөнья.

— 8 март бәйрәме узды. Хатыныңа ярдәм итә алдыңмы? Гомумән, аңа өй эшләре белән булышасыңмы?

— Мин һәрвакыт хатыныма ярдәм итәм. Ашарга пешерергә яратам. Хәтта бәлеш тә пешерә алам. Мин бит 8 ел тулай торакта яшәдем. Сыер да сава беләм. Әнием авырып киткәч, апам Чистайда укуда иде, бер ай дәвамында сыерны үзем саудым.

— 9 көннең берсендә дә фонограммага җырламадыңмы?

— Юк, валлаһи. Социаль челтәрләрдә кешеләр теләсә нәрсә яза, әмма мин ант итә алам. Әгәрдә берәр кеше минем фонограммага җырлаганымны дәлилли алса, мин аңа 1 миллион сум акча бирәчәкмен.

— Чынлап?

— Сүз бирәм!

— Ә Казанда тагын булачакмы концертлар?

— Әлбәттә, апрель азагында. Бу 9 көн эчендә үземә ике кушамат тактылар: “Иван Грозный”.  Инстаграмда берәү яза: “Элеккеге вакытта Казанны Иван Грозный яулап алса, хәзер — Тямаев”. Икенче кушамат — Кашпировский

— Сәхнәдә син үзеңне бик йомшак, матур артист итеп күрсәтәсең. Ләкин сәхнә артыннан синнән сүгенү сүзләре дә ишетеп була.

— Мин бераз кызу егет, чөнки үсмер чакта татар көрәше белән шөгыльләнгән идем. Шул кызулыгым өчен әти тыйды да инде. “Җырла гына!” – дип әйтте. Көчем һәм кызулыгым дип әйткәч, бер вакыйга искә төште.Нурлаттан авылга кунакка бер шәһәр егете кайтты һәм без аның белән ничектер сугышырга чыктык. Ул миннән бер башка олырык. Мин үзем кечкенә, ләкин бер суктым – егет аңын югалтты. Шул мизгелдә бик курыккан идем. Шуннан соң сугышмаска дип сүз бирдем үземә.

— Шулай да син группаң белән кырыс, ахрысы.

— Эш моментлары инде ул. Сәхнәгә йөз белән торганда да бек-вокалистканың елмайганын-елмаймаганын, кайсы биюченең дөрес адым ясамаганын сизәм. Аннары сәхнә артына алып кереп, бераз тәрбия дәресләре бирәм. Алар аңлыйлар. Эш бит бу. Ә тормышта мин ышанычлы кеше.

— Сине гипнотезерлар белән чагыштыралар. Кешеләрне җәлеп итү осталыгына кая өйрәндең?

— Юкла инде. Мин бары тик концерт алдыннан догалар укыйм һәм концерттан соң Аллаһка рәхмәтләр әйтәм. Бар серем шул.

— Халык белән аралушу мөһим булуын кайчан аңладың син?

— Аны бик мөһим дип әйтмәс идем. Җырчының стиленнән тора. Күптән түгел генә Ришат Төхвәтуллинның концертында булып кайттым. Анда аралашу юк, шулай да концерт бик күңелле үтте. Ә минекендә “болтовнясыз” булмый.

— Җырларыңны башкалар җырлый. Ничек карыйсың бу хәлгә?

— Җырласыннар. Җыр таралырга тиеш. Иң мөһиме, үзләренеке дип тәкъдим итмәсеннәр. Аннары инде “разборка” инстаграм аша гына булмаячак. Башкача сөйләшәчәкбез. Җырчылар белән гомумән дус-тату яшим. 3-4 ел элек кенә берәү, исемен әйтмим, миңа “сикермәкче” булган иде, ләкин без аны бик тиз арт ягына утырттык.

— Группаңда ничә кеше? Аларның уртача хезмәт хакы нинди?

— 15 кеше. Аена якынча 50 мең сум. Үзем түлим. Кредитлары булса, ярдәм итәм.

 — Үзеңнең кредитың бармы?

— Лизинг бар. Бу елны кино күрсәтер өчен 4 миллион сумга экран сатып алдык. Гомумән, аппаратура тулаем үзебезнеке дисәң дә була.

 —Нишләп хәзер татар телне яклаучы чараларда катнашмыйсың? Бауманда флаг тотып катнашканнан соң, сине андый чараларда күргәннәре юк.

—Чакырмыйлар бит. Чакырмаган җиргә йөрмим. Гел Бауман буенча флаг күтәреп йөри алмыйм бит.

— Аннан соң сиңа сүз әйтүче булдымы?

— Булды. СМСлар килде. Ахырдан бер прокурор: “Тагын озаграк басып торган булсаң, төрмәгә утырталар иде сине”, — дип әйтте. Гомумән, татар телен яклауны гаиләдән башларга кирәк. Мин шуңа төшендем. Үзебез өйдә татарча сөйләшәбез.

— Тел бетәме, алга барамы?

— Каян килеп чыккан сүз соң бу? 20 ел элек 6-7 җырчы концертлар куеп йөри иде Татарстан буенча. Хәзер 30 көн эчендә егерме концерт. Халык йөри. Бу күрсәткеч, минемчә.

— Чаллыдан Асаф Вәлиев, Гөлнара Тимерҗанова борылып кайтканнар. Әлеге вакыйгалар алайса нәрсәгә бәйле?

— Моны инде тамашачыдан сорарга кирәк. Репертуарны да яңарту бик мөһим.

— 9 көн эчендә нәрсә истә калды?

— Бөтен мизгелләр дә истә калырлык булды, ләкин бер әбинең чыгып, мине күтәреп алуы аеручы истә калды.

— Концертларыңда көтелмәгән очраклар өчен планнарың бармы? Мәсәлән, чирләп киттең ди, башка җырчы тәмамлый аламы?

— Юк, үлсәм үләм,әмма үзем тәмамлыйм. Халык бит минем өчен килгән. Фирдүсне кем алыштыра ала инде (көлә).

— Татар эстрадасына ни җитми?

— Бөтен әйбер җитә! Халык бии, җырлый, матур итеп кабул итә.

— “Үзгәреш җиле” турында “Ул акчаны клубларга бүлеп бирсеннәр” дип әйткән идең. Үз фикереңдә каласыңмы?

— Калам. Ул яхшы проект, әмма аларның үсеше юк. Бер урында таптаналар.

— Нинди хыялың бар?

— Исемем һәм иҗатым онытылмавын телим. Высоцкийны аеруча яратам, җырларымны шулай ятлап җырласалар, бик бәхетле булыр идем.

Без шулай ук Фирдүс Тямаяв нинди кеше булуы турында аның группасында эшләүче кешеләрдән кызыксындык.

Айгиз Ахметов, баянчы:

— Әлеге командада эшләү күңелле. Фирдүс ул сүгә дә, ярата да, аңлата да белә. Ул бик тәҗрибәле җитәкче, режиссура ягыннан да хәтта күп белә, программаны да үзе төзи. Кыскасы, бар нечкәлекләргә  безне ул төшендер.

Альберт Ахметов, биюче:

— Фирдүс белән без инде 12 ел таныш, бергә иҗат итәбез. Иң астан башлап, шундый үрләргә мендек. Концертлар белән йөри башлаганда гына әле 50-100 кеше җыела иде, ләкин шуңа да карамастан Фирдүс беркайчанда чыгышыбызны кисмәде. Әгәрдә концерт 2 сәгать икән, димәк, 2 сәгать күрсәтергә тиешбез, кеше аз булса да. Ә группада без бер гаилә кебек эшлибез, яшибез. Барыбызда туганлашып беттек кебек. Концертка эзерләнгәндә дә барыбез бергә бөтен эшне эшлибез, эшне бүлү дигән эйбер юк.

Искәндәр Шакиров, “Җиде малай идек” фильмның актеры:

— Фирдүс абый белән татар эстрадасына кергәч үк танышырга ашкынып йөрдем. Һәрвакыт аны күрергә, аның белән бераз сөйләшеп алырга, киңәш сорарга мөмкинчелек эзләдем. Һәм менә 2 ел элек без аның  белән таныштык. Хәзер ул мине үзенең концертларына чакыра, еш бергә эшлибез. Аның белән эшләү бик рәхәт.

Бәйле