«Үз акылыңдамы син? Шушы яшеңдә өч бала нигә кирәк сиңа?»

-- Alfia

— Үз акылыңдамы син? Шушындый авыр заманда, шушы яшеңдә өч бала нигә кирәк сиңа? – дип ябышты миңа туган-тумача, гаиләдә тагын бер әгъза артачагы турында билгеле булгач.

Нигә кирәк… Әлбәттә, өченче бала белән өйдә мәшәкать артуы, акча кимүе, күп нәрсәдән баш тартырга кирәк булачагы көн кебек ачык иде.

Әмма, ана инстинкты үзенекен тукыды. Балалар киеме саткан кибеткә керәм – күзгә яшь тула. Урамда коляска этеп йөрүче әниләргә тыныч кына карый алмый башладым. Шулкадәр бәби яратасы, назлыйсы килә… Гаилә советына җыелдык.
— Балалар, сезнең иркәгез булачак! – дибез.
Тынлык.
— Яшь арабыз 17 ел булачак, — дип әйтеп салды математик-улым.
Кызымның дулкынлануы йөзенә чыкты.
Беләм, бу вакытлыча гына тынлык. Икенче көнне үк гаилә тормышы яңа кешене каршы алырга әзерлеккә корылды. Кайда йоклаячак? Нәрсә киячәк? Исеме? Витаминнар җитәме? Һәм башка әллә күпме вак-вак детальләр тикшерелде.
43 яшьтә әни булу җиңел түгел. Иллюзияләр корырга кирәкми дә. Башкаларга да киңәш – әгәр дә инде бик нык теләсәгез генә — ягъни минем кебек, бу яшьтә ләкләк белән хезмәттәшлек корыгыз. Сызланулар да ныграк. Табуы да авыррак. Әмма… Төпчек бала шундый кадерле… Шундый тәмле…
Кечебезне бик нык көтеп алдык. Ул яратуның нәрсә икәнен белеп үсә. Ярты ел инде телевизордан мультфимнар гына карыйбыз. Үземә күлмәк сатып алырга чыгам да кибеткә, балага кием алына да куя… Китап тотып ял итеп, я мемуарлар язып ятасы урынга, я дүртаяклап куышлы уйныйсың, я өйнең астын-өскә китереп туп тәгәрәтәсең. Бөтен тормышыбыз шушы бәләкәчне яхшы, акыллы кеше итеп тәрбияләүгә корылган. Олылары да җаваплылыкны аңлый. Сеңелләренә игътибар, күчтәнәчләр, кочаклашу-үбешүләр мулдан эләгә.
Бала туганчы, күпләрдән ишетергә туры килде: «Хәерчелек үрчетәсез!» Чынлап та, балаларны көн саен ашатырга да, киендерергә дә кирәк. Түгәрәкләргә дә йөртергә. Кино да карыйсылары, театрга да йөриселәре килә. Бала пособиесы өч көндә бетә. Памперслар, пюрелар аласың, ике-өч кием — башкага җитми ул. Юклыкта яшәмибез, әмма балалар «сакчыллык», «кирәген генә алу» дигән төшенчәләрне яхшы белә. Өлкәннәр әйткән: «Һәр бала үз ризыгы белән туа» дигән әйтем чынлыкка туры килә икән.
Бала нигә кирәкме? Әни булу – шундый зур бәхет! Моны бернинди байлыкка да алмаштырып, бер акчага да сатып алып булмый. Барлык-барлык әниләрне дә бүгенге матур бәйрәмебез – Әниләр көне белән котлыйм! Балаларыбыз исән-сау үссен, чын кешеләр булсын гына!

Айгөл Юлъякшина

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

 

Бәйле