«Арада булмасын тик ятлар!…»

Арада чакрымнар ятсыннар…
аңлармын,
Көтәрмен кайтуың сагынып
Юлларда ялгышма, мин монда
Яшәгәндә сиңа табынып.

Арада күперләр булсыннар…
Узсак та,
Янәшә без ике күпердән.
Татыдым иң татлы хисләрне,
Курыкмыймдыр хәтта үлүдән!

Арада киртәләр торсыннар…
Мәхәббәт,
киртәгә бирешеп тормаган!
Тоткан да ул мине сиңа дип,
ә сине миңа дип сайлаган…

Арада сүзләр дә йөрсеннәр…
Ишетмик,
ишетеп аларны ни файда
Сүрелмәсен бары мәхәббәт
Булсак та мин кояш, син айда…

Бернигә мин каршы түгелмен…
Үтәлсә,
вәгъдәләр, сөюгә тиң антлар
Бары тик үтенәм, арада,
Арада булмасын тик ятлар!…


Лилия Гарифуллина

Бәйле