«Түзә алса, Йөрәк, әй, түзсен, тик тибүдән туктый күрмәсен!»

Күпме сынау безгә бирә язмыш,
Сыгылмыйча, нык бул, түз генә.
Чыдар өчен барлык михнәтләргә
Кешедә бит Йөрәк бер генә…

Түзә Йөрәк кайгы-сагышларга,
Газапларга, төрле чирләргә.
Сыкрап-сыкрап түзә, туры килсә,
Якыннарыбызны җирләргә.

Бәла-каза килсә балаларга,
Елый-елый түзә ул Йөрәк.
Тик бер мизгел туктап калачагын
Аңлый белүчеләр бик сирәк.

Дөрли-дөрли янган учак сыман,
Бер кабынып куя, бер сүнә.
Җан ачысы белән кычкырасы
Килгән вакытта да Ул түзә.

Ак-карадан торган бу тормышта
Түзә алса, Йөрәк, әй, түзсен.
Якты дөньяларда яшәү рәхәт,
Тик тибүдән туктый күрмәсен!

Гөлзадә Сафина

Бәйле