«Ялгыз юллар җиңел түгел, бирешә күрмә, зинһар, абынма!»

«Ялгыз хатын – йөгәнсез ат,» – диләр,
Чыбыркылый нахак бәлаләр,
Ялгызларның горур чибәрлеге
Парлыларны утка салалар.

Кагылмагыз ялгыз хатын-кызга,
Саксыз сүзләр белән тимәгез.
Йөрәгендә сөю яшәгәндә
Ялгыз түгел, ялгыз димәгез.

Тормыш йөген тарту авырлыгын,
Бер үзләре генә беләләр.
Шартлап елар чиккә җиткәндә дә
Күз яшьләрен йотып көләләр.

Сынау сыман уза һәр көннәре,
Меңләгән күз үлчи адымга,
Ялгыз юллар беләм җиңел түгел,
Бирешә күрмә, зинһар, абынма

Сәкинә Хәйруллина

Бәйле