Бу тормышның тәмен татып яшим,
Һәр мизгелен тоям гомеремнең.
Янәшәмдә өзелеп сөйгән ярым –
Гамьнәрен аңлаучы күңелемнең.
Кая барсам, шунда дусларым табам –
Кулларымны сузып күрешәм.
Өлешемә тигән көмешемне
Җан дусларым белән бүлешәм.
Бу тормыштан күпне өмет итмим –
Җирдә яшим икән, шул җитә!
Бүгенгесен исән-имин үтсәм,
Алда мине яңа көн көтә.
Яңа көнгә керфек каккан саен,
Рәхмәт укыйм яшәү яменә.
Беркайчан да битараф булмадым,
Шөкер, чит кешеләр гаменә.
Мине дошман күрүчеләр бардыр,
Ә минем булмады дошманым…
Аклык алып яшим һәр көнемә
Күңеленнән якын дусларның.
Шамсия Жигангирова