«Көтәсеңме кызганыр дип Тормыш, көтәсеңме шатлык сәгатен?»

Әй! Син!
Ник җебедең көзге яңгыр сыман,
Каерылды мәллә канатың?
Көтәсеңме кызганыр дип Тормыш,
Көтәсеңме шатлык сәгатен?

Көтмә!
Кем дә сиңа бәхет алып килмәс,
Зәңгәр билле салып касәгә!
Үзең тырыш! Тор, күтәрел, дустым!
Тугансың син Җиргә – яшәргә!

Яшә! Омтыл! Елмай, ела, кычкыр!
Ыңгырашма ләкин кайгыдан.
Борыныңнан тотып, күтәр йөзең,
Зәңгәр күккә кара яңадан!

Һәм җебемә көзге яңгыр сыман.
Каерылмаган әле канатың.
Узганнарга елмай, кулың болгап,
Ә хыялның эзлә яңасын…

Халисә Ширмән

Бәйле