Саубуллашмый гына китеп бардың.
Хушлашырга көчең җитмәде.
Әллә курыктыңмы әйтер диеп:
“Тукта, җаным, тукта, китмә әле!”
Саубуллашмый киттең. Әйтә алмадым
Иң кирәкле изге сүзләрне
Син беләсең, китә алмас идең
Күрсәң хәтта минем күзләрне.
Син күрмәдең, ул күзләрдә ничек
Сагыш, язмыш, ялгыш буталган.
Ничек ул күзләрдә ут янган да,
Шул күзләрдән ничек боз тамган.
Киткәннәргә “Тукта!” – диеп әйтү
Кирәк микән, әллә кирәкми?!
Тик шулай да бары шушы сүзләр
Саклап калган сөю сирәкме?!
Еллар үтәр, бәлки вакыт җитәр
Ачар өчен бикне, келәне.
Күпме гашыйк өзелеп көтә булыр
Тик бер сүзне: “Җаным, кил әле!”
Рифат Корбанов