«Без бит бер карында яралганнар, бер ананың ике күз нуры!»

“Дус туганнан кадерлерәк” диләр,
Ышанмагыз, бу сүз шыр ялган!
Дустың бит ул бер карында ятып,
Икең бер анадан тумаган.

Дусларыма серем чишалмыйча,
Телем тешләп калган чакларда,
“Ярый апам бар!” дип куанам да,
Җаным ярып салам апама.

Без бит бер карында яралганнар,
Бер ананың ике күз нуры!
Нинди генә хәлгә тарыганда да
Онытмасак иде без шуны.

Дөнья бит бу! Шулай булгач, кайчак
Булыр үпкәләшкән чаклар да…
Үпкәләштек диеп, чит-ятлардан
Тел тидертмәм газиз апама.

Апам, апам! Онытмасак иде:
Без бу җирдә мәңге түгелләр…
Татулыкта үтсә иде безнең
Алда яшәячәк гомерләр.


Шамсия Жигангирова

Бәйле