Күтәреп карамый гына чаршау артын,
Әби дәште чәй эчәргә диеп картын:
“Сиңа әйтәм, торасыңмы чәй эчәргә?
Ничә дәштем. Тәкатем юк һич көтәргә…
Җиз самавыр кайнап чыкты инде күптән.
Ялгыз эчмим. Тәмен тапмыйм. Сине көтәм.
Комган белән юдырырмын битең-кулың,
Әллә кайчан җылы сулар салып куйдым.
Чәй пешердем рәйхан белән, бөтнек белән.
…Күптән чәйләгәндер инде күрше-күлән.
Чәй эчмәсәң, башның бер дә рәте юк…
Арпасы бар да, сакларга келәте юк,
дип әйткән ди бер юләре иген уңгач…
Шөкер инде – икебез дә исән булгач.
Аягыңа кыска пимаң киеп җибәр.
Ютәлләрсең. Күкрәгеңә салкын тияр.
Урап керербез, чәйләгәч, ишегалдын…
Менә сиңа! Каш ясыйм дип, күз чыгардым! –
Чәй ясарга дигән сөтем түгелеп китте…
Сиңа әйтәм, тор инде тор! Булды! Җитте!
Сине көтеп самавырым сүнеп бетте…
Юләр кебек, йөрим сөйләп үзалдыма,
Җаның булса, жәлләр идең бераз гына…”
…Чаршау арты эндәшмәде…
Кыштыр-кыштыр чаршауны ул ачты килеп.
Телсез калды җансыз яткан картын күреп…
Гомер кичкән карты төнлә үлгән иде…
…Җиз самавыр инде күптән сүнгән иде…
Шамсия Жигангирова