«Нинди була ул бәхет?»

Бәхет дибез, бәхет дибез,
Нинди була ул бәхет?
Шул турыда бераз гына
Алыйк әле гапләшеп.

Бәхетле була берәүләр
Эшләсә сөйгән эшен.
Кеше аны хөрмәт итсә
Хезмәт иткәне өчен.

Берәү канатланып йөри,
Насыйбын тапса әгәр.
Яры да аны яратса
Ул үзе сөйгән кадәр.

Кесә тулы акчада дип
Күпләр уйлый бәхетне.
Алар инде мал җыялар
Соңгы көннәргә хәтле.

Кайсы кешеләр бөтенләй
Кызыкмыйлар байлыкка.
Үз бәхетләрен күрәләр
Исәнлектә-саулыкта.

Кемдер таба үз бәхетен
Ышанычлы дусларда,
Авырлыклар вакытында
Таянырлык көч барда.

Кем өчендер – туганнары,
Берәүгә – балалары,
Кемгәдер – иске танышлар,
Кемгәдер – яңалары;

Һәр кешенең – үз бәхете,
Җавап – түгел бер генә.
Төшен генә, үзеңнеке
Кайсы икәнлегенә.

Бу турыда бәхәсләшмик,
Хак булып калсын һәркем.
Дөньяга килеп-китү дә –
Үзе бәхеттер, бәлкем.

Исхак Файзуллин

Бәйле