«Кат-кат әйтәм, Сине сөям»

Иртән иртүк бүген иркәләп
Кояш нуры мине уятты
Ачык тәрәзәмнән үтеп кереп
Куеныма минем кереп ятты.

Әйтерсең лә, ул яшь егет инде
Үлеп миңа гашыйк булган бугай
Йөрәк тибешемне тыңлап ята
Кумасмы дип куркып куя бугай.

Кумыйм сине, кумыйм, Кояшкаем
Кат-кат әйтәм, Сине сөям дип.
Мин төнен дә янымда тотар идем
Китәсең шул, Аең бар бит дип.

Куенымда минем — Кояш нуры
Шундый рәхәт итеп җылыта.
Йөрәк кылым сөю җырын көйли
Кояшымны шулай юатам.

Күзем ала алмыйм мин аңардан
Нур сирпелә аның ягыннан.
Тын алырга да куркып ятам
Чыгып качмасын дип янымнан.


Рүзилә Гатауллина

Бәйле