«Авылымда һавасы да бүтән, Җилләренән килә тал исе.»

Гөрләвекләр җырын тыңлар өчен
Кайтам әле, кайтам авылга;
Шәһәрләрдә кары күп булса да,
Көйсез генә эри, тын гына.

Авылымда һавасы да бүтән,
Җилләренән килә тал исе.
Кыр казының илһамлы моңдарын
Моннан башка кайда тыңлыйсың?..

Авылдарда сыерчык буранын
Көтеп ала һәркем куанып,
Ә шәһәрдә аның ни икәнен
Аңламый да, ахыры, бу халык.

Казлар тиздән бәпкәгә утырыр…
(Никләр киттем икән калага?!)
Рәхәтләнеп әнкәй белән хәзер
Салам түшәр идем ояга.

Кайтам әле авылыма диеп,
Бу җанымны ниләр камчылый?!
Инде мине ничәнче яз анда
Йозак элгән ишек каршылый…


Фәния Габидуллина

Бәйле