Тели белсәң генә – теләк,
Тели белмәсәң – имгәк.
Теләкне бит урынын белеп,
Тели белергә кирәк!
Кешегә начарлык теләп,
Тыныч яшәрмен димә.
Бервакыт ул теләкләрең,
Үзеңә әйләнеп килә!
Шундыйлар барын беләм мин,
Ашамый туяр иде.
Тереләй килеш җир астына
Күмәр дә куяр иде!
Үзеңә кыен булса да,
Кешегә син теләмә.
Кеше кайгысыннан көлеп,
Беркайчан да сөйләмә!
Теләк кабул була бит ул,
Изгесен теләгәндә.
Кабул була фәрештәнең,
“Амин!” дигән җирендә!
Тели белсәң теләк телә,
Урынын белеп кенә.
Киләчәктә гомер буе,
Яшәрсең көлеп кенә!
Рушания Әхмәдуллина (Чанышева)
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

"25 ел яшәгәч, аерылышу чигенә җиттек..."
25 ел узгач, мәхәббәт хисләре югаламы?! Әллә мәхәббәт бөтенләй булмаганмы? Бу язма белән ир-егет “ВКонтакте”
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

«Үзенең тиздән үләчәген белү дә аның елмаюын җуя алмады…»
Аяз күк Юк, шул аяз күктә балкыган көләч кояш кебек егет иде ул. Аннан һәрвакыт
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Айдар Рәкыйповның никахына кемнәр килгән, зур тортны кемнәр ашаган?
Җырчы Айдар Рәкыйповның өйләнүе Гүзәл белән никах укытуы турында хәбәр иткән идек. Никах ничек узган?
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Азат Фазлыевта зур шатлык
Алсу һәм Азат Фазлыевлар шәхси йортка күченгәннәр. Бу хакта Азат Фазлыев социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр