«Бәндә һәрчак ярлыкауга мохтаҗ»

Кирәкмәгән борчу-сагышлардан
Арындырыйм дисәң күңелне.
Эчтән генә бисмиллаңны әйтеп
Дога укып башла көнеңне.

Яңа көннең матур башлануын
Кем теләмәс инде аны соң?!!
Аллаһ сүзе-изге догалардан
Күңел тынычлыгы алырсың.

Бәндә һәрчак ярлыкауга мохтаҗ.
Онытма син,дустым,ансын да.
Кеше итеп җирдә яшәткәнгә
Без бурычлы Аллаһ каршында.

Иманлыга Аллаһ хәерхаһлы
Аңламастыр шуны кем инде.
Эчтән генә бисмиллаңны әйтеп
Дога укып башла көнеңне!

Фәнәвис Дәүләтбаев
Чыганак: pixabay

Бәйле