Ышанасы килми
Кичә берәү бу дөньядан китте,
Каршы торалмады үлемгә.
Кеше гомере мәңге түгелгә
Кыен булып куйды күңелгә.
Кыен булды…
Ләкин бүген иртән
Кояш чыкты, көлеп, кызарып.
Вак-вак басып,
көянтәсен асып,
Суга китте күрше кызлары.
Җилләр исте…
Җилләр түбән очтан
Алып килде төтен исләрен.
«Кемнәр бүген кунак чакыра икән,
Иртә яккан шулай мичләрен?
Кемнәр икән бүген шатланыр –
Хатлар алыр икән ерактан?
Кайсы кызның бәхете җиңәр икән –
Кемнәр кайтыр икән солдаттан?..»
Уйларымны челпәрәмә ватып,
Килеп керде күршем атылып, –
Үзе көлә, үзе аптырый –
Игез малай тапкан хатыны!
Җир өстендә яңа көн башланды,
Җиңел булып китте күңелгә.
Җиңелмәслек нәрсә түгел лә –
Ышанасы килми үлемгә,
Кеше гомере мәңге түгелгә.
Әнгам Атнабаев