«Чын батырлык эшли табиб, әҗәл угын тартып алганда»

Сәгатъ түгел, минут хәл иткәндә
Сират күпереннән үтәбез.
Яшәү белән үлем тартышканда
Табиблардан ярдәм көтәбез.

Ак канатлы фәрештәләр күктә, –
Җирдәгеләр ап-ак халаттан.
Гомер өстәр дәвачылар итеп
Табибларны Ходай яраткан.

Үзе биргән антка тугры калып
Вакытында килеп ярдәмгә,
Якты өмет җебен ялгый табиб
Әҗәл кулындагы адәмгә.

Аяусыз үлемгә баш имичә
Яшәү өчен көрәш барганда,
Чын батырлык эшли һәрбер табиб
Әҗәл угын тартып алганда…

Рөстәм Бакиров

Бәйле