«Эх, яшьлеккә тик бер кайтырга!»

Кайчан гына тормыш
Олы елга кебек
Ага иде, сизми ярларын.
Әкренәя бара
Аның агышлары,
Үтте инде, үтте язларым…

Күңел күген бизи
Һаман шул ук кояш,
Тик нурлары бераз сүрелгән.
Көннәрем дә матур
Шатлыклары белән,
Тик аларга сагыш үрелгән…

Кызарып ла байый
Һәр көн якты кояш,
Таң атуга кабат калкырга.
Гомерләр дә ава
Офык якларына…
Эх, яшьлеккә тик бер кайтырга!


Сәкинә Тотманова

Бәйле