Май кояшы.
Артык кыздыра да, төннең
Салкын кочагына ата.
Бер салкында, бер җылыда шулай
Гомер үтеп ята…
Бүген сөйдерә дә, иртәгәсен
Газапларда безне көйдерә.
Я елата тормыш, я юата,
Күз яшьләре аша көлдерә…
Көлгән дә бар, үкереп елаган да,
Туеп булмый барыбер тормыштан.
Бу гомеркәй ахирәткә таба
Җилләр белән әллә узышта?!.
…Май кояшы.
Артык кыздырса да, бүген
Нурларына килә чумасым.
Кемнәр белгән иртәгәсе көннең
Ни рәвешле булып туасын…
Халисә Ширмән
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Бала кырда төн кунган
Башкортстанда төне буе югалган 6 яшьлек малайны эзләделәр. Бала әбисе һәм бабасы белән Бүздәктән Урзайбаш
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Аянычлы хәбәр: тел галиме Марсель Әхмәтҗанов вафат
Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы (1939–2025) вафат.
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Җырчы Алинә Сафиуллина: "Без Айнур белән күптән..."
Татарстанның атказанган артисты Алинә Сафиуллина янында һәрвакыт бер яшь егет күренә. Аның кем булуы, аларны
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Марсилә Искәндәрова: «Йөрәгем туктый дип торам...»
Алып баручы Марсилә Искәндәрова күңелсез хәлгә очрый язган. Әлеге вакыйгадан соң ул шәһәр җирендә балалар