“Сине хәтерләтә һаман һаваларда йөзгән ак болыт”

Син дә шулай өметләнәсеңме,
Онытылыр әле дисеңме?
Югалтудан, сагышлардан түгел,
Онытудан куркам мин сине…

Ә син оныт, әйдә, оныта алсаң,
Мине онытудан курыкма.
Тик үзеңне, дустым, тик үзеңне,
Оныттырма…
Мин дә онытмам!

Миңа сине хәтерләтә һаман
Һаваларда йөзгән ак болыт.
Яшә әле, яшә йөрәгемдә
Ак болытлардан да ак булып!

Югалтудан курыкмаган идем,
Онытудан куркам мин сине.
Ак болыттан тамган саф тамчылар
Йорәгемдә язды исемеңне…

Азат Хәнифәтуллин

Бәйле