«Өелгән дөньяң таудай торып кала»

Еллар узган саен яшәрми шул,
Бары туза әдәм баласы.
Якты дөнья белән, килми хушлашасы,
Килә мәңге җирдә каласы…

Булсын диеп дөнья куа — куа,
Сизми кала гомер узганын.
Тормыш арбасына җигелгәнен,
Йөрәгенең ничек тузганын.

Тәгәрәтә тормыш тәгәрмәчен,
Бар көченә этеп, үзен жәлләми.
Тәгәри ул,өстән аска таба,
Тавыш — шау-шуларсыз әлләни…

Бер көн килеп тормыш йөге баса,
Бөгелә ул, сизми басканын.
Гомеренең ничек әкрен генә,
Идел суы булып ташканын…

Аңлый да бит вакыт узгач кына,
Тазалыгы җиткәч көрчеккә.
Эзли башлый төрле-төрле чара,
Яшәр өчен җирдә ничектә.

Ләкин инде гомер узган була,
Беткән була саулык — тазалык.
Өелгән дөньяң таудай торып кала,
Үзе китә авып — кадалып.

Шуның өчен кадерләрен белеп,
Минут — секундларын гомернең.
Ашыкмыйча янмый-көйми генә,
Белеп калыйк дуслар кадерен.

Гөлсем Нәбиуллина
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий