«Әтине танырлык түгел иде…»

Танылган җырчы Рөстәм Асаев былтыр әтисен югалтты.

Ул бу кайгыдан һаман арына алмый әле. Соңгы тапкыр җырчы әтисен 7 ноябрьдә күргән.

– Әти мулла иде, Коръән ашларына күп йөрде. Күрше районга җеназага алып бардым. Инде шул вакытта ук чирли башлаган иде. “Рульгә үзем утырам, әткәй”, – дип үзем илттем. Әти җомга көнне мәрхүм булды. Шимбә көнне җирләдек. Аны танырлык та түгел иде, борыныннан гына таныдым.

Әти ашка барганда балаларга “Чупа-чупс”лар алып бара иде. Әле дә сумкасында калган алар. Аның кырыгы көнне “Золушка”, “Дед Мороз проспал” спектакльләре булды. Шунда килгән балаларга “Чупа-чупс” тараттым.

Хәзер әнкәй үзе генә калды. Аның белән көн дә сөйләшеп торабыз. Гадәттә, берәр таныш кешең якынын югалтса, кайгысын уртаклашабыз да онытабыз. Ә үзеңә бу кайгы килгәч, бик авыр икән. Әтине югалтуны бик авыр кичердем. Коръән укыганда да, күземне йомсам, күз алдыма әти килеп баса.

Бик еш төшкә керә. Гел машинада барганын күрәм. Бервакыт апа да төшендә күргән. Имеш, апа әнкәйгә шалтыраткан, ә телефонны әткәй алган. “Ничек болай булды соң, әти? Без сиңа шалтыратабыз, телефоныңны алмыйсың”, – дигәч, “Миңа шалтыратмагыз да, телефонны әллә кайчан ярга ташладылар”, – дип җавап биргән. Чынлыкта, телефонының кайда икәнен дә белмибез, югалды. Миңа кергән төшләр дә могҗизалы, китап язарлык. Ә менә әнинең төшенә керми…

– Әтиең кебек дингә якынаю нияте юкмы?

– Шуңа таба барам дип уйлыйм, Аллаһы боерса. Туган авылымда икенче мәчетне ачтык. Кулдан килгәнчә ярдәм иттек. Казан шәһәр филармониясе коллективы белән бергә Ураза тотабыз. Узган елда Ураза вакытында бер көндә биш урында эшләдем. Аллаһы Тәгалә бер тамчы су эчмичә дә эшләрне башкарып чыгарга ярдәмен бирде, — дигән ул «Шәһри Казан» хәбәрчесенә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-03-25/tine-tanyrlyk-t-gel-ide-2742336

Бәйле