Галимнәр 23 гыйнварда магнит давылы булачагы хакында кисәтте

Сишәмбе көнне Җирдә янә магнит давылы көтелә.

Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Кояш-җир физикасы институты кояш астрономиясе лабораториясенең инфографикасында шуны күрергә мөмкин.

Билгеләп үтелгәнчә, Мәскәү вакыты белән 6.00-12.00 сәгатьләрдә көчле булмаган магнит давылы (G1 дәрәҗәсе – барлыгы биш дәрәҗә) көтелә. Озак вакытка исәпләнгән фараздан күренгәнчә (25 гыйнвардан 18 февральгә кадәрге чор), Кояшта мондый «кабынып китүләр» бүтән көтелми.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/galimnar-23-gyinvarda-magnit-davyly-bulacagy-xakynda-kisatte-5882090

Бәйле